tatruen
Баш бит / Матбугат конгресс турында (страница 14)

Рубрика: Матбугат конгресс турында

Гали авылында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган «Халкым минем» фестивале узды

Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов җитәкчелегендәге жюри әгъзалары һәм фестивальне оештыручы, аңа илһам өстәп торучы Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының пресса үзәге җитәкчесе, “Халкым минем” журналы редакторы Гөлназ Шәйхи, бөтен катнашучыларны да игътибар белән тыңлаганнан соң, һәр номинациядә җиңүчеләрне билгеләделәр.

Дәвам »

IV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының резолюциясе кабул ителде

Резолюция проектында авылда кулланучылар кооперациясен торгызу һәм үстерү иң мөһим бурычларның берсе булып санала

Дәвам »

”Авыл кызы” II Бөтенроссия конкурсының Гран-прие Башкортстанга китте

Конкурсның финалын IV Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенында катнашучылар тамаша кылды

Дәвам »

Миңнеханов татарлыкны саклап калу өчен авылда яхшы тормыш булдырырга кирәк дип саный

IV Бөтенрусия татар авыллары эшкуарлары җыенының пленар утырышында катнашкан Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов глобализация процессларының татар халкына да йогынты ясавын һәм татарлыкны югалту куркынычы булуы турында билгеләп узды.

Дәвам »

Иң гүзәл авыл кызы – Башкортстанда

«Авыл кызы-2015» дәрәҗәле исеменә Башкортстанның Исәмәт авылы кызы Эльвира Рәкыйпова лаек булды. Икенче тапкыр үткәрелә торган Бөтенроссия бәйгесенең Казанда узган финалында төбәкләрдән тугыз татар авыл кызы катнашты.

Дәвам »

ТР Президенты IV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында катнашты

Рөстәм Миңнеханов анда тәкъдимнәр кертте, фикер уртаклашты, бүләкләде

Дәвам »

Татар-информ: IV Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыены үткәрелә

Россия Федерациясенең 30дан артык төбәкге, шул исәптән Татарстан Республикасы, татар авыллары эшкуарларының кече бизнес, фермерлык хуҗалыклары һәм утарлары вәкилләреннән 500ләп кеше катнашачак җыен кысаларында түбәндәге чаралар каралган.

Дәвам »

Ак байларны көткәндә

4-7 декабрь көннәрендә Казанда БТК башкарма комитетының ел йомгак­ларына багышланган киңәйтелгән утырышы һәм Татарстанның эш­лек­ле хезмәттәшләре җыены булып узды.

Дәвам »

Казанда ТР Президенты катнашында “Татарстанның эшлекле партнерлары” форумының пленар утырышы уздырылды

Бу көннәрдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезне кабат Татарстан башкаласына җыйды. БТК БКның киңәйтелгән утырышыннан тыш, Казанда "Бердәм, бергә, мәңгегә!" шигаре астында “Татарстанның эшлекле партнерлары” форумы уздырыла.

Дәвам »