tatruen
Баш бит / Яңалыклар / IV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының резолюциясе кабул ителде
IV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының резолюциясе кабул ителде

IV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының резолюциясе кабул ителде

Казанда IV Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының пленар утырышы уздырылды. Аның беренче өлеше ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында башкаланың “Корстон” комплексында үткәрелсә, икенче өлеше “Казан” милли мәдәният үзәгендә дәвам иттерелде.

Утырыш эшчәнлегендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, шулай ук Россиянең 30дан артык төбәге, шул исәптән Татарстаннан, татар авыллары эшмәкәрләренең кече бизнес, фермерлык хуҗалыклары һәм утарлары вәкилләреннән 500ләп кеше катнашты.

Пленар утырышның икенче өлешендә җыенда катнашучылар тәҗрибәләре белән уртаклашуларын дәвам итте, бүген авыл-хуҗалыгы эшмәкәрләрен борчый торган проблемалар буенча фикер алышты. Делегатлар, аерым алганда, авылда эшмәкәрлекне үстерү, кризис шартларында чит илдән кертелә торган товарны үзебездә җитештерелә торганына алыштыру, агротуризм һәм авыл җирлекләрендәге традицион тормыш тәртибе үсеше турында сөйләште.

Пленар утырышның нәтиҗәсе буларак, резолюция проекты кабул ителде.

“Татар-информ” МА

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*