tatruen
Баш бит / Матбугат конгресс турында (страница 19)

Рубрика: Матбугат конгресс турында

Мохит беттеме, милләт тә бетә

6-9 декабрьдә Бөтендөнья татар конгрессының V съезды була. “Татмедиа” агентлыгында узган конференциядә Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Ринат Закиров бу чарага меңнән артык кеше киләчәк дип белдерде.

Дәвам »

Үзеңнеке – Үзәктә!

Милли тәрбиянең иң төгәл билгесе:  үзеңнеке – димәк, халкыңныкы, милләтеңнеке. Гомерлек яр сайлаганда да, гаиләне ишәйтү турында уйлаганда да, бала тәрбияләү юлларын, аны кайда укыту мәсьәләләрен хәл иткәндә дә, хәтта моңланганда да… һәркем үз милләтенең киләчәген күз алдында тотарга тиештер. Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Зиннур улы Закировның бу фикеренә колак салмау мөмкин түгел. ...

Дәвам »

Конгресс корылтаенда татар халкын саклау концепциясе кабул ителә

6-9 декабрьдә Казанда булачак Дөнья татар конгрессы корылтаенда “Татар халкының этник үзенчәлекләрен саклап калу концепциясе” һәм аны тормышка ашыру програмы кабул ителәчәк. Бу концепция дөнья, Русия һәм Татарстан кануннарына туры китереп әзерләнә. Програм биш елга исәпләнгән. Документ миллилекне саклауның бөтен юнәлешләрен дә үз эченә алган. Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Ренат Вәлиуллин Азатлык радиосына: “Әле моңа кадәр мондый ...

Дәвам »

Ринат Закиров: “Прохоров – илнең таркалуын теләүче”

Русиянең милли-территориаль төзелешен үзгәртү илне таркатачак. Бу хакта Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров белдерде. “Ватандашлар платформасы” лидеры Михаил Прохоров республикаларны бетерү тәкъдиме белән чыккан иде. Русия президентлыгына намзәт булган эшкуар Михаил Прохоров 27 октябрьдә Мәскәүдә үткән «Ватандашлар платформасы» корылтаенда, илнең территориаль төзелешен үзгәртү, аерым алганда, милли республикаларга каршы тәкъдим белән чыкты. Прохоров моның өчен Русия Конституциясен үзгәртергә ...

Дәвам »

Татар кайда да татар ул…

V Бөтендөнья татар яшьләре форумы вәкилләре “Intertat.ru”га үз төбәкләрендәге татар тормышы турында сөйләде. Океаннарны кичеп, V татар яшьләре форумына килгән Австралия татары Камилә Садри әби-бабаларының туган якларында беренче тапкыр икән. Шундый еракларда торуына карамастан, туган телендә сөйләшә, аңлаша ул. Татар теленә Камилә гаиләдә өйрәнгән. “Без өйдә татарча гына сөйләшәбез, татар ашлары пешерәбез”, дип сөйләде ул “Intertat.ru” газетасына. “Күбесенчә туган көннәрдә ...

Дәвам »

Татар милләтен саклау юлы бик гади…

Чит төбәктән килгән татар яшьләре күренекле галим, язучы, тарихчылар белән татар милләтен саклау турында фикерләште. Бөтендөнья татар яшьләре форумында төрле темаларны күтәргән секцияләр узуы традициягә әйләнде. Аларда татар милләте, яшьләре өчен мөһим булган мәсьәләләр карала. Быелгы форумда “Татар яшьләре һәм web2.0”, “Бүгенге татар яшьләренең рухи кыйммәтләре”, “Татар халкының тарихи мирасы һәм милләтне саклап калу юллары”, “Милли мәгариф һәм татар телен ...

Дәвам »

Рөстәм Миңнеханов бөтендөнья татар яшьләре форумында катнашучыларга: “Без сезнең белән бергә булырга тиеш”

Бүген Казанда V бөтендөнья татар яшьләре форумының пленар утырышы узды. Форум эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Премьер-министр урынбасары Әсгать Сәфәров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, Бөтендөнья татар яшьләр Җыены рәисе Руслан Айсин, делегатлар катнашты. Быелгы форумда төрле чит илләрдән, Россия төбәкләреннән һәм Татарстан район-шәһәрләреннән 800 ләп делегат катнаша. Казанда ...

Дәвам »