tatruen
Баш бит / Матбугат конгресс турында / “Конгресс президент атамасын, республиканы саклау юнәлешендә эшләсен”
“Конгресс президент атамасын, республиканы саклау юнәлешендә эшләсен”

“Конгресс президент атамасын, республиканы саклау юнәлешендә эшләсен”

Биш елга бер мәртәбә уза торган Татар Конгрессы корылтае гомер-гомергә мәдәни-сәяси чара итеп кабул ителә. Үлчәүнең бер ягына мәдәниятне, икенче ягына сәясәтне куйсак, әлбәттә инде соңгысы авыррак булачак. Кайсы гына корылтайны алма, күзәтүчеләр икегә бүленә. Алдагы татар җыеннарыннан канәгатьсез булган Фәүзия ханым Бәйрәмова бу юлы: “Алдагыларында демократия булган икән әле”, диде. Шуңа күрә, нәрсәнедер бәяләгәндә вакыт берәмлеген дә исәпкә алырга кирәктер. Корылтай узды. Делегатлар төбәкләргә таралыштылар. Хисләр суынды. Хәзер суык хис белән вакыйгага бәя дә бирергә була. Самар төбәгеннән төрле яшьтәгеләр барды. Сыйнфый күзлектән дә палитра бүгенге чынбарлыкны тасвирлый.

Әңгәмәдәшебез, Самар өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе, соңгы елларда кискен сәяси көрәштә Самар шәһәр Думасына депутат булып узган, милли хәрәкәтнең эчендә кайнаган, ике малай атасы, авыл җирлегендә татар гаиләсендә тәрбия алган, үз кулы белән ташпулат салып кергән, чын татар ире Миңнәхмәт Хәлиуллов.

– Гомерегездә беренче мәртәбә Дөнья татар Конгрессының корылтаенда катнаштыгыз. Иң көчле тәэсирләрегез?

– Мин үзем эш кешесе буларак аның купшылыгына артык игътибар итмим. Ләкин дә бу очракта купшылык та кирәк. Без – читтәгеләр, эшкә генә түгел, рухи нигезебезгә дәрт алырга да кайтабыз. Фикерләремне хронология буенча бирсәм җайлырак булыр сыман.

– Алайса Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрыннан башлыйбыз.

– Ринат Закиров үзенең чыгышында ветераннарны искә алудан башлады. Беренчедән ул Самар өлкәсеннән башлады һәм төбәгебездә 25 ел буена милләтебезгә хезмәт иткән Илгиз Кәлүч, Азат Надировларны атады. Конгресска 20 ел булса, Самар төбәгендәге “Туган тел” җәмгыятенә 25 ел. Без биш ел Конгрессыз эшләдек. Әлбәттә инде, Конгрессның Башкарма комитеты эшләгән эшләрнең барчасына да тукталып узмады. Ул мөмкин дә түгел. Татар авылларындагы мәктәпләдә Әлифбаны үзәк алып ташлагач көрәш бик каты барды һәм Әлифбаны кире кайтара алдык.

Мәктәпләргә правослау динен кертергә зур тырышлык күрсәттеләр атакайлар. Җиңеп чыга алдык. Самар төбәгендә беренче федераль күләмдә ат чабышлары, авыл Сабан туе, Түгәрәк уен! Башка милләтләр алдында бу чаралар татарның дәрәҗәсен нык үстерде. Сабан туйлары Тын Океанга барып җитте. Андый зур мәшәкатьләрне үзе уздырган кеше генә белә.

– Ә бит Конгрессны мәдәни чараларның күп булуы белән чыбыркылыйлар.

– Мәдәни чаралар күп була алмый. Мәдәни чара ул халык белән сөйләшү мәйданы. Безгә халык белән элемтәне югалтырга ярамый. Һәм нинди сәяси шартларда эшләгәнне исәпкә алырга кирәк. Туксанынчы елларда сөйләгәнне бүген яңгыратып булмый. Бик нәзберек эш алып барып бер-беребезне сакларга тиешбез. Конгресс җир шарына сибелгән татардан олуг бер татар мохитен тудырып бер-беребезгә дәрт вә дәрман биреп яши.

– Сәхнәдәге барлык чыгышлар да югары сыйфатта булмады бит. Аны танырга кирәктер?

– Анысына Закиров түгел, чыгып сөйләүче гаепле. Әлбәттә, Башкортстаннан килеп татар турында урысча сөйләү бер калыпка да сыймый. Дөресе, ул ханым татар турында да сөйләмәде. Корылтайның дәрәҗәсен Башкортстан вәкиле нык төшерде, монысы хак.

– Тантана башланыр алдыннан опера театрында халык бик озак аралашты. Сез үзегез моңа ничек карыйсыз?

– Бик әйбәт карыйм. Төрле төбәктән, чит мәмләкәтләрдән килгәннәр белән сөйләшергә өлгердек. Бер-беребезнең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштык. Халык арасында президент Рөстәм Миңнехановның да булуы мохитның дәрәҗәсен күтәрде. Самарстан егетләре бу мизгелне кулларыннан ычкындырмадылар. Рөстәм Миңнеханов та, Фәрит Мөхәммәтшин дә Самар татар активистлары белән очрашкан шәхесләр. Миңтимер Шәймиев, Рөстәм Миңнеханов, Фәрид Мөхәммәтшин читтәге татарлар өчен горурланырлык шәхесләр.

– Корылтайның иң уңышлы көне кайсысы дип саныйсыз?

– Дүртесе дә. Кемдер чыгыш ясый алмадым дип уфтана. Ә секцияләр! Секцияләрдә өч мәртәбә күбрәк чыгышлар оештырырга була иде. Ораторлар менсәләр төшә белмиләр. Аерым шәхесләрнең сөйләгән сүзләре – кибәк.

– Самардан зур сәхнәдән сөйләүчеләр булмады. Үпкә юкмы?

– Без бер ай алдан фикерләребезне, теләкләребезне электрон хат белән Конгрессның Башкарма комитетына җибәрдек. Аннары ай буена Азатлык радиосы теләгән кешенең фикерләрен бастырып килде. Без барчасын да кулландык. Самардан җибәргән тәкъдимнәр резолюциягә керүе белән горурланабыз. Шулай да, без тәкъдим иткән кешене Башкарма комитетка кертмәделәр. Ул фаҗига түгел. Иң мөһиме төбәктә эш барсын.

– Корылтай узды. Чыгып сөйләүчеләрдән кемнәр истә калды?

– Океанология институты мөдире Нигъмәтуллин, Швециядән Түркәр әфәнде, АКШтан Илдар Агиш, кытайлы Рифкат Фәхретдинов, Камал театрыннан Әзһәр ага Шакиров, Финляндиядән Окан, Румыния татары тәэсирле сөйләде, Фәүзия Бәйрәмова, Айдар Хәлим, Әгъдас ага Борһановлар җыенның дәрәҗәсен күтәрделәр.

– Язу кенәгәсе тезегездән төшмәде. Нинди фикерләрне теркәп өлгердегез?

– Илдар Агиш: “Максат – аралашып, дуслашып яшәргә”. Рифкат Фәхретдинов: “Хикмәт сыйфатта”. Әзһәр Шакиров: “Безнең милләткә дошманлык тәрбиялиләр”. Рим Гыйниятуллин: “Телебезне, динебезне саклап безгә бүләк иткән әби-бабаларыбызны кадерсезләмик”. Румын татары: “Балага иң элек татар телен,татар тарихын өйрәтәбез, аннары гына румын телен”. Күп алар. Конгресс рухын югалтмас өчен кайтып-кайтып ачачакмын бу кенәгәмне.

– Сизеп торам, бу фикерләр күңелегезгә хуш килгән. Мондый зур җыеннарда канатландыра торган сүзләр дә очрый бит. Корылтайда андый канатлы сүзне ишеттегезме?

– Корстонда узган очрашуда хөкүмәт башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин: “Без Сезнең хезмәтегезне күреп шатланабыз”, диюе йөрәк түренә кереп утырды.

– Бүгенге көндә милли хәрәкәттә җигелеп эшкуарларыбыз эшли. Төбәкләрдә алар булгач Конгрессның Башкарма комитетында да алар булып чыга бит.

– Алай дип әйтмәс идем. Самар төбәгендә милли хәрәкәттә төрле катлам кешеләре. Яшьләр тәртәдән чыгып китмәсеннәр өчен безнең арада бабайларның эшләвен кирәк дип саныйм. Мин үзем интеллектуаль көчне һәм матди байлыкны янәшә куям. Милли хәрәкәттә икесе дә кирәк. Ләкин чынбарлык шундый, татар милләтенең мәшәкате тулысынча татар байлары җилкәсендә һәм моның белән без горурланырга тиешбез. Димәк Самар татарларының милләт мәнфәгатен җилкәсенә салырдай үз буржуазиясе туып килә. Минем үз бизмәнем бар. Ул – инкыйлабка кадәр яшәгән миллионер Рәмиевләр. Алтын приискасын да җитәкләгән, мәңгелек шигырьләр дә язып калдырган. Бүгенге татар байларына тышкы яктан гына карарга ярамый. Аларның йөрәкләре татарча тибә. Бу бик мөһим нәрсә.

– Милли хәрәкәт сәясәт белән шөгыльләнергә тиешме?

– Сәясәт белән шөгыльләнмәгәннәр җәмгыять арбасыннан төшеп калалар.

– Бүгенге көндә татар милләтенең иң йомшак җире?

– Тел һәм дин. Динебез Исламга кайтырга барлык шартлар тудырылган. Сиксән ел эчендә динсезлек кадагын татар күңеленә тирән кадаклаганнар.

– Ни өчен чит мәмләкәтләрдә яшәүче татар телен дә, динен дә саклап кала алган соң?

– Читләргә милләтнең алтын нәсел орлыгы киткән. Бу генофонд дип атала. Самарның үзендә дә алар бар. Паникага, вәсвәсәгә бирелергә ярамый. Мәчетләребезгә көннән-көн күбрәк яшьләребез килә. Хәмерсез табыннар гадәти хәлгә әйләнеп бара. Халык хәләл ризык белән туклана башлады.

– Конгрессның яңа Башкарма комитеты нинди проблемнарны алга сөрергә тиеш дип саныйсыз?

– Татарстанда президент атамасын сакларга. Республиканы сакларга. Татар телен мәҗбүри укытуны сакларга. Русиядәге һәр татар авыл китапханәсенә Татарстан китап нәшриятендә чыккан татар телендәге китапны һәм татар турындагы тарихи китапны Татарстанның төп канунындагы 14-нче матдә нигезендә бушлай җибәреп торырга. Чыгымнарны Татарстан үз җилкәсенә алырга тиеш. Татар әле китаптан бизмәгән. Тагын 20 елдан соң бушлай җибәргәнне дә укучы булмаячак. Бу турыда без Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка язачакбыз.

– Корылтай эшендә барчасы да ал да гөлме?

– Киткәндә бездән сорадылар. Икенче юлы килгәндә төзәлербез, күргән кимчелекләрегезне әйтеп китегез дип. Ихлас күңелдән рәхмәтләр әйтеп юлга чыктык. Эшләмәгән кешенең генә кимчелеге юк. Һәр адәм кимчелектән торганын истән чыгармый яшибез.

Автор: Шамил Баһаутдин
Чыганак: “Азатлык” радиосы
Чыганакка сылтама: azatliq.org

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*