tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Экспорт (страница 401)

Рубрика: Экспорт

“Җир ярылса, шул урын шагыйрь йөрәге аша үтә!”

“Дөнья” студиясендә кунакта - Башкортостанның халык шагыйре Марат Кәримов, тарихчы-шагыйрь Рәфис Зиязетдинов, укытучы-шагыйрә Зәлифә Кашапова,  прозаик һәм шагыйрь Закир Әкбәров

Дәвам »

Казанда Башкортстанның татар язучылары сәхнә тотты

“Казан” милли-мәдәни үзәгендә Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар язучыларының әдәби-музыкаль кичәсе узды. Матур бер гадәткә әверелгән гүзәл бәйрәмне 88 яшьлек татар шагыйре Марат Кәримов башлап җибәрде. Башкортстанның халык шагыйре тамашачыларга үзенең лирик, сатирик шигырьләрен укыды.

Дәвам »

Шәмсия Җиһангирова: “Гомерләр үтмәгән”

21 март көнне, Татарстан Милли китапханәсенең Зур уку залында шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, “Болгар” радиосы алып баручысы, Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәре Шәмсия Җиһангированың иҗат кичәсе булып узды. “Гомерләр үтмәгән”, дип аталган кичәдә Ш.Җиһангированың кызы һәм оныклары, иҗатташ дуслары, әдәбият галимнәре, коллегалары катнашты.

Дәвам »

Швейцария татарларын ниләр борчый?

Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев,  Швейцариягә  эш сәфәре кысаларында, биредә гомер иткән татарлар белән очрашты.

Дәвам »

ВИДЕО: «Үзем җырлыйм, үзем уйныйм» татар җырын башкаручылар III Бөтенроссия конкурсы гала-концерты

Быел бәйге өченче тапкыр үткәрелә. Талантларның чыгышын VII “Бөтенроссия татар эшмәкәрләре” җыенына килгән 750 делегат карады.

Дәвам »

Лев Толстой егет чагында Казанда ниләр күргән?

Мәктәп балалары, Лев Толстой әсәрен якшәмбе түгәрәгендә әдәбият галиме ярдәмендә татарча анализлап, туган телне һәм әдәбиятны тирәнрәк үзләштерәләр.

Дәвам »

ВИДЕО: Илдар Ситдиков: «Эшмәкәрлек хәрәкәтен җәелдерүдә җиләк-җимеш тармагының мөмкинлекләре»

"Җиләкле үзән" оешмасы җитәкчесе Ситдиков Илдар Рөстәм улы (Татарстан Республикасы, Әлмәт районы)

Дәвам »