tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген Габдулла Кариев театры бинасында Мәүлид кичәсе уза!
Бүген Габдулла Кариев театры бинасында Мәүлид кичәсе уза!

Бүген Габдулла Кариев театры бинасында Мәүлид кичәсе уза!

Бүген Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры бинасында сөекле Пәйгамбәребез туган көне уңаеннан зур кичә узачак. Чара Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан оештырыла.

Исегезгә төшерәбез, биредә 2009 нчы елда “Ихлас” мәчете каршында мөнәҗәтләр, дини җырлар белән беррәттән татар һәм башкорт җырларын профессиональ дәрәҗәдә башкаручы “Илаһилар” иҗат төркеме сәхнә тотачак. Аллаһу Тәгаләгә көйле мактау-мәдхия, Пәйгамбәребез (с.г.в.)гә салаватлар әйтеп, динебездә электән таралган мөнәҗәтләрне, хәзерге авторларның тәрбияви әһәмиятле әсәрләрен башкарып, “Илаһилар” чордашларыбызны Исламга кавыштыруда хезмәт күрсәтә. 20 кешедән торган төркемнең җитәкчесе – Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Афарим Акчурин.

Мәүлид кичәсе көндезге сәгать 12:00 башлана. Керү ирекле.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*