tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Легендага әверелгән режиссер
Легендага әверелгән режиссер

Легендага әверелгән режиссер

Күптән түгел А.Горький һәм Ф.Шаляпин музеенда күренекле режиссер, СССР халык артисты Марсель Сәлимҗановның (1934-2002) тууына 85 ел тулуга багышланган, аның тормыш юлын һәм иҗатын яктырткан күргәзмә ачылды.

Татарстан Милли музеенда һәм аның филиалларында кызыклы һәм тирән эчтәлекле күргәзмә-экспозицияләр еш оештырыла. Күптән түгел А.Горький һәм Ф.Шаляпин музеенда күренекле режиссер, СССР халык артисты Марсель Сәлимҗановның (1934-2002) тууына 85 ел тулуга багышланган, аның тормыш юлын һәм иҗатын яктырткан күргәзмә ачылды. “Марсель Сәлимҗанов теат­ры” дигән бу күргәзмә белән проект авторы, аны әзерләүче, сәнгать фәннәре докторы, Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының бүлек мөдире Рауза Солтанова таныштырды.

Марсель Сәлимҗанов Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына 1966 елда килә һәм 36 ел дәвамында аның алыштыргысыз баш режиссеры булып хезмәт итә. Яшь тамашачы театрында алты ел эшләгән, үзен режиссер буларак күрсәткән белгеч, катып калган стереотиплардан котылырга тели,  шушы рәвешле академия театрына яңалыклар алып килә. Ул спектакльләр аша тамашачыны тәрбияләү, җәлеп итү, уйландыру ниятеннән туктаусыз эзләнә, дөнья халыкларының күпьяклы сәхнә традицияләрен өйрәнә һәм, аларның татарның милли рухына туры килгәннәрен аерып алып, театрга яңа уен алымнары кертә башлый. “Марсель аганың заманча сәнгать юнәлешләреннән татар сәхнәсендә кую өчен кулай булганнарын аерып алу осталыгы да зур була”, – ди Р.Солтанова. Репертуарда да, сәхнә бизәлешләрендә дә, образларны көчәйтүдә дә үзгәрешләр барлыкка килә, яңача алымнар, технологияләр кертелә. Режиссер рәссамнардан да спектакль декорацияләре өчен үзенчәлекле ысуллар эзләүне таләп итә. Шул ук вакытта афиша һәм программаларны бизәүдә бердәм стиль табу бурычы да куела. Ул елларда сәхнәдә нинди спектакль куелуы, декорация, бизәлеш кебек мәсьәләләргә аеруча җитди килгәннәр, кабат-кабат тикшерелгәннәре дә булган. “Кемнең нәрсә әйткәне беркетмәләрдә бик төгәл  теркәлеп барган”, – ди галимә. М.Сәлимҗанов өчен исә беренче нәүбәттә спектакльнең сыйфаты әһәмиятле саналган. “Тамаша заллары ярым буш икән, башкарган хезмәтемнең мәгънәсе юктыр кебек тоела башлый” – дип әйтә торган була. Камал театрының үз, тугры тамашачысы барлыкка килүне исә ул үзенең иң зур уңышы дип исәпләгән.

Әлбәттә, тынгысызлык, туктаусыз эзләнү театрга уңыш китерә. “Камаллыларны төрки халыкларның иң яхшы театры, дип йөртә башлаулары мәгълүм. Ә Мәскәүдә М.Сәлимҗановны “Режиссер-легенда” дип атыйлар”, – дип искә төшерә Р.Солтанова. 2001 елда аның “Намус һәм абруй өчен” номинациясендә “Алтын битлек” милли театр премиясенә лаек булуы исә аның сәхнә иҗатында югары осталыкка ирешүенә дәлил.

М.Сәлимҗанов төрле жанрдагы 100дән артык әсәрне спектакль итеп сәхнәгә чыгарган режиссер буларак хәтерләргә кереп калды. “Американ” (1969), “Сүнгән йолдызлар” (1971), “Назлы кияү” (1975), “Казан сөлгесе” (1985), “Зәңгәр шәл” (1985) һ.б. спектакльләр халыкны кабат-кабат театрларга тартып китерде. Бу спектакльләр Россиянең күпмилләтле театр мәдәниятенең алтын фондына кертелгән. 1979 елда Туфан Миңнуллин пьесасы буенча М.Сәлимҗанов сәхнәгә куйган “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакле утыз елдан артык сәхнәдән төшми уйнала. Драматург, режиссер һәм төп рольне башкарган Шәүкәт Биктимеров РСФСРның К.Станиславский исемендәге дәүләт премиясенә лаек булалар. Режиссерның “Сүнгән йолдызлар”да да даими рәвештә эзләнүен тоемламый булмый. Анда сандык үзе аерым бер персонаж кебек. Вакыйгалар турында сөйләүчене кертү, утлар уйнату да тәэсирләрне арттыра.

Татарстан Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова белдергәнчә, күргәзмә ядкәрләргә гаять бай. Витриналарда һәм стендларда М.Сәлимҗанов тарафыннан куелган спектакльләрнең  декорация эскизлары, документлар, афишалар, рольләрне башкаручыларның киемнәре, спектакльләрдә кулланылган реквизитлар, режиссёрның шәхси архивыннан фотолар һәм видеоязмалар, шулай ук режиссер тормышы һәм иҗатының иң якты мизгелләрен чагылдырган мемориаль әйберләр тәкъдим ителә. Витриналарга куелган мемориаль истәлекләр күп вакыйгаларны искә төшерә. Алар аша күргәзмәдә М.Сәлимҗановның фехтование белән шөгыльләнүе, аның хәтта спорт мастеры дәрәҗәсенә ия булуы турында мәгълүмат алырга мөмкин. Экспозициядә бу хакта күкрәк билгесе дә искәртә. Аның спортчы осталыгы соңрак театрда да ярап куя. Әйтик, “Король Лир” спектакленең афишасы сәхнәдә барган сугыш күренешендә М.Сәлимҗановның үзе катнашуын дәлилли. Күргәзмәдә режиссерның эш өстәле дә, андагы әсбаплар, тәмәке көле савыты, затлы телефон һ.б. игътибарны җәлеп итә. Студент елларындагы зачеткасында гел “5”ле билгеләре генә тезелеп тору егетнең зиһенле һәм тырыш студент булуы турында сөйли. Саквояж исә театрның Германия, Төркия кебек илләргә, элекке союздаш республикаларга гастрольләргә чыгуы белән бәйле экспонат. Марсель агага аны, Камал театры Финляндиягә “Әлдермештән Әлмәндәр” спектакле белән баргач, анда яшәгән татарлар бүләк иткән. Режиссерның бу саквояж белән Мәскәүгә баруын да хәтерлиләр әле. Ә аның эш өстәлендәге шахмат тактасы М.Сәлимҗановның бу уенны да яратуын искәртә.

Камал театрының хәзерге вакыттагы баш режиссеры, Станиславский исемендәге Халыкара премия, “Алтын битлек” театраль премиясе номинанты Г.Тукай һәм Д.Сираҗиев премияләре лауреаты, РФ атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрит Бикчәнтәев остазны һәрвакыт сагынып искә алуларын, кайбер ядкәрләрнең үзенә бик якын булуын искәртте. “Репетицияләрдә Марсель Хәкимовичны искә алмаган бер генә көнебез дә юк. Ул безнең өчен һәрвакыт исән. Күргәзмәдә аның иҗатының һәм яшәешенең нигезе чагылдырылган”, – диде ул. Аларның гаиләләре бер йортта һәм подъездда күршеләр булып яши, үзара йөрешә, яңа елларны, туган көннәрне бергәләп билгеләп үтә торган булалар.

Ф.Бикчәнтәев Марсель аганың кунакчыл, киң күңелле булып истә калуын әйтте. М.Сәлимҗановның 60 яшь тулуга багыш­ланган юбилей кичәсенең сценариен Ф.Бикчәнтәевкә эшләргә туры килә. Билгеле ки, бу – шактый катлаулы эш. Танылган режиссерның барлык тормышын, хезмәт уңышларын, иҗатын, спорттагы ирешкәннәрен күрсәтергә, гаиләсен һ.б. кертергә, тамашачы хәтеренә салырга кирәк. Кичәне мавыктыргыч, кызыклы итү дә сорала. Фәрит әфәнде сценарийны язып чыга. Юбилей кичәсе бик әйбәт уза. Ф.Бикчәнтәев, бәйрәм тәмамлангач, хатыны Люция белән өйгә кайта. Шулчак сценарий авторының күңеленә моңсулык иңә. “Тырыштым, эшләдем, беркем рәхмәт тә әйтмәде”, – дип күңелсезләнеп китә ул. Сценарий язган, кичәне оештырган өчен гонорарлар да бирелми торган еллар бу. Шуннан Бикчәнтәевләр кухняда чәй эчәргә утыра. Вакыт инде соң, сәгать төнге беренче киткән. Шул вакыт ишектә кыңгырау чыңлый. “Бу вакытта кем булыр икән инде”, – дип, гаилә башлыгы  ишек ачарга китә. Берзаман Марсель Хәкимович җәмәгате белән шау-гөр итеп килеп керә. Иңендә – зур келәм. Кулында – картина. Үзләре белән шампан шәрабы да алганнар. “Рәхмәт, сиңа, сынок (ул аңа шулай дәшә торган була), юбилей шәп булды!” – ди.  Фәрит Бикчәнтәевнең бу сүзләрдән күзләренә яшь бәреп чыга. Икәүләшеп елыйлар. Күңелле итеп гәпләшеп утыралар. “Картина әлегә кадәр стенабызда эленеп тора. Анда кораб йөзеп бара. Икенче ягында исә Марсель аганың истәлеккә язган матур теләге”, – дип сөйләде Ф.Бикчәнтәев. РСФСРның халык артистлары Ринат Таҗетдинов һәм Равил Шәрәфиев үзләренең, Мәскәүдән укып кайтуга, М.Сәлимҗанов янына эләгүләрен һәм гомер буена аның белән эшләүләрен, бик күп образлар тудыруларын бәхет дип атый. “Без театрның бер чоры булдык. Бер-беребезгә кирәк идек. Үзара киңәшләшеп эшләдек”, – диләр.

Марсель Сәлимҗанов бүген дә үзе яраткан тамашачысы – халкы хәтерендә яши. Казанда режиссерның көн саен яратып эшкә килгән, иҗатның газаплы һәм тантаналы мизгелләрен кичергән театр бинасыннан ерак түгел генә урам аның исемен йөртә. Вафатыннан соң исемен мәңгеләштерү ниятеннән актерлар йортына М.Сәлимҗанов исеме бирелде, аның исемендәге Татарстан дәүләт бүләге – республикакүләм премия гамәлгә куелды.

Сөембикә КАШАПОВА

madanizhomga.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*