tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Экспорт (страница 437)

Рубрика: Экспорт

Галиев Әхмәтҗан Торсынтай улының татар эшмәкәрләре җыенындагы чыгышы

Кытайдан килгән милләттәшебез, “Алзат” Үрүмчи экспорт-импорт сәүдә компаниясенең генераль директоры Галиев Әхмәтҗан Торсынтай улы

Дәвам »

Татар конгрессы хезмәткәрләрен котлыйбыз

29 ноябрь көне Бөтендөнья татар конгрессы киңәйтелгән утырышының пленар өлешендә татар конгрессының рәсми сайты редактор-модераторы Әлфия Миңнуллинага ТР Президенты Указы белән "Татарстан Республикасының Атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде. Шулай ук бу көнне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының күкрәк билгесе белән Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесенең I урынбасары Данис Шакиров, Мәдәният министрлыгының Мактау грамоталары белән Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү бүлеге баш референты Гөлназ Нигъмәтуллина һәм Бөтендөнья татар конгрессының баш референты Люция Кутузова бүләкләнделәр. Конгресс хезмәткәрләренә әлеге дәрәҗәле бүләкләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев тапшырды.  30 ноябрь көнне “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумының пленар утырышында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов Мәгълүмат-аналитика идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиеваны һәм Бөтендөнья татар конгрессының баш референты Илдар Мингәрәевне Рәхмәт сүзе белән бүләкләде.  Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәрләрен әлеге уңышлары белән чын күңелдән тәбрик итәбез.

Дәвам »

Сарептада татарлар ничек яшәгән?

8 декабрьдә Волгоградның "Старая Сарепта" музей тыюлыгында "XIX йөз ахыры — XX йөз башында Түбән Идел буендагы татар авыл кешесенең яшәү рәвеше"  исемле күргәзмәнең тантаналы ачылышы көтелә.

Дәвам »

Безгә бер җыр кирәк

Сүзем Туфан Миңнуллинның шигырьләренә язылган җырлар китабы турында. "Безгә бер җыр кирәк" исемле үзенчәлекле китап быел ноябрь ахырында Татарстан китап нәшриятында басылып чыкты. Әлеге җыентыкта татар халкының талантлы улы, бөек драматург Туфан Миңнуллинның спектакльләрендә мәңгеләштерелгән 100дән артык җырның тексты белән ноталары урын алган.

Дәвам »