tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Экспорт (страница 440)

Рубрика: Экспорт

Конгресста V Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенына багышланган матбугат конференциясе узды

6 апрель көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында, V Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумына багышланган матбугат конференциясе узды. Журналистлар белән очрашуны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең I урынбасары Данис Шакиров һәм “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары Форумы җитәкчесе Кадрия Идрисова уздырдылар.

Дәвам »

Самарада «Яктылык» мәктәбенең юбилее узды

Бүген, 5 апрель көнне, Самараның «Яктылык» мәктәбе үзенең 20 еллык юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан, көннең беренче өлешендә мәктәптә “Заманча мәктәп шартларында мәгарифнең этномәдәни компонентын тормышка ашыру” дип исемләнгән фәнни-гамәли конфереция узды. Ә инде көннең икенче яртысында «Заря» мәдәният сараенда мәктәп юбилеена багышланган тантаналы кичә оештырылды.

Дәвам »

Журналистларны матбугат конференциясенә чакырабыз

2017 елның 6 апрелендә 11.00 сәгатьттә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында (Карл Маркс урамы, 38/5) матбугат–конференциясе уздырыла. Әлеге чараны яктыртырга журналистларны чакырып калабыз

Дәвам »

Карга боткасы

Ульяновск шәһәренең   “Очкын” балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Фәсхетдинова ун елдан бирле әнә шулай татар әкиятләрен рус һәм татар телләрендә сөйләп балаларны үз ана телләрендә сөйләшергә өйрәтә.

Дәвам »

Башкортстан шагыйрьләре Татарстан мөхәррирләре белән очраштылар

4 апрель көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының киңәшмәләр залында Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар шагыйрьләре Татарстанда нәшер ителүче әдәби-нәфис газета-журналларның мөхәррирләре белән очраштылар.

Дәвам »

“Шигырь һәм җыр бәйрәме”нә чакырабыз

Хөрмәтле Казанлылар һәм башкалабыз кунаклары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Сезне Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар шагыйрьләренең “Шигырь һәм җыр бәйрәме”ндә катнашырга чакыра.

Дәвам »