tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Сахалинда милләттәшебез хөрмәтенә истәлек тактасы куйганнар
Сахалинда милләттәшебез хөрмәтенә истәлек тактасы куйганнар

Сахалинда милләттәшебез хөрмәтенә истәлек тактасы куйганнар

Бүген Южно-Сахалинск шәһәре татар автономиясе шәһәр бәйгесендә катнашып, “Пока память жива” дип аталган грант откан проектны  тормышка ашырды. Шәһәрдә 15 ел яшәгән Советлар Союзы Герое Хәсәншин Мансур Рахип улы истәлегенә мемориаль такта ачканнар.

Тантанага шәһәр хакимиятенең Эчке эшләр департаменты директоры Хайбриев Дмитрий Фарид улы, ветераннар советы рәисе Литвинов Николай Иванович җитәкчелегендә ветераннар, Сахалин таможнясы вәкилләре, шәһәрнең 8 мәктәп укучылары  катнашкан.

Тантананы татар автономиясенең  аксакалы, Сахалин өлкәсенең иң  хөрмәтле шәхесләренең берсе Шәймәрданов Динур Нур улы ачкан.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*