tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада “Мизгелләр” татар халык театры “Театр яктылыкка, нурга илтә!” проектына әзерләнә
Уфада “Мизгелләр” татар халык театры “Театр яктылыкка, нурга илтә!” проектына әзерләнә

Уфада “Мизгелләр” татар халык театры “Театр яктылыкка, нурга илтә!” проектына әзерләнә

19 ноябрь Уфада “Мизгелләр” Кушнаренко татар халык театрының чыгышы була! Татарстан мәдәният министрлыгы тарафыннан тормышка ашырылачак “Театр яктылыкка, нурга илтә!” проекты чикләрендә чираттагы репетиция һәм осталык дәресләре булды.

Кушнаренко районы Иске Камышлы авылы кешеләре дә килгән иде.

Осталык дәресләрен Уфа “Нур” дәүләт татар театры артистлары – Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Рәсимә Гайфуллина һәм Айнур Баянов үткәрделәр.

Шулай ук спектакльдә уйнаучы һәрбер үзешчән артистның чыгышына тулы характеристика биреп, үз фикерләрен белдерделәр. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Илшат Галимҗанов хореография, гомум режессура буенча киңәшләрен бирде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*