tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Санкт-Петербургта Татар медиафорумы узды
Санкт-Петербургта Татар медиафорумы узды

Санкт-Петербургта Татар медиафорумы узды

Бүген Санкт-Петербург шәһәрендә Татар медиафорумы узды. Түгәрәк өстәл янында сөйләшүдә Татарстанның Санкт-Петербургтагы даими вәкиле Ринат Вәлиуллин, Милләтләр йорты җитәкчесе Елена Кузнецова, Санкт-Петербургтагы Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рәис Яркәев, Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмати хезмәт һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи, тарихчылар, журналистлар, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнаша. Очрашу Татарстанның Санкт-Петербургтагы даими вәкиллеге ярдәмендә оештырылды.

Медиафорумда фикер алышу Санкт-Петербургта татар басмаларын чыгару  һәм популярлаштыру, шушы җирлектәге татар порталларын тәкъдим итү, татарлар тормышына кагылышлы вакыйгалар турында мәгълүматны тарату кебек мәсьәләләр хакында барды.

Чыгыш ясаучылар Санкт-Петербургта чыгарылучы татар басмаларына, аеруча “Нур-Свет” газетасы эшчәнлегенә, аның тарихына тукталды. “XXI гасыр басмасы нинди булырга тиеш?”,  “Социаль челтәрләрнең роле” кебек темалар буенча да фикер алыштылар. Гөлназ Шәйхи чарада катнашучыларны  Бөтендөнья татар конгрессының “Татарлар” газетасы белән таныштырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*