ТАТРУСENG
Баш бит / Милли тормыш / Мәдәният / Киров өлкәсендә «Түгәрәк уен» фестивале узды
Киров өлкәсендә «Түгәрәк уен» фестивале узды

Киров өлкәсендә «Түгәрәк уен» фестивале узды

Киров өлкәсенең Красная Поляна бистәсендә «Түгәрәк уен» V төбәкара татар мәдәнияте фестиваленең тантаналы гала-концерты узган. Бу хакта Киров өлкәсенең «Дуслык» атналык газетасы хәбәр итте.

Чара татар халкының милли традицияләрен, гореф-гадәтләрен һәм фольклорын саклау һәм үстерү максатыннан оештырылды. Фестивальдә төрле төбәкләрдән килгән иҗат коллективлары катнашты, диелә хәбәрдә.

Бәйрәм сәхнәсендә борынгы татар халык җырлары, уеннары һәм заманча композицияләре тәкъдим ителгән. Чара Киров өлкәсе кунакларын гына түгел, күрше төбәкләрдән килгән иҗатчыларны да берләштергән. Кунаклар татар халкының бай мәдәнияте белән танышкан, традицион халык уеннарында һәм күмәк интерактив чараларда катнашкан.

Оештыручылар билгеләп үткәнчә, «Түгәрәк уен» фестивале елдан-ел киңрәк колач ала һәм милли үзенчәлекләрне саклауда, буыннар арасындагы элемтәне ныгытуда зур роль уйный. Гала-концерт югары дәрәҗәдә узды һәм тамашачыларга онытылмаслык эмоцияләр бүләк итте, диелә хәбәрдә.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*