Ульян шәһәренең “Торпедо” спорт комплексы бассейнында Ульян өлкәсе пенсионерларының йөзү буенча 12 нче традицион ярышлары узды. Әлеге бәйге Россия пенсионерлар союзының региональ бүлекчәсе, Ульяновск өлкәсенең физик культура һәм спорт министрлыгы тарафыннан оештырылган иде. Ленин районы вәкиле, милләттәшебез Натфулла Фаткуллов 70 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар арасында призлы 3 нче урынга лаек булды.
Натфулла Фаткуллов гомере буе сәламәт яшәү рәвеше алып бара, ул — Сембер-Ульяновскиның 2 нче Җәмигъ мәчете мәхәлләсе әгъзасы.
Аллаһының кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәүче Натфулла ага Фаткуллов биш вакыт намазын калдырмый. Ә буш вакытында физик культура – озак еллардан бирле йөзү белән шөгыльләнә. Йөзү буенча шәһәр һәм өлкә ярышларында катнашып, һәрвакыт призлы урыннар ала.
“Өмет” газетасы