ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Чувашияда СВОга гуманитар ярдәм җибәрәләр
Чувашияда СВОга гуманитар ярдәм җибәрәләр

Чувашияда СВОга гуманитар ярдәм җибәрәләр

Батыр муниципаль округы Кызыл Чишмә авылында элек-электән бик матур гадәт яшәп килә: авыл халкы һәрвакыт бердәм булып, бер-берсенә ярдәмләшеп яши, шулай ук җәмгыять эшләрендә дә актив катнаша.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм җыюда бер Чишмәле дә читтә калмагандыр: кем акчалата, кемдер кием-салым, медицина кирәк-яраклары белән, кайберәүләр азык-төлек белән һәрдаим булышлык күрсәтә. Мондый посылкалар берничә мәртәбә җыелып җибәрелде.

Чираттагы ярдәм госпиталь өчен дип игълан ителгән иде. Мәдәният йорты берничә көнгә тегү цехына әверелде. Авыл халкы тегү өчен бик күп материал китерде. Ә уңган кызларыбыз алардан, чын күңелдән куларының җылысын кушып, бик күп простыня һәм мендәр тышлары текте.

Эш барышында сөйләшүләрдә гел бер теләк булды: тиз арада дөньяларыбыз тынычланып, егетләребез исән-имин туган якларына, өзелеп көткән гаиләләре янына кайтсыннар иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*