Кичә Ульяновск өлкә татар милли мәдәни автономиясенең президиум әгъзалары чираттагы утырышка җыелды. Автономия рәисе Рамис Сафин җитәкчелегендә узган киңәшмәдә берничә мәсьәлә каралды.
Утырышта каралган төп мәсьәлә – 28 майда Ульяновск өлкә татар милли мәдәни автономиясенең чираттагы отчет сайлау конференциясе узачак. Анда өлкә Губернаторы Алексей Русских катнашыр дип көтелә.
Шулай ук Сабантуйлар чорына әзерлек турында да сөйләшенде. Быел өлкә Сабантуе Ульянда 13 июньдә үтәчәк.
Ульян өлкәсендәге Сабантуйлар графигы быел мондыйрак:
30 май – Чардаклы районы.
6 июнь – Тимерьюл, Сенгилей, Яңа Малыклы районнары.
20 июнь – Засвияжье районы, Иске Кулаткы районы, Майна районы Яңа Маклауш авылы, Барыш районы.
20 июнь – Димитровград шәһәре.
4 июль – Иделаръягы районы.
“Өмет” газетасы