ТАТРУСENG
Баш бит / Милли тормыш / Җәмгыять / Рөстәм Миңнеханов Фәхретдин Канюкаевны «Дуслык» ордены белән бүләкләү турында указга кул куйды
Рөстәм Миңнеханов Фәхретдин Канюкаевны «Дуслык» ордены белән бүләкләү турында указга кул куйды

Рөстәм Миңнеханов Фәхретдин Канюкаевны «Дуслык» ордены белән бүләкләү турында указга кул куйды

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Фәхретдин Канюкаевны «Дуслык» ордены белән бүләкләү турында указга кул куйды.  Орден татар милли мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә, актив иҗтимагый һәм хәйрия эшчәнлегенә керткән аерым өлеше өчен бирелә диелгән указда.

Фәхретдин Бәдретдин улы Канюкаев —  Самара татарларының «Дуслык» төбәк иҗтимагый оешмасы президенты. Ул күп еллар дәвамында татар мәдәниятен үстерүгә, милли традицияләрне саклауга һәм милләтара татулыкны ныгытуга үзеннән зур өлеш керткән танылган шәхес.

«Дуслык» ордены — Татарстан Республикасының дәүләт бүләге. Ул Татарстанның халыкара абруен ныгыту, халыклар арасында дуслык, хезмәттәшлек һәм икътисади элемтәләрне үстерүдәге аерым казанышлар өчен тапшырыла.

Котлыйбыз!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*