Үзбәкстанда берьюлы өч шәһәрдә татар-башкорт халык бәйрәме – Сабантуй уздырылачак. Чаралар Ташкент, Яңгыюл һәм Фәрганә шәһәрләрендә оештырылачак. Кунакларны концертлар, халык уеннары, спорт ярышлары һәм милли традицияләр белән танышу көтә. Бу хакта Ташкент шәһәре татар милли-мәдәни агарту үзәге хәбәр итә.
Ташкентта Сабантуй 31 майда «Central Park» паркында узачак. Программада — концерт, милли спорт ярышлары, һөнәрчелек эшләнмәләре күргәзмәләре һәм бәйрәм мәйданчыклары. Шулай ук кунаклар традицион уеннарда: аркан тартышу, кул көрәштерү, кашыкка йомырка салып йөгерү, капчык сугышы һәм башка ярышларда катнаша алачак. Керү бушлай.
Яңгыюлда бәйрәм 24 майда Татар милли-мәдәни агарту үзәге янындагы үзәк аллеяда булачак. Кунаклар халык күңел ачуларында һәм бәйрәм программасында катнаша алачак. Керү бушлай.
Тагын бер Сабантуй Фәрганәдә элеккеге Нефтьчеләр сарае янында уздырылачак.