tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әниләребезне хөрмәтләп, конкурска кушылыйк!
Әниләребезне хөрмәтләп, конкурска кушылыйк!

Әниләребезне хөрмәтләп, конкурска кушылыйк!

Ноябрьнең соңгы якшәмбесе әниләр көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан, Бөтендөнья татар конгрессы, «Татарлар» газетасы, Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге «Әниемнең җылы» кочагы дип исемләнгән конкурс игълан итә. Ул бүген, 1 нче ноябрьдән старт ала.

Анда катнашучылар әниләр турында үзләре язган шигырьләрне, эссе формасында язылган язмаларын, шулай ук башка авторларның әниләр турындагы шигырьләрен видеога сөйләп җибәрергә тиеш. Видеоларны #әниемкочагы2019 хештегы белән билгеләп, @tatarlar_kongress, @gulnazshaihi, @endzhe06, @miftahovfarid аккаунтларына язылып, инстаграмга куярга кирәк.

Тагын бер номинация — «Әниемнең җылы кочагы» темасына инша язу. Ул басма хәрефләр блән язылган А4 форматында 2 биттән артмаска тиеш. Иншаны @[email protected] почтасына юлларга кирәк. Конкурсның нигезләмәсе белән конгресс сайтындагы «Рәсми басма» сәхифәсендә танышырга мөмкин. Җиңүчеләр исемнәре «Әниләр көне»ндә сайт аша игълан ителәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*