tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Димитровград татар мәктәбенә — 15 ел!
Димитровград татар мәктәбенә — 15 ел!

Димитровград татар мәктәбенә — 15 ел!

Узган җомга көнне Димитровград шәhәренең Габдулла Тукай исемендәге 22 нче санлы урта мәктәбендә бәйрәм гөрләде. Тантана милли мәгариф учагының 15 еллык юбилеена багышланды.

2004 елның көзендә өлкә Губернаторы Сергей Морозов ярдәме белән ачылган мәктәпнең тарихы, уңышлары hәм бүгенге тормышы турында бай эчтәлекле фильмны караганнан соң, Мәләкәс татар сәхнәсенең яшь, өметле йолдызы Сәлмән Снагатуллин бәйрәм кунакларын моңлы җыры белән сөендерде. Аннары мәктәп директоры Мөнирә Джумаева белем бирү оешмасының казанышлары хакында сөйләде. Унбиш ел буе бары тик үсеш юлыннан баручы мәгариф учагының эш нәтиҗәләре сокланырлык та, горурланырлык та, күпләргә үрнәк тә булырлык. Шуңа күрә яхшы даны бөтен татар дөньясына таралган мәктәпнең халык арасында абруй-дәрәҗәсе бик югары. Беренче сыйныфка ел саен утыздан артык бала килүе шул хакта ачык сөйли.

“Бүген дә төп таянычыбыз hәм терәгебез булган өлкә Губернаторы Сергей Морозовка, шәhәр хакимиятенә, Бөтендөнья татар конгрессына, өлкә hәм шәhәр автономияләренә, «ТНВ» телеканалы белән «Өмет» газетасы редакциясенә рәхмәт сүзләремне юллыйм. Күптән түгел генә конгрессның Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиев шәхсән үзе килеп, мәктәбебезгә 15 компьютер бүләк итте. Шулай ук шәhәр автономиясенең элеккеге җитәкчеләре Роза Әхмәтҗанова, Риваль Идрисов белән Фәрид Халиуллинга да чиксез рәхмәтлемен. Ә иң олы рәхмәтне ата-аналарга ирештерәсем килә. Алар үзләренең газиз балаларын безнең мәктәпкә зур өмет-ышаныч белән китерәләр hәм унбер ел дәвамында hәрьяклап ярдәм итеп торалар”,- диде Мөнирә Джумаева.

Ә шәhәр җитәкчелегенең тәбрикләү hәм рәхмәт сүзләрен хакимият башлыгы урынбасары Людмила Шишкина җиткерде. Ул сәләтле кызлары Алинаны дөрес итеп тәрбияләп үстерүләре өчен үрнәк гаиләне — Илшат hәм Гүзәл Сәмигуллиннарны Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Россиянең лаеклы гражданнарын тәрбияләүче, яшь буында татар теленә hәм мәдәниятенә мәхәббәт хисе уятучы бу мәктәп шәhәр күләмендә иң алдынгылардан hәм яхшылардан санала, диде ул.

Шәhәр автономиясенең попечительләр советы вәкилләре Хәйдәр Галиуллин белән Фәнис Заббаров мәктәп директоры Мөнирә Джумаеваның үз эшенең чын остасы булуын hәм лидерлык сыйфатларын билгеләп үттеләр. Алар мәктәпнең чишмә башында торган Роза Әхмәтҗанова белән Риваль Идрисовны да рәхмәт сүзләре белән телгә алдылар. Мәктәп коллективы, ата-аналар, автономия hәм татар байларының уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә бүген биредә 271 бала белем ала, диде профессор Хәйдәр Галиуллин. Ә шәhәр татар автономиясе рәисе Рафаэль Алеев мәктәпнең тәҗрибәле укытучылары Флюра Мезитова белән Рузалия Гарифулловага мохтариятнең Рәхмәт хатларын тапшырды.

«Өмет» газетасының баш редакторы Исхак Хәлимов тантанада катнашучыларны өлкә татар автономиясе исеменнән сәламләп, укытучылар Вагиз Хайруллов, Нурия Хафиятуллова, Гүзәл Сәмигуллина hәм ата-аналар комитетының элеккеге рәисе Илдар Хайрутдиновны Рәхмәт хатлары белән сөендерде. Без бердәнбер татар мәктәбенең кечкенә генә уңышына да ихластан шатланабыз hәм тиз арада газета аша милләттәшләребезгә хәбәр итәргә тырышабыз, диде баш редактор.

Шәhәр мәгариф идарәсе начальнигы Наталья Епифанова мәктәпнең физкультура укытучысы Фәрит Сингатовка Рәхмәт хаты алып килгән иде. Идарә башлыгы шатлыклы яңалыклары белән дә уртаклашты: киләcе елда мәктәпкә янкорма рәвешендә спорт залы төзергә җыеналар hәм шулай ук мультимедиа җиhазлары юнәтү өчен бюджеттан 2,5 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Өлкә Законнар чыгару Җыелышы депутаты Габдулхак Мурзаханов 2000 нче еллар башында мәктәпне ачуга бәйле истәлекләре белән бүлеште.

Шәhәр башлыгы Владимир Паршин, мәгариф идарәсенең баш белгече Мөнирә Джумаева белән мәктәп өчен яраклы булган бина эзләп шәhәр урамнары буйлап безгә шактый йөрергә туры килде, диде ул. Депутат бәйрәмгә буш кул белән килмәгән — тырыш укытучылар Гүзәл Сәмигуллина hәм Нурия Хафиятуллованы өлкә парламентының Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Мәктәпнең ата-аналар комитетының элеккеге рәисе Илдар Хайрутдинов фидакарь педагогларга рәхмәтләрен җиткерергә ашыкты. Баламны әлеге мәктәпкә бирүемә әлә дә шатланып бетә алмыйм, аңардан, әтием, әнием, дигән сүзләрне үз телебездә ишеткәч, күңел күтәрелеп китә, диде ул. Ата-аналар комитетының хәзерге рәисе Лилия Садретдинова мәктәптә сыйфатлы белем hәм милли тәрбия бирү өчен заманча шартлар тудырылуы, милли мохит хөкем сөрүе, укытучылар коллективының бердәм, тырыш булуы турында сокланып сөйләде. Ә Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Мәләкәс шагыйре Равил Шәфигуллин үзенең хис-тойгыларын, күңеле түреннән ургылып чыккан уй-фикерләрен ифрат та гыйбрәтле шигъри юллар аша җиткерде.

Бик күп иҗади конкурслар лауреаты Сәлмән Снагатуллин, «Карлыгач» hәм «Сандугачлар» балалар ансамбльләре, «Сүнмәс йолдызлар» ансамбле солистлары Миләүшә Халитова hәм Венера Нуруллина, яшь баянчы Ильяс Самойлов милли бәйрәмне кабатланмас җырлары hәм көйләре белән бизәделәр.

И. Хасибов

emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*