Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы Рәшит Шәйхулла улы Сәнҗәповка “Чувашстан Республикасы Авыл хуҗалыгының атказанган хезмәткәре” дигән исем бирелде. Әлеге дәрәҗәле исем алуы белән Рәшит Шәйхулла улын Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән чын күңелдән котлыйбыз.
Дәвам »Рубрика: Экспорт
«Татар рухы һәм каләм» бәйгесенең финалистлары билгеләнде
Җиңүчеләрне билгеләү һәм аларга тантаналы рәвештә бүләкләр тапшыру Казанда 2016 елның 28 октябрендә узачак
Дәвам »
Гарифҗан Мөхәммәтшинның иҗат кичәсе узды
Балтач районы Мәдәният йортында шагыйрь, популяр җырлар авторы Гарифҗан Мөхәммәтшинның гомер бәйрәме – 75 яшьлек күркәм юбилее уңаеннан иҗат кичәсе узды. Юбилярга татар конгрессының котлауларын Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең I урынбасары Данис Шакиров җиткерде
Дәвам »
Сахалиндагы “Дуслык”ка – 10 яшь
«Дуслык» ансамбле хәзерге вакытта Сахалин өлкәсендә hәм Ерак Көнчыгышта даими эшләп килүче бердәнбер ансамбль
Дәвам »
Татарстанда Үзбәкстан татарлары сәнгать осталары концертлары узачак
18-25 октябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Үзбәкстаннан килгән татарлар делегациясен кунак итә. Үз чиратында чит илдән килгән милләттәшләребез Татарстан халкына концерт программаларын тәкъдим итәчәкләр. 18 октябрь көнне, әлеге мәдәни һәм рухи чараның әһәмиятлеген ассызыклау максатыннан “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясе узды.
Дәвам »
Үзбәкстаннан Татарстанга кайнар җырлы-биюле сәламнар белән!
Бер атна буена: октябрьнең 18 нән 25 енә кадәр - Татарстанда Үзбәкстаннан татар башкаручылары кунак булачак.
Дәвам »
Авылның уңган хатын-кызлары
Татарстанның Биектау районында ак калфакчылар башлангычы белән “Авылның уңган хатын-кызлары” исеме астында татар авылларында проект эшли башлады.
Дәвам »
Өлкәннәр көненә – татар уеннары белән кичә
Чара "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы ярдәмендә үткәрелде.
Дәвам »
“Илаһи моң” бәйгесе йомгагы 14 ноябрьдә “Казан” милли-мәдәни үзәгендә үтәчәк
14 октябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты бинасында “Илаһи моң” татар халкының рухи мирасы үрнәкләрен һәм халык авыз иҗаты әсәрләрен башкару буенча III төбәкара фестиваль-конкурсын оештыру комитеты утырышы узды.
Дәвам »
“Шома бас” бәйгесе
11 ноябрьдә Мари Эл Республикасы башкаласы Йошкар-Ола шәһәрендә "Шома бас" V төбәкара татар биюе фестивале үтәчәк.
Дәвам »