tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Татар дөньясында ислам дине белән бәйле изге, танылган урыннарны барлау һәм туристик маршрутлар булдыру” секциясе
“Татар дөньясында ислам дине белән бәйле изге, танылган урыннарны барлау һәм туристик маршрутлар булдыру” секциясе

“Татар дөньясында ислам дине белән бәйле изге, танылган урыннарны барлау һәм туристик маршрутлар булдыру” секциясе

Бүген ТР Мәдәният министрлыгында «Мәрҗани эзеннән барсак югалмабыз» Ш.Мәрҗанинең 200 еллыгы һәм «Милли тормыш һәм дин» IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы кысаларында “Татар дөньясында ислам дине белән бәйле изге, танылган урыннарны барлау һәм туристик маршрутлар булдыру” дип исемләнгән секция утырышы узды.

Секция ТР Мөселманнары Диния нәзарәтенең беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллин тарафыннан Коръән укып башланып китте. Соңрак Бөтенроссиядән җыелган дин кардәшләребезне секциянең модераторлары – Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә ректоры Ильяс хәзрат Җиһаншин һәм Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев сәламләделәр. Алга таба беренче чыгышны да Искәндәр әфәнде ясады. Ул борынгы чордан безнең заманга килеп җиткән ядкарьләребез бары тик кабер ташлары булуын, XVII-XVIII гасырлардан мәчет, мәдрәсә биналары, аларның нигезләре саклануын, ә күпчелек истәлекләребез бары тик XIX гасырдагы ядкарьләр булуын ассызыклады.

“Туризм сүзе хәзер модага керде. Ләкин турист килде дә китте булырга тиеш түгел. Бу мода гына булмасын, тәрбия баскычлары булсын иде. Без килгән кунакларның татарларга, мөселманнарга карата фикер сөреше уңай, дөрес булуы өчен тырышабыз, без мавыктыргыч юллар белән һәр кешегә барып җитәргә тиешбез. Әлбәттә һәркайсыбыз туган җирендә истәлекле урыннар булу турында гына түгел, ә шул изге урыннарны ничек саклау тәҗрибәсе белән бүлешсен иде” – дип ассызыклады Искәндәр Гыйләҗев.

Алга таба сүзне Рөстәм Вәлиуллин дәвам итте, үз чыгышында ул дин әһелләре белән фән кешеләрен берләшеп, булган мәгълүматны бүлешеп халыкка җиткерергә чакырды.

Татарстан Республикасының “Туган якны өйрəнү жəмгыяте”рəисе, тарихчы-археолог Альберт Борһанов үз чыгышында Болгар чоры тарихы гына тирәнтен өйрәнелгән булуын, Алтын Урда чоры, Казан ханлыгы, XVII-XVIII гасырлар начар өйрәнелгәнлеген әйтеп узды. Археолог эпитафияне өйрәнү бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булуын искәртте. Казанда эпитафия һәм ислам тарихы буенча конференцияләр оештырырга чакырды.

Аксубай районы Түбән Татар Майнасы авылы мәктәбе директоры Рафик Насыйров “Авыл зыялыларының мәдәни мирасны саклаудагы роле” дигән темага доклад укыды. Ул үз авылларындагы изге урыннарны саклау буенча башкарылган эшләр белән таныштырды. Кайчандыр иске мәчет нигезе торган урынга төрбә ясап куелганлыгын, шул төрбәгә Бөек Ватан сугышында вафат булган авылдашларын, икенче ягына сәяси корбаннар исемнәрен язып такталар эленгән булуларын бәян итте.

“9 май көнне авыл халкы бирегә җыелып авылдашларыбыз рухына дога кылалар. Мәчетебездә дә музей почмагы булдырдык. 80 йортлы авылыбызда – 620 элеккеге китап табылды. Шуларның 80% төрки-татар телендә.” – диде Рафик Насыйров.

Секциядә төрле темаларга чыгышлар булды. Чыгыш ясаучылар арасында икътисад фәннәре кандидаты, доцент, ТР иҗтимагый палатасы рәисе, төбәкара хезмәт саклау ассоциациясенең рәисе Фәнил Габдрахманов, профессор Наил Тахиров, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Айдар Гайнетдинов, «Шунга» фонды директоры Мөнир Вәлиев, Самара мәчетенең имам-хатыйбы Иршат хәзрәт Сафин, “HalalGuide”  оешмасы җитәкчесе Айрат Касыймов, Төмән өлкәсе, Олы Акияры авылы мәчете имамы Әмир Балдин, Мордовия Республикасының  Пензятка авылы имамы Наил Халиков, филология фәннәре кандидаты Илһам Фəттахов һ.б. булды.

Секция Ханты-Манси автономияле округы мөфтие, күренекле мөселман эшлеклесе Габделхак хәзрәт Саматовның улы Таһир хәзрәт Саматов тарафыннан дога кылып тәмамланды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*