Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, «Милли шура» рәисе Васил Шәйхразиев Удмуртия Республикасы Башлыгы Александр Бречаловның инаугурация тантанасында катнаша. Шулай ук «Милли шура» рәисе Удмуртиягә сәфәре кысаларында Удмуртия Республикасының татар активы белән дә очрашачак.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, «Милли шура» рәисе Васил Шәйхразиев Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Аппараты хезмәткәрләре белән җыелыш уздырды.
Бүген, 25 август көнне, Татарстан Республикасы Хөкүмәте вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессының “Милли шура” рәисе Васил Шәйхразиев Иркутск шәһәрендә берничә эшлекле очрашуда катнашты.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация эшлекле сәфәр белән Иркутск өлкәсенә барачак. 26 август көнне программа кысаларында, Иркутск өлкәсе татарлары активы белән очрашу узачак. Рәсми делегация составында республика Хөкүмәте вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев та бар.