Бөтендөнья татар конгрессы иҗтимагый оешмасы 2018 елның 19-21 июль көннәрендә Казан шәһәрендә “Милли тормыш һәм дин” IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумын үткәрә.
Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VII Бөтенроссия корылтаенда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев мөгаллимнәргә: “Сез татар җанлы, бирелеп эшли торган укытучыларыбыз. Сезгә укучылар да, әти-әниләр дә, җитәкчеләр дә карап тора. Бүгенге көндә шартлар бар. Әлеге съезда җыелып, борчыган мәсьәләләрне бергә уртага салып сөйләшү бик мөһим. Корылтайда тәҗрибә туплап, алга таба да җиң сызганып эшләргә кирәк”.
Чувашия Республикасының Чебоксар шәһәрендә XVIII Федераль Сабантуе үзды. Бәйрәмдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Чувашия Республикасы башлыгы Михаил Игнатьев, Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев катнашты.