tatruen
Баш бит / Яңалыклар (страница 2788)

Рубрика: Яңалыклар

Шәһәр көнендә Рөстәм Миңнеханов Казанда Һади Такташка һәйкәл ачачак

30 августта, Шәһәр һәм Республика көнендә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татар шигърияте классигы Һади Такташка һәйкәл ачу тантанасында катнашачак. Монументның авторлары - скульпторлар А.В.Балашов, А.М.Миңнуллина һәм архитектор Г.А.Бакулин.

Дәвам »

ВИДЕО: “Татар эшмәкәрлеге һәм иганәчелек” дискуссия мәйданчыгында Комил Сираҗетдиновның чыгышы

“Хәзинә-тур” компаниясе җитәкчесе Комил Сираҗетдинов “Татар эшмәкәрлеге һәм иганәчелек” дискуссия мәйданчыгында чыгыш ясады

Дәвам »

Польша татарлары Крушиняны авылында Сабан туе hәм татар аш-суы фестивале уздырдылар

Польшада Сабан туен беренче тапкыр Җәннәт ханым Богданович hәм аның гаиләсе оештырган иде. Бу зур бәйрәмне үткәрүнең төп максаты – Польшада гомер итүче татар халкын берләштерү, милли традицияләрне башка халыкларга күрсәтү.

Дәвам »

Рөстәм Миңнеханов Иркутск өлкәсе татарлары белән очрашты.

Татарстан Президенты хәбәр иткәнчә, быел Бөтендөнья татар конгрессының VI съездында «Милли шура» төзү турында карар кабул ителде, аның рәисе итеп Татарстан Премьер­-министры урынбасары Васил Шәйхразиев сайлап куелды. 

Дәвам »

Бүген Туфан Миңнуллинның тууына 82 ел

Бүген күренекле татар драматургы, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче, М.Җәлил премиясе, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Туфан Габдулла улы Миңнуллинның тууына 82 ел (25.08.1935 – 2.05.2012).

Дәвам »

Рөстәм Миңнеханов Алма-Ата өлкәсе Акиме Амандык Баталов белән очрашты

Очрашуда шулай ук Талдыкорган шәһәре Акиме Багдат Карасаев, Татарстан Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Бөтендөнья татар конгрессы берлеге Милли шурасы рәисенең беренче урынбасары Ринат Закиров, Татарстан Республикасының Казахстан Республикасындагы тулы вәкаләтле вәкиле Рөстәм Вәлиуллов һ.б. катнашты.

Дәвам »

“Милли Шура” рәисе эшлекле сәфәр белән Иркутск шәһәрендә

Бүген, 25 август көнне, Татарстан Республикасы Хөкүмәте вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессының “Милли шура” рәисе Васил Шәйхразиев Иркутск шәһәрендә берничә эшлекле очрашуда катнашты.

Дәвам »

“Россия мөслимәләре берлеге” рәисе Гәүһәршад исемендәге халыкара премиягә лаек булды

“Россия мөслимәләре берлеге” иҗтимагый оешмасы рәисе Наилә ханым Җиһаншина Иран Ислам Республикасында Гәүһәршад исемендәге халыкара дәрәҗәле премиягә лаек булды.

Дәвам »