tatruen
Баш бит / Яңалыклар (страница 2795)

Рубрика: Яңалыклар

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Бөтендөнья татар конгрессының VI cъездындагы чыгышы

"Татарлар язмышы - безнең кулда. Телебезне, мәдәниятне һәм гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү, халкыбызның  киләчәктәге урыны бары тик бездән тора."

Дәвам »

ВИДЕО: Бөтендөнья татар конгрессының VI съездында Татарстан Республикасы Президенты чыгыш ясады

Президент делегатларны һәм кунакларны сәламләде, татар дөньясына күзәтү ясады. 

Дәвам »

Владимир Путин Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаенда катнашучыларга сәламләү телеграммасы юллады

Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин, Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтае уздырылу сәбәпле, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, делегатлар һәм форум кунаклары исеменә сәламләү телеграммасы юллады.

Дәвам »

Бөтендөнья татар конгрессының VI съездының пленар утырышы башланып китте!

Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин рәислек итә.

Дәвам »

Татар теле укытучысына мөгамәлә Башкортстанга гына кагылышлы түгел, дип саный Илшат Нәсипов.

Мәктәптә элек-электән татар теле укытучысына мөнәсәбәт түбән. М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогика университетының татар филологиясе кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Илшат Нәсипов, Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды кысаларында, "Татар халкының телен, рухи мирасын саклау һәм үстерү платформасы” секция утырышында шулай дип белдерде.

Дәвам »

Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды: “Татар мөһаҗирлеге музее һәм татар халкының портрет галереясе” түгәрәк өстәле

Җыелган делегатлар, кунаклар һәм журналистлар Казанда Татар мөһаҗирлеге музее төзү турында фикер алыштылар.

Дәвам »