8 сентябрьдә Израильнең Ашдод шәһәрендә Сабан туе бәйрәмен оештырганнар.
Дәвам »Рубрика: Яңалыклар
Камал театры Уфа шәһәренә традицион гастрольләргә китте
Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Уфа шәһәренә (Башкортстан Республикасы) традицион гастрольләргә китте. 2017 елның 13-19 сентябрь көннәрендә М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт Академия драма театры һәм Башкортстан Республикасының Дәүләт Академия рус драма театры сәхнәләрендә Камал театры соңгы елларда куелган 10 премьерасын тәкъдим итә.
Дәвам »
Екатеринбург шәһәре “Туган тел” клубына йөрүче татар яшьләре иске имляны өйрәнде
Екатеринбург шәһәре “Туган тел” клубына йөрүче татар яшьләре иске имляны өйрәнде. “Бу безнең 1000 елдан артык булган тарихыбыз, аны кайтарырга кирәк”, – дип сөйләде “Туган тел” клубын оештыручы Салават Сөрмәтов.
Дәвам »
Милли белем һәм тәрбия: алга таба ничек эшләргә?
Милли белем-тәрбия бирү, укытуның сыйфатын күтәрү, укытучыларга методик ярдәм оештыру буенча Клара Булатованың фикер-тәкъдимнәре дә конференциядә катнашучыларда зур кызыксыну уятты.
Дәвам »
Татарстан Президенты Алтай крае татарларының милли-мәдәни автономиясе активы белән очрашты
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алтай краена эш сәфәре кысаларында Барнаулда Алтай крае татарларының милли-мәдәни автономиясе активы белән очрашты. Барнаулның Җәмигъ мәчетендә узган очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, «Милли шура» башлыгы Васил Шәйхразиев, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов һәм Алтай крае Хөкүмәте Рәисе урынбасары Николай Чиняков катнашты.
Дәвам »
«Татарлар Дойчланд» активистлары Магдебургта дөнья мәдәниятләре фестивалендә катнашачак
9 сентябрьдә Саксония-Анхальт федераль җирлеге башкаласында, Магдебургта дөнья мәдәниятләре фестивале узачак. Әлеге чарада Венера Вәгыйзова җитәкчелегендә Германиянең «Татарлар Дойчланд» татар берләшмәсе активистлары да катнашачак.
Дәвам »
Татарстан – Башкортстан! Шигырьгә – шигырь!
6 сентябрьдә Актанышка шигъри десант төште – биредә Татарстанның һәм Башкортстанның яшь шагыйрьләре җыены узды.
Дәвам »
Мәскәүдә Минтимер Шәймиев турындагы китап авторлары белән очрашу узды
Ел саен уздырыла торган Мәскәү халыкара китап күргәзмәсе-ярминкәсе кысаларында Татарстан Республикасының беренче президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев турындагы китап авторлары белән очрашу узды.
Дәвам »
«Халкым минем» тапшыруы — Фестиваль
Самара өлкәсенең Похвистнево районы, Гали авылында уздырылган “Халкым минем” төбәкара иҗат фестивале
Дәвам »
Казанда XIII халыкара мөселман кинофестивале ачылды
Казанның «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында XIII Казан халыкара мөселман кинофестивален быел да традицион рәвештә Россиянең Мөфтиләр шурасы рәисе мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин ачып җибәрде.
Дәвам »