tatruen
Баш бит / Яңалыклар (страница 3129)

Рубрика: Яңалыклар

Пензада татар автономиясе өлкә татарлары каршында узган 2013нче ел буенча имтихан тотты

19 февральдә Татар милли-мәдәни автономиясенең 2013 ел эшчәнлегенә хисап һәм 2014 елга перспектив планнарына багышланган зур җыелыш булып узды.

Дәвам »

Сахалинда Муса Җәлилне искә алалар

25 февральдә Южно-Сахалинск шәһәренең 5 нче санлы мәктәбендә герой шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган чара узачак. Аны фашист концлагерьләренең бала тоткыннарының Сахалиндагы оешмасы, Сахалин өлкәсе эчке эшләр идарәсе каршындагы иҗтимагый совет, “Туган тел” татар милли үзәге, “Сказка” 35 нче санлы балалар бакчасы, Сахалин университеты каршындагы студентлар советы, Южно-Сахалинск шәһәре ветераннары советы, Сахалин өлкә Думасы каршындагы яшьләр парламент үзәге оештыра. Программада: әдәби укулар, ...

Дәвам »

Түбән Кама “Җидегән чишмә“ кичәсендә Азат Зыятдиновны котладылар

80 нче елларда төзелеш эшләре кайнап торган Түбән Камада бер төркем татар зыялылары “Җидегән чишмә” әдәби-музыкаль берләшмә оештырып җибәргән иде.

Дәвам »

Туфан әсәрләре уйнатты да, уйлатты да…

21 февральдә - Халыкара Туган тел көнендә Фатиха Аитова исемендәге татар телендә белем бирүче 12 нче гимназиядә Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның I республика конференциясенең “Драматургия. Театр яктылыкка, нурга илтә!..” номинациясе буенча Сайлап алу туры үткәрелде.

Дәвам »

Ульяновскида герой шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышлап шахмат буенча өлкә беренчелегенә традицион турнир тәмамланды

Өченче тапкыр уздырылучы әлеге турнир герой шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланганлыктан, бәйге аның шигырьләре һәм хәрби тематикага язылган җырлар белән башланып китте

Дәвам »

Румыния татарлары Казанга тартыла

Татарлар бүгенге Румыния җирләрендә XIII йөзләрдә, монгол яулары чорында ук яши башлый. Гәрчә төрле төрки кабиләләрнең (һуннар, кыпчаклар, бәҗәнәкләр, татарларның) бишенче йөздән башлап, Урта гасырларда ук Дунай кенәзләренең җирләренә үтеп керүе билгеле. Дунай татарларының күбесе – кырым татарларының дәвамчылары. Татарстан Фәннәр академиясе төрле мәмләкәтләрдә гомер итүче кардәшләребез белән элемтәләрне даими барлый һәм ныгыта. «Без Румыниягә Татарстаннан барган беренче рәсми делегация ...

Дәвам »