tatruen
Баш бит / Яңалыклар (страница 3143)

Рубрика: Яңалыклар

V “Һөнәр+” халыкара яшь татар режиссурасы фестивале программасында– тамырларга кире кайту һәм телне саклау турында пьесалар

Казанда 16-22 декабрьдә V “Һөнәр+” халыкара яшь татар режиссурасы фестивале кысаларында үтәчәк режиссура лабораториясе өчен Казан шагыйрьләре Эльвира Һадиева һәм Резидә Гобәева Ирландия, Эстония һәм Россиянең бүгенге көн драматурглары иҗат иткән 4 пьесаны татар теленә тәрҗемә иткән.

Дәвам »

Татар конгрессына Америка кунагы килде

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына Америкадан Казан федераль университетына стажировкага килгән яшь галим Гари Гуадагноло килде. Гари Казанга инде дүртенче мәртәбә килә икән. Аны совет чоры башы тарихы, шул вакыттагы урыс-татар мөнәсәбәтләре, совет милли сәясәте кызыксындыра. Үзе укыган Төньяк Каролина университетында аның фәнни тикшеренүләре шушы яссылыкта ята. 2010 елда Казанга беренче килүендә Гари татар теле өйрәнә башлаган, 2 ай ...

Дәвам »

Җаекта татар фотографы күргәзмәсе эшли

Җаекта (Уральск, Казахстан) казах драма бинасында Казахстан журналистлары берлеге әгъзасы, шәһәрдә һәм аннан читтә дә яхшы билгеле Рәфхәт Халелов күргәзмәсе эшли.

Дәвам »

Туфан Миңнуллин гаиләсе язучы истәлегенә багышланган чираттагы өй кичәсен үткәрде

3 декабрьдә Туфан Миңнуллинның хәләл җефете актриса Нәҗибә Ихсанова һәм кызының гаиләсе өйләрендә танылган язучы истәлегенә багышланган чираттагы кичә үткәрделәр. Бу юлы кичәнең темасы кичә тәмамланган театр коллективларының “Идел йорт” фестиваленә бәйләнгән иде. Билгеле булганча, быелгы XIII фестиваль Туфан Миңнуллинга багышланган иде. Кичә кунаклары да фестивальгә турыдан-туры мөнәсәбәте булган кешеләр: Татарстан мәдәният министрлыгының аппарат җитәкчесе Кадрия Идрисова, фестивальнең координаторы Камил ...

Дәвам »

Пушкино шәһәреннән килгән татарлар: Казанда сулавы да рәхәт!

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында яхшы танышларыбыз, Пушкино шәһәрендә гомер итүче татарларыбыз булып китте. Алар – Пушкино шәһәрендәге «Вазыйфа» татар милли-мәдәни автономия җитәкчесе Хәмдия Рамаева һәм тынгысыз җанлы милләттәшебез Марс Гарипов. Пушкинодан 20 кешелек төркем Казанга якын “Ливадия” шифаханәсенә 10 көнлек ялга килгәннәр. Күбесенчә татарлар, араларында элеккеге хәрби, милләте белән украиналы, Ислам кабул иткән Али хәзрәт Шевченко да бар. ...

Дәвам »