tatruen
Баш бит / Яңалыклар (страница 3174)

Рубрика: Яңалыклар

Татарстан делегациясе Волгоград шәһәрендә

25 августта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Волгоград өлкәсенә килде. Ике көнлек сәфәр кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Волгоград өлкәсе җитәкчелеге белән ссөйләшүләр, кайбер җитештерү мәйданчыклары белән танышу, очрашулар планлаштырыла. Татарстан Президентының әлеге эш сәфәрендә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров та катнаша.

Дәвам »

Арчада Татарстан укытучыларның август киңәшмәсе үтте

22 августта Арчада укытучыларның август киңәшмәсе үтте. Ул “Татарстан Республикасы мәгариф өлкәсендә заманча технологияләр” дигән исем астында үтте. Әлеге чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Рөстәм Миңнеханов республикада татар телен укыту яки укытмау турындагы сөйләшүләргә нокта куярга чакырды, дип яза “Азатлык” радиосы сайты. Президент татар теленә кимсетелгән телгә караган кебек карарга кирәкмәгәнлеген ассызыклаган: “Тел кирәк, тел кирәкми дип куертып утырасы ...

Дәвам »

Дмитрий Хворостовский “Туган тел”не җырлаячак

Ачык һавада уз торган “Казан көзе” III Халыкара опера фестивале 30 август көнне тәмамланачак. Бу көнне сәхнәдә күп кенә атаклы башкаручылар чыгыш ясаячак. Башка елларда аермалы буларак, быел бу фестиваль иртәрәк башланган. Барысына да универсиада сәбәпче. 30 августта исә дөньякүләм танылу алган вокалистлар Альбина Шаһиморатова (сопрано) һәм Дмитрий Хворостовскийның да (баритон) чыгышы көтелә. Кайбер әсәрләрне алар дуэт белән башкалачак. Ә ...

Дәвам »

Венгриядө яшәүче татарлар оешмага берләшергә ниятлиләр

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Венгриядө яшәүче милләттәшебез Рузалия Денисованы кабул итте. Рузалия ханым өчен Татарстан чит төбәк түгел. Ул биредә ландшафт архитекторы буларак үзен таныткан шөхес. Соңгы елларда Рузалия ханым Мәскәүдә һәм күбрәк Венгриядә яши. “Татарстан – минем өчен бик якын. Татар булуым белән дә һәрвакыт горурланам”, – дип сөйләде Рузалия ханым. Быел берничә татарны ...

Дәвам »

Зөлфия Камалова иҗатташлары белән концерт куячак

Җырчы Зөлфия Камалова һәм аның Австралиядәге иҗатташлары – музыкантлар Эндрю Таннер (контрабас, варган), Джастин Маршал (бәрмә инструментлар, перкуссия), Лукас Михайлидис (электрогитара), Энтони Шульц (аккордеон), Эймон Мак Нелисс (труба), 2008 елдан соң беренче тапкыр буларак Россия һәм Европа буйлап концертлар белән чыгарга җыена,дип хәбәр итә “Татар-информ”. Алар Пятигорскида – Россиядә беренче тапкыр уздырылачак “Womad” дип аталган world-music халыкара фестиваленда катнашуны планлаштыра ...

Дәвам »

Бөтендөнья татар конгрессы рәисенең татар халкына МӨРӘҖӘГАТЕ

Кадерле милләттәшләр! Мәгълүм булганча,  шушы  елның 25 мартында “Россия 1” телеканалы һәм Рус  географик җәмгыяте  “Россия 10” мультимедия проект бәйгесен игълан иткәннәр иде. Илдә әлеге проект киң колач ала бара. Анда Россиянең 700 дән артык объекты–табигатьнең иң матур урыннары, танылган архитектуралы, мәдәни вә тарихи һәйкәлләре катнаша. Тавыш бирү 3 этапта үтә. Хәзер бара торган икенче турда 80 объект катнаша. Бу ...

Дәвам »

Шыгырданда II Бөтенроссия ат чабышы узды

11 августта Чувашстан Республикасының Батыр районы Шыгырдан авылы “Кояшлы” аланында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов фатыйхасы белән, Бөтендөнья татар конгрессы кубогына II Бөтенроссия ат чабышы узды. Анда Татарстан, Чувашстан, Башкортстан республикалары, Ульяновск, Самара, Киров өлкәләре һәм РФнең башка төбәкләре чабышкылары ярышты. Ике машина Башкортостан һәм Киров өлкәсе вәкилләренә насыйп булды. Күренекле Казан һәм җирле артистларның концерт программалары һәм спорт ярышлары белән ...

Дәвам »

Разил Вәлиевкә багышланган круиз Казанга килеп җитте

Бүген иртәнге сәгать 9 да Казан Елга портына «Болгарга сәяхәт» круизында катнашучыларны сыендырган “Башкортостан” теплоходы килде. Әлеге мәдәни-агарту программасы кысаларында өч зур елга – Агыйдел, Кама һәм Идел буенча сәяхәт итү көтелә. Әлеге сәяхәт Татарстан һәм Башкортстанны тоташтыручы үзенчәлекле күпер булып тора. Һәр елда сәяхәт билгеле бер шәхескә багышлана, быел исә ул күренекле шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев иҗатына багышланган ...

Дәвам »