tatruen
Баш бит / Яңалыклар (страница 3195)

Рубрика: Яңалыклар

Бөтендөнья татар конгрессы чакырган Универсиада кунаклары Казанга җыела башлады

Бөтендөнья татар конгрессы Универсиада кунакларын каршы ала башлады, БТК чакыруы буенча Латвия, Бөекбритания, Украина, Беларусь, Таҗикстан, Үзбәкстан, Әзербәйҗан, Словакия, Молдова, Австралия, Израиль дәүләтләреннән – 100, Россия регионнарыннан 80 кеше универсиаданың шәрәфле кунаклары буларак киләчәкләр. Алар Универсиаданың ачылу тантанасында катнашачаклар, төрле спорт ярышларын күзәтеп барачаклар. Бүген иртән Латвия делегациясе килде, инде кунакларның зур күпчелеге 5 нче июль көнне көтелә.

Дәвам »

Татар конгрессы вәкиле Әтнә драма театры бәйрәмендә катнашты

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры Мирхәйдәр Фәйзинең “Адашкан күңел” дигән өч пәрдәлек драмасы премьерасын тамашачыга тәкъдим итеп, быелгы профессиональ театр булып эшләгән чорга икенче сезонын япты.  Монда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының информацион-аналитик идарәсенең җитәкчесе Гөлназ Шәйхи катнашты. Аның сүзләренә караганда, “Адашкан күңел” мелодрамасында сурәтләнгән мәхәббәт сызыгы һәм вакыйгалар үстерелеше үзенең тормышчанлыгы белән аерылып тора. Спектакльдә шулай ук ...

Дәвам »

Борбашта мөселман балалары сабантуе узды

Якшәмбе көн 30 нчы июньдә Татарстандагы Балтач районының Борбаш авылында алтынчы тапкыр мөселман балалары сабантуе узды. Оештыручылар билгеләвенчә, Сабантуйда катнашучыларның саны һәм географиясе елдан–ел киңәя бара, бу елда кунаклар арасында Балтач, Арча, Мамадыш, Кукмара районнары белән бергә күрше Киров өлкәсеннән, шулай ук махсус Казаннан кайтучыларны күрергә мөмкин иде. Мондый сабантуйларны үткәрүне башлап җибәргән Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев әйтүенчә, ...

Дәвам »

Бардада Тукайга һәйкәл куелачак

Бүген, 24 июньдә Казаннар Пермь краеның Барда районы үзәгенә күркәм бер бүләк китте. Ул да булса, бөек шагыйребез Габдулла Тукай бюсты. Бу бюст Казанның “Эксперименталь җитештерү заводы»нда бронзадан ясалган. Һәйкәл быел 28 июньдә Барда авылында урнаштырылачак дип ниятләнә. Бу тантаналы рәвештә үтәчәк чарага Барда зыялылары, Татарстан язучылар берлеге вәкилләре чакырылган. Бюст Барданың үзәк мәйданында торачак, нәкъ район хакимияте бинасы каршысында. ...

Дәвам »

БТК БК рәисе Кытайда яшәүче милләттәшләребез белән очрашты

Татар конгрессы бинасында БТК БК рәисе Ринат Закиров Кытай халык республикасының Синьцзян уйгур автоном районындагы Өремче, Чәүчәк шәһәрләрендә яшәүче татарлар белән очрашты. Милләттәшләребез Татарстанга ата-бабаларының туган яклары белән танышу өчен берничә көнлек сәфәр белән килгән. Алар Татарстанның Кукмара районындагы Олыяз һәм Апас районындагы Урта Балтай авылларына барып, нәсел җепләре белән танышканнар. Шулай ук милләттәшләребез Башкортостанның Төмәнәк авылының 320 еллыгы бәйрәмендә ...

Дәвам »

Яшь татарлар югары белемне Татарстанда алырга хыяллана

24 июньнән башлап Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитетында Россия Федерациясе төбәкләре һәм чит илләрдән килүче абитуриентлар белән эш башланып китте. Быел җирле татар оешмалары юлламалары нигезендә Татарстан югары уку йортларына укырга дип 243 кеше килергә ниятләп тора. Булачак абитуриентлар РФ төбәкләре, Казахстан һәм Эстониядән киләчәк. Инде үзенә күрә бер традиция буенча Казан ВУЗларына керергә теләк белдерүчеләрнең күбесе Уфа, Бәләбәй (Башкортостан), ...

Дәвам »

Тубылда чираттагы Искер җыены үтәчәк

2013 елның 7-10 июнендә берничә ел уңышлы уздырылып килүче Искер җыены үтәчәк. Аның кысаларында себер татарлары тарихы һәм мәдәниятына багышланган фәнни-гамәли конференция и тарихи-мәдәни мирас фестивале оештырыла. Елда-ел бу чара популярлаша бара, нәтиҗә буларак катнашучылар һәм кунаклар да күбрәк җыела. Быел  конференция 7 июньдә Тубылда (Төмән өлкәсе) эшләячәк, 8 е көнне барлык җәмәгать Иртыш елгасының текә ярына, Себер ханлыгының борынгы ...

Дәвам »