Күптән түгел Австрия башкаласы Вена шәһәрендә беренче мәртәбә Сабан туе оештырылды. Бәйрәм каланың үзәк паркларының берсе булган “Дунай” бакчасында үтте. Австриядәге Сабан туеның төп оештыручысы – “Мирас” татар җәмгыяте. Бәйрәмдә булганнар әйтүенчә, анда 400 ләп милләттәшебез җыелган булган, алар арасында Татарстаннан килгән кунаклар да бар иде. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров милләттәшләребезне бәйрәм белән котлады, ...
Дәвам »Рубрика: Яңалыклар
“Бәхетле балачак” җиңүчеләре билгеле!
1 июньдә "Казан" милли мәдәният үзәгендә II Бөтенроссия «Бәхетле балачак» балалар иҗаты интернет-бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
Дәвам »
Кукмара “Ак калфагы” “Соңгы кыңгырау” бәйрәменә килде
“Ак калфак” бу бәйрәмдә укучыларга яңалык алып килде: ул район күләмендә беренче тапкыр татар теле буенча иң актив, телне яхшы белгән, олимпиада, конкурс, фәнни конференцияләрдә, иҗади бәйгеләрдә даими рәвештә призлы урыннар яулаган татар кызын Ак калфак белән бүләкләргә дигән карар чыгарды.
Дәвам »
Бүген “Бәхетле балачак” бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнәчәк
Бөтендөнья татар конгрессы үткәргән II Бөтенроссия «Бәхетле балачак» балалар иҗаты интернет-бәйгесендә җиңеп чыккан балалар бүген "Казан" милли мәдәният үзәгенә бүләкләү тантанасына җыелачак.
Дәвам »
“Ак калфак” яшәтә һәм яшәртә
20 май көнне Киров өлкәсе Вятка Аланы шәһәрендә “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының чираттагы утырышы үтте.
Дәвам »
Яшел Үзәндә күчмә утырыш
14 май көнне «Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы янә җыен җыйды.
Дәвам »
“Ак калфак”ның югалмас чагы
IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумыннан алып кайткан тәэсирлэре белән Киров өлкәсе делегатлары бүлешә
Дәвам »
РАФАЭЛЬ ХӘКИМОВ “ТАТАРЛАРНЫҢ КИЛЕП ЧЫГЫШЫ” РОЛИГЫН ТӘКЪДИМ ИТӘЧӘК
31 май көнне Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелек тарихы музеенда “XX гасыр татар тарихы” темасына “Акыл фабрикасы” белем бирү һәм проектлар төзү мәктәбенең лекториясе узачак.
Дәвам »
Әмирали Абляев: “Кырым мөселманнары акыллы гамәлләр ягында!”
Бөтенроссия татар дин әһелләренең Казанда үткән VII форумында һәм Болгар ислам академиясе бинасынының нигез ташы салу чараларында Кырым Республикасы мөфтие Әмирали Абляев та катнашты.
Дәвам »
“Без Тукайлы халык” проектында Камал театры артистлары катнашты
26 майда Бөтендөнья татар конгрессының "Без Тукайлы халык" проекты кысаларында Арча якларына: Габдулла Тукайның туган авылы Кушлавычка һәм Кырлайдагы Тукай музеена иҗади сәяхәт оештырылды.
Дәвам »