14 декабрьдә, Австралиядә җәй башланып киткән көннәрдә Аделаида шәһәрендә татарлар традицион бәйрәмнәренә Сабантуйга җыелачаклар. Гадәттәгечә, сабантуйча – күңелле бәйге-ярышлар, җыр-бию, милли ризыклар, тәм-том, сый-хөрмәт. Бәйрәм кунаклары буларак Көньяк Австралиягә җырчылар Алсу Әбелханова һәм Базарбай Бикчәәнтәев барачаклар, дип хәбәр итә Аделаидадан Диләрә Вәлиева.
Дәвам »Рубрика: Яңалыклар
Татар календаре-2015: ярдәм итеп, алмыйча калмагыз!
“Татар календаре” ай исемнәренең милли аталышын янәдән кулланышка кайтара: Акман, Бушай, Яңарыш, Сабан, Черешмә, Печән, Урак, Ындыр, Билек, Каракөз, Керәү, Кырлач
Дәвам »
Корбан гаетендә ике бәйрәм
Быелгы Корбан гаете Австралия татарлары өчен икеләтә бәйрәм булды. Былтыргы Корбан бәйрәмендә милләттәшләребез күпләп яшәгән Аделаида шәһәрендә гыйбадәтханә ачылды, анда татарча вәгазь тыңланды. Татарстаннан Австралиягә имам булып киткән Булат хәзрәт Ишмөхәммәтов сүзләренчә, узган ел татар мәхәлләсе өчен күңелле вакыйгаларга бай булган. Тулысынча төзекләндерү эшләре тәмамланган, мәхәллә әгъзалары тузан суырткыч, чәй кайнату өчен зур казан алып килгәннәр, сәдака акчасына җыела торган ...
Дәвам »
Димитровградтагы татар мәктәбенә – 10 яшь!
24 октябрьдә Димитровградның татар этно-мәдәни компонентлы мәктәбе үзенең беренче юбилеен бәйрәм итә. Мәктәпнең актлар залына укучылар, укытучылар, ата-аналар һәм кунаклар җыелачак. Тантана өчен махсус бәйрәм программасы әзерләнә.
Дәвам »
Ауропага – татар тәрәзәсе
2014 елның 19 октябрь көнне Польша Республикасының Гданьск шәһәрендә Ауропа Берлеге илләренең татар иҗтимагый оешмалары берләшмәсе “Ауропа татарлары Альянсы”ның киңәйтелгән утырышы булып узды.
Дәвам »
Өлге булырлык татар авылларында…
Язучы, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова, милләттәшләребез чакыруы буенча, ЧувашияРеспубликасының Комсомол районындагы татар авылларында булып кайтты.
Дәвам »
Сургутта татар балалар бакчасы ачыла
Яңа балалар бакчасында барысы да нәниләр өчен көйләнгән.
Дәвам »
Укучыларына гомерен багышлаган укытучы
Заһидә Алим кызы Бекенина укучыларының мәхәббәтен яулаган укытучы
Дәвам »
Монреаль татарлары бәйрәмгә җыелды
Монреаль татарлары соңгы очрашуларында Корбан гаете турында мәгълүмат алды, милли ашлар белән сыйланды, җырлап-биеп күңел ачты, дип сөйләде Азатлыкка Монреаль татарлары җитәкчесе Зилә Миргалиева.
Дәвам »