Чарада беренче тапкыр Г.Исхакыйга багышланган Татарстан милли музее, А.М. Горький әдәби-мемориаль музее, Татарстан милли архивы, Камал театры музее фондларына сакланучы материаллар күрсәтеләчәк.
Дәвам »Рубрика: Яңалыклар
Быел “Art-Мәдхия” Болгарда гает көнне “Түгәрәк уен” кысаларында узачак
Алты ел дәвамында Урмайда оештырылып килгән "Art-Мәдхия" мөнәҗәтләр, бәетләр һәм нәшитләр башкару фестивале быел Болгарда "Түгәрәк уен" чарасы кысаларында узачак. Анда быел татарлар гына катнашачак.
Дәвам »
Татарстан Республикасы Милли музеенда Гаяз Исхакига багышланган электрон экспозицияне тәкъдим итү була
Ул «Аяз-Тахир Төркестан Идел Урал» фонды тырышлыгы белән оештырылган.
Дәвам »
Төркиядә яшәгән танылган милләттәшебез Синан Отрав вафат
4 июльдә танылган милләттәшебез Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясенең Төркиядәге вәкиле Синан Отрав вафат булды. Ул һәрвакыт Бөтендөнья татар конгрессы, Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе белән даими элемтәдә торды. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты исеменнән Синан Отрав гаиләсенә, якыннарына кайгы уртаклашу хаты җибәрелде: – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциация Төркиядә яшәгән милләттәшебез Синан әфәнде ...
Дәвам »
Татарстан авылларында урам бәйрәмнәре үткәрү гадәте кереп бара
Татарстанның Мөслим районы Олы Чакмак авылы кешеләре яшьләр урамында “Урам бәйрәме”нә җыелышты. Шушы урамда яшәүче Фәнил һәм Гөлнар Садриевлар өченче елын инде бу бәйрәмне оештырып үткәрәләр. Ә район мәдәният йорты үзешчәннәре һәр ел саен концертны алып барырга булышалар.
Дәвам »Ике як та бүләкләр алышты, киләчәктә дә аралашып яшик дип куллар кысышты.
Дәвам »
“Бер күрешер өчен килдек без…”
Без татар милләтенә генә хас булган борынгы йолаларыбызны югалтырга тиеш түгелбез.
Дәвам »
Эх, җиләкле җәйләрнең оныта алмабыз ямен…
Җәйнең кыл уртасы, җиләк чоры, җәмәгать. Кемне генә очратсаң да, сүз гел шул җиләк турында. “Ак калфак” татар хатын-кызларының район оешмасы җитәкчесе Эльвира Галиеваның да районда “Җиләк бәйрәме” үткәрү хакында тәкъдимен район башлыгы Марсель Шәйдуллин шундук күтәреп ала, алай гына да түгел, бәйрәмне чиләк тулы җиләкләр белән үткәрү мөмкинлеге дә тудыра. Шулай итеп, узган шимбәдә берничә автобусларда “Ак калфак”, хатын-кызлар, ...
Дәвам »
Ижау балалар бакчасында Сабантуй күңелле узды
Җәйге иң матур бәйрәмнәренең берсе 8 июль иртәсе – Сабантуе гөрләп авыл-шәһәрләрдә узганнан соң Удмуртиядә милли бәйрәмебезгә ноктаны Ижаудагы 116 санлы балалар бакчасы куйды. Биредә ике дистә елдан артык татар һәм катнаш гаиләләрдән сабыйларны туган телебезгә өйрәтәләр, милли йолаларыбызга нигезләнеп тәрбиялиләр, төрле чаралар әзерлиләр. Ике дистә ел дәвамында биредә татар теле белгече Рәсилә Гатауллина балаларга милли рух сеңдерә. Һәр бәйрәмне ...
Дәвам »
Долгопрудный “Дуслыгы”
Мәскәү өлкәсенең Долгопрудный шәһәр округында татар мәдәнияте һәм сәнгате үзәгендә социаль әһәмияткә ия «Дуслык» проектын гамәлгә ашыру дәвам итә. Проектның рәсми атамасы: «Тынычлыкка, төрле милләт һәм дин вәкилләре арасында татулык урнаштыру чарасы буларак «Дуслык» сәнгать-этнография экспозициясен оештыру». Әлеге проектны гамәлгә ашырганда Россия Федерациясе Президенты боерыгы нигезендә дәүләт ярдәме чаралары (грант) файдаланыла. Бу проект «Татар мәдәнияте һәм сәнгате үзәге»нең күргәзмә залында, ...
Дәвам »