Хабаровск шәһәрендә "Хәбәр" татар милли-мәдәни автономиясе "Толерантлык кичәсе" дигән чара үткәрәчәк.
Дәвам »Рубрика: Яңалыклар
Мәскәүдә ана телен һәм татар тарихын укыту мәсьәләре турында сөйләшәчәкләр
Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллегендә "Татар халкының милли-мәдәни йөзен саклауның актуаль мәсьәләре" дигән конференция үтәчәк.
Дәвам »
Татарстан мөфтие Төркиядәге татарлар белән очрашты
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге Диния нәзарәте делегациясе, Төркия Республикасының Искешәһәрендә булып, Татар мәдәнияте үзәгендә татарлар белән очрашты.
Дәвам »
Татарстан вәкиле Финляндия татарлар җәмгыяте вәкилләре белән очрашты
Очрашуда Атик Али белән Рамиль хазрәт Беляев татар диаспорасы яңалыклары белән уртаклашты, Финляндия татарларының дин, тел һәм мәдәниятне саклаулары турында сөйләделәр.
Дәвам »
Барнаулдагы татар мәдәнияте үзәге өй туен бәйрәм итте
6 декабрьдә Барнаул шәһәренең «Сибэнергомаш» мәдәният йортында “Дулкын” татар мәдәнияте үзәге өй туен бәйрәм итте. Презентациягә Алтай крае, Барнаул шәһәре, Октябрь районы хакимиятләре вәкилләре, милли-мәдәни оешмалар җитәкчеләре килде. “Дулкын” татар мәдәнияте үзәге 2002 елда ук ачылган булса да, әлегә кадәр аның бүлмәсе юк иде. Өй туена татарлар халкыбыз гадәте буенча өмә җыеп әзерләнделәр: агарттылар-буядылар, өйләрдән өстәл-урындыклар алып килделәр, диварларга плакатлар ...
Дәвам »
Уфадагы татар гимназиясе иң яхшылар исемлегенә керде
Санкт-Петербург шәһәрендә "Киләчәк мәктәбе: Россия мәктәпләрененең проблемалары һәм үсеш перспективалары" исемле Россиякүләм мәгариф форумына нәтиҗәләре игълан ителде.
Дәвам »
Барселонада татар музыкасы яңгыраячак
12 декабрьдә Барселонаның Auditori de Barcelona концерт залында татар композиторлары әсәрләреннән тупланган "Татар музыка җәүһәрләре" исемле концерт узачак. Бу турыда Казан мэриясе сайты хәбәр итә.
Дәвам »
“Сәрдәрия” ансамбленең ике бишлесе
Ансамбльгә 55 ел тулуны билгеләү тантанасы авылның милли-мәдәни комплексында үтәчәк.
Дәвам »
Милли музейда Нәҗибә Ихсанова үз мәхәббәт тарихын сөйләячәк
Әлеге чара Татар әдәбияты тарихы музее оештырып килгән "Әдип һәм аның Музасы" очрашулар циклы кысаларында үткәрелә.
Дәвам »
“Халкым минем” газетасы укучылары белән очраша
11 декабрь көнне Тукай исемендәге педагогия көллиятендә “Халкым минем” газетасы белән очрашу узды.
Дәвам »