Бүген, 3 март көнне, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Зиннур улы Закиров Свердловск өлкәсеннән килгән делегация белән очрашты. Делегация составында өлкәнең җитәкчеләре, мәгариф хезмәткәрләре бар иде. Алар үзләренең алга таба куйган бурыч – максатлары, проблемалары белән бүлештеләр. Өлкәдә яшәүче халыкның тормыш–көнкүреше, татар теленең торышы, татар халкының яшәешенә, мәдәният, медицина мәсьәләләренә тукталыдылар. “Безнең иң төп бурыч – телебезне югалтмау, ...
Дәвам »Рубрика: Яңалыклар
Свердлау өлкәсендә татар ризыклары бәйрәме үтә
Фестиваль өлкәнең өч шәһәре: Екатеринбург, Красноуфимск, Түбән Тагилда кышның соңгы көнендә ачылды
Дәвам »
Кайгынамә
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бюро әгъзасы Ульяновск өлкәсе, татар төбәк милли мәдәни мөхтәрияты рәисе Рәмис Фәрук улы Сафинның әтисе Фәрук аганың вафат булуы сәбәпле мәрхүмнең гаиләсе һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклаша.
Дәвам »
Яшел Үзәндә XII нче төбәкара фәнни–гамәли укулар.
"Тел гыйлеме һәм әхлакый эстетик кыйммәтләр формалаштыруда гуманистик традицияләрнең әһәмияте" исемендәге яшүсмерләрнең Каюм Насыйри исемендәге XII нче төбәкара фәнни–гамәли укулары
Дәвам »
Җиңүчеләрне котлыйбыз!
Февральнең соңгы көннәрендә татар дөньясы тормыш-көнкүрешен яктыртучы журналистларны һәм массакүләм мәгълүмат чараларын бүләкләү тантанасы булды. «Татар рухы һәм каләм» IV Бөтенроссия бәйгесендә җиңүчеләр хөрмәтенә «Казан» милли-мәдәни үзәгендә җырлы-биюле, мул табынлы бәйрәм чарасы оештырылган иде. Бәйге Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты тарафыннан менә инде дүртенче ел рәттән оештырыла. Былтыр исә ул «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелә ...
Дәвам »
2 мартта Казанның “Ярдәм” мәчетендә “Хәләл-мәҗлес” фестивале узачак
Бәйрәмнәрне Ислам кануннарына каршы килмәслек итеп уздыручы оешмалар, хәләл аш–су әзерләүчеләр, милли һәм дини, шул ук вакытта, европа стилендә зал бизәүчеләр, фото һәм видеога төшерүчеләр, бәйрәмгә матур итеп яулык ябу хезмәте, кына белән бизәк төшерүче һәм башка оешмалар Фестивальдә катнашып кына калмый, үзләренең киңәшләре, тәҗрибәләре белән дә уртаклашачак.
Дәвам »
Владимирдагы татар автономиясенә 15 яшь тула
2014 елның мартында Владимир өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе үзенең 15 еллыгын бәйрәм итә.
Дәвам »
Бөтендөнья татар конгрессының Украина Кырым автоном республикасындагы вәзгыятькә карата БЕЛДЕРҮЕ
Киң татар җәмәгатьчелеге Кырым автоном республикасында туган вәзгыятьне зур борчылу белән күзәтеп бара. Соңгы көннәрдәге вакыйгалар фаҗигале төсмер ала
Дәвам »
Сургутта татар мәдәнияте кичәсе үтәчәк
27 февральдә Сургутның А.С.Пушкин исемендәге үзәк китапханәсендә татар мәдәнияте кичәсе үтәчәк.
Дәвам »
Уфада Туфан Миңнуллин турында фильм күрсәтеләчәк
28 февральдә Башкортстан кинематографистлары берлегенең 20 еллыгы бәйрәм итү кысаларында Уфаның “Родина” кинотеатрында Татарстан кинематографистларының иҗади кичәсе үтәчәк. Анда Илдар Матуров төшергән «Туфан есть Туфан» документаль фильм күрсәтеләчәк. Бу кинотасма танылган татар драматургы, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык язучысы Туфан Миңнуллин тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйли. Шулай ук иҗади очрашуда Б.Баишевның Рейхстагка Җиңү байрагы кадаган милләттәшебез турындагы «Монумент на Поклонной горе» фильмы һәм Ф.Дәүләтшинның «Рудольф Нуреев. ...
Дәвам »