20 июльдә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Бурятия Республикасы татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты. Очрашу Улан-Удэ шәһәрендә күптән түгел ачылган Бурятия Халыклар дуслыгы йортында уздырылды.
Очрашуда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров та катнашты.