tatruen
Баш бит / Әңгәмә / Австралиядән – Казанга!
Австралиядән – Казанга!

Австралиядән – Казанга!

2009 елның декабре… Казанда кар яуса да, бик тә җылы яктан килгән кунаклар аның урамнарып гизеп йөри. Алар – Татарстанда һәм Австралиядә яшәүче татарларга яхшы мәгълүм булган Ирек Гариф һәм Аделаидада яшәүче татар рәссамы Әнәс Юлдабай.

Инде алты ай Австралиянең Аделаида шәһәрендә музей эшләп килә. Анда килүчеләрне татар тарихы, мәдәнияте, көнкүреше белән нәкъ менә Әнәс әфәнде рәсемнәре таныштыра. Мәхмүт Кашгарый, Шиһабетдин Мәрҗәни, имам Шамил, Габдулла һәм Мөхлисә Буби, Исмәгыйл Гаспралы, аның хатыны Зөһрә Акчурина-Гаспралы, Морат Рәмзи, Халиди, Габдулла Тукай турында беренче мәгълүмат та Әнәс әфәнде рәсемнәреннән туплана.

Әнәс әфәнденең язмышы бик тә кызыклы. Ул Кытайда Колҗа шәһәрендә туып үскән. Унике яшендә “культура революциясе» дулкыны аларның гаиләсен Алматага китеп төпләнергә мәҗбүр итә. Кытайда – Өремчи шәһәрендә бүгенге көндә дә әнисенең олы апасы балалары яши. Алар укымышлы, белемле кешеләр, университетта профессор, доцент булып эшлиләр икән. Иң якын туганнары – Алматада яшиләр. Әнисе – Гайшә апаны, 86 яшендә булса да, дини мәҗлесләргә бик теләп чакыралар, чөнки ул Корьәнне матур укучы булып санала икән. Энесе, сеңлесе гаиләләре белән шулай ук Алматада гомер кичерәләр.

– Австралиягә нинди язмыш җилләре илтеп ташлады соң сезне? Бигрәк ерак җир…

– 1989 елда без әнием белән Өремчигә барган идек, анда бер австралияле ханым белән таныштым, ул мине үз иленә кунакка чакырды. Австралиягә 1990 елда килүемдә өйләнештек, шулай итеп шунда яшәп калдым. Ул вакытта миңа 42 яшь иде.

– Икенче төрле ил, инде кырыктан узган кешегә авыр булмадымы?

– Авыр булды. Инглизчә сөйләшми идем, телне шунда өйрәндем. Инглизчә – дәүләт теле бит, белмәсәң бар эш өчен дә кыен. Үзем кичләрен өйрәндем. Язмыш мине гел сынады, мин бирешмәдем. Алматага 1960 елны килгәндә унике яшемдә идем, башкалардан калышмас өчен спорт белән шөгыльләндем, 5-6 ел Казахстанның акробатика буенча җыелма командасы өчен чыгыш ясадым. 1966 елда Алматаның сәнгать училищесына укырга кердем, 1973 аны тәмамладым, 17 ел рәссам, биналарның эчке һәм тышкы бизәлеше дизайнеры булып эшләдем. Ләкин Австралиягә килгәч бу һөнәрем анда кирәксез булуын бик тиз аңладым. Австралидә инженерларга, геологларга ихтыяҗ бар, рәссамнары үзләренеке дә җитәрлек. Шулай булгач, бик авыр туры килде. Табигатенә дә күнегергә җиңел булмады. Әкрен-әкрен өйрәнеп киттем.

– Ниндирәк эш таптыгыз инде үзегезгә?

– Австралиядә яшәү масрафлы. Торак өчен, көндәлек яшәүгә шактый акча китә. Алматада әнием, туганнарым калды, 90 еллар анда тормыш авыр, аларга да ярдәм итәргә кирәк иде. Миңа эретеп ябыштыручы эшенә өйрәнү өчен курсларга керергә киңәш иттеләр. Биш атна укып чыкканнан соң эшкә дә алдылар. Ул вакыт телне яхшы белмәсәм дә, нәрсә күрсәтәләр, аны тиз генә истә калдыра идем. Рәссам булгач, күз хәтере яхшы бит. Шуның белән эшләп киттем. Эшләдем, авырлыкларга чыдадым.

– Балаларыгыз бармы, алар язмышы да үзгәргәндер?

– Улым Альтаир да Аделаидада яши. 1995 елны аны да алып килдем Австралиягә. Ике ел колледжта укып, университетка керде, укыды, хәзер банкта менеджер булып эшли. Эше бик яхшы. Улыма 32 яшь, әмма әле өйләнмәгән.

– Улыгыз татарча сөйләшәме?

– Аңлый, сөйләшә, бик үк яхшы белмәсә дә. Әнисе – казакъ хатыны иде, аның белән гел русча сөйләшкәнгә күрә татарчаны яхшы белми. Алматадагы казакълар ул вакытта кубрәк русча сөйләшәләр иде.

– Алматага баргалыйсызмы?

– Еш барып булмый. Әнием бит анда, кайтып торырга тырышам. Былтыр бардым, 2005 елда да булдым.

– Сезнең рәсемнәрегез Аделаидадагы музейда урын алган, димәк, башка төрле һөнәр үзләштереп эшләсәгез дә, рәсемне онытып бетермәгәнсез?

– Австралиягә бераз ияләшкәч яңадан рәсем ясауны искә төшердем. Күбрәк табигатьне ясый идем. Эш авыр булса да, ял көннәрен Аделаиданың читенә чыгып  рәсем ясауга багышладым. Ә 2005 елда авыр эштән билемне авырту алган иде. Ике ай эшләмичә тордым, ул вакытны да рәсем ясауга бирдем. 2003 елның башында Ирек белән таныштык. Ул миңа Казанның 1000 еллыгына рәсем яса әле диде. Күңел күтәрелде. Кулымнан килгәнчә эшләргә тырыштым.

– Рәсемнәрегезне күргәзмәләрдә дә күрсәтәсезме?

– Әйе.

– Сатып алучылар да бармы?

– Бар.

– Нәрсә кызыксындыра соң сатып алучыларны?

– Австралиянең табигате төшерелгән рәсемнәр. Казахстан күренешләре. Алар бик экзотик булып күренә Австралиядәге кешеләргә. Портретларга да заказлар бирәләр.

– Казанга килгәнегез бар идеме элегрәк?

– Беренче мәртәбә килүем.

– Ошаттыгызмы Казанны?

– Тимер юл белән килдек. Казан күренешләрен күрүгә йөрәгем сикереп китте. Шундый матур, шундый күркәм шәһәр. Үзебезнең халык күп булуын күреп шатландым. Яшь балалар татар телендә сөйләве куандырды. Күңел күтәрелеп китте…

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*