tatruen
Баш бит / Әңгәмә / Айрат Ибраһимов: “Нигә соң Сезгә генә кирәк бу ана теле һәм милли мәдәният мәсьәләләре дип әйтүчеләр дә булды”
Айрат Ибраһимов: “Нигә соң Сезгә генә кирәк бу ана теле һәм милли мәдәният мәсьәләләре дип әйтүчеләр дә булды”

Айрат Ибраһимов: “Нигә соң Сезгә генә кирәк бу ана теле һәм милли мәдәният мәсьәләләре дип әйтүчеләр дә булды”

– Айрат абый, туган якларың, нәселең турында беркадәр мәгълүмәт биреп китсәң иде.

– Гүзәл табигатьле Башкортстанда дөньяга аваз салырга насыйп булган. Бәләбәй районының Мәтәүбаш авылында. Риваятьләр буенча, борынгы болгар бабаларыбыз чукындырудан качып агылганнар бу якларга. Болай безне ТИПТӘР диләр. Башкорт җиренә килеп, ДӘФТӘРГӘ язылганны аңлата бу сүз. Ә язылмаганнар “баубил” – урыс әдәбиятында “бобыль” – буйдак төшенчәсендә кулланыла торган сүз.

– Болары тарихи яктан… Нәселегезгә килик әле.

– Электән үк Ибраһим бабайның атасы Ильяс булганын белә идем. Шулай ук Ильяс бабайның Әюп, Әдһәм исемле уллары да булганы  мәгълүм. Ә тирәнгәрәк керү турында уйлаган да юк иде… Тик менә ике-өч ел элек үземнең дә “морзалар нәселеннән” булуымны күрсәтүче шәҗәрә белән танышырга туры килде. Аны Әюп углы – Юныс бабайның оныгы Зөфәр (Якупович) исемле туганыбыз ясаткан. Тик менә моңа шикләнеп карарга да нигезләр юк түгел. Зөфәр туган Уфаларда күренекле малтабар. Нәкъ ул архивларда эшләүче кеше табып үзенең морза нәселеннән булуын исбат иттерә алгандыр, дип уйлыйм үземчә. Димәк, мин дә морза??? Хәер, монысы минем өчен бернинди әһәмияткә дә ия түгел. Морзамы  син, граф-алпавыт-кенәзме – иң мөһиме КЕШЕ бул!

– Ә үзегезнең дә морза нәселен дәвам иттерүче улыгыз юкмы соң?

– Юк шу-ул. Төрле сәбәпләр аркасында бер генә кыз белән канәгатьләнергә туры килде. Шөкер, кызыбыз Ләйлә әти-әниләрен уздырды.

– Айрат абый, сезнең, армиядән соң, күп еллар шоферлар укытучысы булып эшләгәнегезне ишетеп беләм. Ә ничек журналист булып киттегез?

– Очраклы рәвештә генә дияргә була. Үз фикерләреңне башкаларга да җиткерү ихтыяҗы аркасында. Мәсәлән, 1983-елда “Казан утлары”нда татар прозасы турында бәхәс бара иде. Татар әдәбияты белән танышып баручы буларак, үз фикерләремне белән дә бүлештем шунда. Журналның 9-санында минем дә күләмле генә язма чыгуы дәртләндереп җибәргәндер инде: Нурихан ага Фаттахның “Әтил суы ака торур”, “Кубрат хан”, “Сызгыра толрган уклар” кебек тарихи романнары турында да үз фикерләрем белән бүлешү ихтыяҗы телемне кычыттыргандыр. Гамил Афзалның “Офыкларга карап” дигән китабы һәм Рәшит Әхмәтҗановның “Бишташ” поэмасы да берваз “кулымнымы, телемнеме кычыттыргандыр” инде.

– Болары журналистика түгел – әдәбият тирәсе бит әле. Ә мин журналист булып китүегез турында сораган идем.

– Әйе, син хаклы. Мин бит ничек кулга каләм алу турында гына. Ә инде Ульян өлкәсе матбугатында исә гомум юл хәрәкәте кагыйдәләрен ихтирам итү, табигый байлыкларга кешечәрәк мөнәсәбәт кирәклеге кебек темаларга гына язмалар чыга килде. Кешенең үз бишеген пычратуына, тәртипсезлегенә эч пошканга гына болары. Ә инде аз гына сүз иреге ачылгач – җепшеклек еллары башында милли ихтыяҗлар турында да язгаларга мөмкинлек табылды. Беренче иң мөһим язмам “Слово о родном языке” дип аталган иде. Аны КПСС обкомы хезмәткәре Георгий Обушинский ярдәмендә генә чыгарып булды. Китте шулай язгалаштыргалаулар…

– Шул – “…галаштыргалау” гына дигәнең чын журналистика түгел бит әле.

– Әйе шул – беренче тәҗрибәләр генә. Ә чынлыкта минем журналист булып китүемнең төп сәбәбе дип “Туган тел” оешмасының ике иң мөһим гозер-таләбен тормышка ашыруга омтылыш, дип саныйм үземчә.

– Моны ачыклабрак китсәк иде.

– “Туган тел” үзенең ике иң зур җиңүе – уңышы дип “Чишмә” исемле җирле телевизион тапшыру һәм “Өмет” исемле гәзит ачуны саный ала. КПСС обкомының Идеология бүлеге секретаре Валентина Баскакова Мәскәүдә җирле телевизион тапшыру һәм өлкә гәзите чыгаруга рөхсәт алып кайткан иде. “Чишмә” тапшыруы февральдә үк ачылырга тиеш булса да – һаман юк, ачылмый. ГТРК башлыгы Юрий Гражданцевка барырга туры килде. Бердән-бер сылтау – “Белгечләр юк” икәнлеген белгәч, “Әйдәгез, мәйтәм, үзебез ачып җибәрик, күктән манный боткасы көтеп ятып ачка үлгәнче, сохари ашап булса да исән калу хәерлерәк бит”, дидем. Ул үзенең урынбасары Романовка, анысы Римма Шепельковага җибәрде. Римма ханым сценарий язып китетергә кушты. Һәм 1989-елның 17 апрелендә Сембер татарлары беренче мәртәбә татарча телетапшыру карадылар. Белгеч килгәнче, 3 ай буе шул тапшыруларны алып бардым. Белгеч, дигәне дә әле студент кына егет Рамис Сафин иде. Аны да өйрәтергә, шәһәрдәге вәзгыять белән таныштырырга һәр яклап ярдәм итәргә туры килде. Ә инде 1989-елның декабрендә “Өмет” гәзите ачылгач, анда чынлап та эшләргә насыйп булды, журналистика дигәне белән якыннанрак танышу мөмкинлеге ачылды һәм Русиянең Журналистлары берлеге әгъзасы итеп тә кабул иттеләр. Менә шул. Ә соңрак, пенсиягә киткәч, синең кулың астында “Татар-информ” мәгълүмәт агентлыгының Идел буе төбәкләре буенча махсус хәбәрчесе булып эшләвемне үзең дә беләсең инде… Шунысын гына өстәп әйтеп узыйм: “Чишмә” тапшыруын да, “Өмет” гәзитен дә без “Туган тел” оешмасының балалары, дип саныйбыз.

– Ә “Туган тел” үзе ничек барлыкка килде соң?

– Җепшеклек еллары иде бит. Горбачев демократия ача башлады, димәк, милли ихтыяҗларга да кулайрак караш туды. Шуннан чыгып, төрле инстанцияләргә шәхси хат-мөрәҗәгатьләр язабыз. Ләкин җавапка гадәти отпискалар килә яки КПСС Обкомында Чит илләр кунаклары белән бәйләнеш тотучы вазифалы Георгий Викторович Обушинскийга чакыралар. Минем белән бәхәсләшеп утырулар аны туйдырды, күрәсең: “Нигә соң Сезгә генә кирәк бу ана теле һәм милли мәдәният мәсьәләләре? Коллектив кебегрәк берничә кеше исеменнән язсагыз, гозерләрегезгә җитдирәк караш та булыр иде”, – ди. Нәтиҗәдә Чкалов исемендәге Культура йортында 9 кеше җыелып, үзебезне “Туган тел” оешмасы дип игълан иттек. Оешманың Уставын һәм Программасын мин әзерләп алып килгәнгәме инде, мине аның рәисе итеп тә сайладылар. Менә шундый “карьера” ясадым да куйдым. Үз башыма.

– Нигә алай ук … “үз башыма”… Әллә җәберләүләр дә булдымы?

– Эш анда гына түгел – бөтен шәхси мәнфәгатьләрне ташлап, шул “Туган тел” эшләре артыннан чабуны гына әйтүем. Әлбәттә инде, компетентлы иптәшләр карамагында минем “досьем”ның бик калын икәнлеген чамаларга да сәбәпләр аз булмады.  Хәер, монысы инде рәис вазифасыннан гына түгел – күбрәк шәхси характердандыр…

– Читкәрәк киттек бугай. “Туган тел”гә кайтыйк әле.

– Игълан итүен иттек тә бит… нинди дә булса рәсми статус кирәк ич. Шөкер, Дмитрий Сергеевич Лихачев оештырган “Мәдәният фонды”ның Ульян филиалы да бар иде. – аның канаты астына сыендык. Эш башлап җибәрү өчен. Тамара Леонидовна Ильясова – татарга кияүгә чыккан урыс кызы,  бик тә кешелекле зат – фонд канатын астына сыендырды. Ә соңрак инде, тәпиләп киткәч, 14-июльдә “Туган тел” үзен аерым оешма дип игълан итте. Шуннан соң “Социалистик Татарстан” гәзитенең 1988-елгы 8-август санында “Туган тел” дигән язма чыкты. Нәтиҗәдә Самар, Оренбур, Свердлау, Чиләбе, Әстерхан, Мәскәү, Тольятти, Пенза кебек байтак өлкәләрдә туган милли оешмалар шундый ук исем алдылар. Хәтта Үзбәкстанның Өргәнеч каласынннан да үзләренең шундый исемле берлек оештырулары турында хат килде.

– Ә конкрет гамәлләрегез булдымы соң, әллә сүз генәме?

– Әлбәттә инде, теркәлү өчен генә дә эш күрсәтү кирәк иде бит. Шундый шарт куйдылар. “Туган тел”нең беренче адымнары мөселман зиратларын тазартуны оештыру, ана теленең мөһимлеге турында листовка-плакатлар чыгарып тарату, көзгә кадәр 55-нче һәм 28-нче мәктәпләрдә аерым татар сыйныфлары ачу, башка мәктәпләрдә дә ана теле буенча факультативлар оештыру тырышлыклары. Ләкин рәсми теркәлү өчен хакимият игътибарын да җәлеп итәрдәй зур чара кирәк иде. Һәм 1989-елның 6-гыйнварында узган “Нардуган” бәйрәме бик тә олуг өлкәкүләм чара булып чыкты. Хәтта КПСС обкомының беренче секретаре Самсоновның “Учитесь у татар!” дигән сүз дә ычкындырганын җиткерделәр. Чынлап та бу “Нардуган” бәйрәме зур тәэсирле булды. Анда “Социалистик Татарстан” гәзитеннән Фәния Хуҗәхмәтова, Татарстан телевидениесеннән Риман Гыйлемханов һәм язучы мәрхүм Рәшит Ягъфаров килгән иделәр. Риманның “Нардуган” бәйрәменнән репортажын Казан телевидениесе хәтта 2 мәртәбә күрсәтте, диделәр. Икенчесен без дә карадык: Татар Иҗтимагый үзәгенең Оештыру корылтаена Ульяннан 4 кеше делегат булып барган идек. Әйтергә кирәк, башка шәһәрләрдән юк иде – без генә. Менә шулай… мактанып алдым…

– Ә “Азатлык” радиосына ничек тап булдыгыз? Анда эшләргә теләсә нинди очраклы кешене чакырмыйлар, дип беләм, үземчә…

– Очраштырды инде ничектер шулай… “Туган тел”нең 1994-ел февралендә узган чираттагы конференциясенә Казаннан 7-8 кеше килгән иде. Барысы да күренекле милләтпәрварлар. Арада “Азатлык” радиосының директоры урынбасары Кәрим Камал да бар иде. Шунда танышып калдык. Март ахырында, бугай, ул телефон аша шалтыратып, миннән 3 минутлык хәбәр әзерләүне сорады. Бер сәгатьтән әзер булыр, дидем. Нәкъ 3 минутлык булсын, дип кыскарткаладым инде. Телефон аша текстымны укып чыккач, ул көлеп үк җибәрде: “Бер секундың җитми бит, 2 минут та 59 секунд кына, ди. Күбрәк тә мөмкин икән. Китте шулай – атнасына икешәр мәртәбә шалтырата килде. Хәзер картайдым инде – атнасына бер тапшыру да кыен бирелә. Шулай да хезмәттәшлек итәргә тырышам, чөнки кемгәдер картлык көнендә дә кирәк икәнлегеңне тою – үзе үк олуг бүләк бит ул, ди саныйм.

– Тукаебыз 20нче йөз башында ук “Милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы? – дип пошынуын белдергән. Сезнеңчә бүгенге хәлләребез ниндирәк?

– Тукай заманнарындагы вәзгыять турында хыялланулар да мөмкин түгелдер, минемчә. Тукай чорларыннан соң ниләр генә күрсәтмәделәр инде кол хәленә төшерелгән халыкларга?! Октябрь инкыйлабына кадәр татарда ҮЗИДАРӘ төшенчәләре дә бар иде бит әле: үзенең уку системасы, милли мәнфәгатьләрне Думаларда яуларга сәләтле депутатларыбыз, гасырлар буе хезмәт иткән үз әлифбабыз, милли үзаң…

Аннан соң нинди генә афәтләр кичермәде татар?! Гражданнар сугышында кырылу, үзара сәнәк сугышлары, коллективлаштыру сылтавы белән талаулар, зоналарда черетү, Икенче бөтендөнья сугышында татарның җелеген суырып алу.

Ирексездән, 1990-елда “Социалистик Татартсан” гәзитендә чыккан бер язма искә төшә. Канаш стансасында 2 поезд очраша: Казан ягына урыс язучылары бара, Мәскәү ягына – татар язучылары. Үзара танышлар икән. Менә ниндирәк әңгәмә булып алган.

– Сез кая барасыз?

– Без фронтка, илне сакларга. Ә сез?

– Безне партия кушуы буенча тылга җибәрделәр, халыкны мобилизацияләү өчен.

Ничек халыкны мобилизацияләгәннәрдер инде – безгә караңгы. Ә татар язучыларың байтагы кире кайта алмый: гомум Ватан өчен 40ка якын язучыларыбыз башларын салалар.

Ә сугыштан соң ни күрде татар мәгърифәте, мәдәнияты?

1959 елда мәктәпләрдә урысча укытуга күчерү.

60-нчы елларда “колхозларны эреләтү” кампаниясе аркасында чәчәк атып яшәгән татар авылларын череп таркалган урыс авылларына буйсындырып талау.

Бу шаукымның икенче сериясе булган “муниципализация” дигәне моңа кадәр дә исән калган авылларның тамырларын корытуга юнәлтелгән булып чыкты.

“Оптимизация” дигәне шулай таланган татар авылларының балаларын урыс авыллары мәктәпләренә укырга йөртү максатыннан гына уйлап чыгарылды.

Ә хәзер яңа афәт – 309нчы канун. Имеш, мәктәп программасыннан “региональ компонент” дигән өлешен юкка чыгарырга. Урыс булмаган балалар ана телләреннән мәхрүм ителергә тиеш. Берьюлы Воронеж яки Чиләбе өлкәсе патриотлары да була алмый: барчасы да Мәскәүне генә өзелеп сөяргә тиеш. Төбәкләр балалары үз төбәгенең тарихын өйрәнү хокукыннан да мәхрүм ителә.

– Ульянда яшәүче милләттәшләр нинди эшләр башкарып яталар, нинди проблемалар аеруча сиздерә үзләрен?

– Проблемалар дигәннән… Иң мөһиме һәм көн кадагындагысы – шушы хәшәрәт кануннарга каршы тору чараларын барлау һәм халык арасында бу аларның асылын аңлату кампаниясе оештыру. “Эшләр-гамәлләр” дигәндә… әллә ни мактанырлык дип булмыйдыр инде… Шулай да Мәләкәстә һәм Ульян каласының Яңа шәһәр дигән өлешендә аерым татар балаларыннан тупланган мәктәпләр булуы беркадәр күңелләрне җылыта ала. Исемнәре ”этномэдэни компонентлы”. Киләчәге нинди булыр тагын – 309-нчы закон аларның да тамырына балта чапмасмы?…

Өлкә үзәгенең берничә мәктәбендә ана теле буенча факультативлар эшли. Тик монысын “ыштансыз көе каеш буу” дип тә атарга буладыр. Факультатив дигәне – ул бит дәрестә алган белемне тирәнәйтү өчен уйлап чыгарылган нәрсә. Дәресе булмагач, нәрсә тирәнәйтәсең инде?

Ә автономия эшчәнлеген гап-гади имитация, дип атаучылар да бар. Шулай да автономия президиумының татар күпләп яшәгән районнарда “Татар мәдәнияты көннәре” оештыруын уңай күренештер. Ни әйтсәң дә гади аралашуның да файдасы бар – безнең барлыгыбызны, укмашыбрак яшәргә тырышуыбызны күрсәтә ич мондый чаралар. Бу чаралар аркасында оештырылган концертлар да татарның әлегә яшәргә омтылышы барлыгын күрсәтеп тора. Аннан тыш ана телен мәктәпләрдә укыту тырышлыклары әллә ни нәтиҗә бирмәсә дә, бу турыда сүз алып барулары гына да әлегә безнең исән икәнлегебезне, үләргә теләмәвебезне күрсәтү ягыннан гына булса да, файдалы дияргә кирәк.

Ә менә “Болгар яңарышы” оешмасы (әлбәттә инде, “Туган тел” оешмасы белән берлектә) Кол Гали һәйкәлен ачуга иреште. Һәм моны соңгы еллардагы иң зур уңышыбыз дип саныйлар милли хәрәкәт активистлары. Хәзер “Болгар яңарышы”ның рәисе Шәүкәт Богданов УАЗ каршындагы мәйданчыкта табылган 7-8-нче гасыргы болгар зираты өстенә Хәтер ташы кую тырышлыклары белән мәшгуль. Тик, нигәдер, автономия президиумының бер әгъзасы, бернинди әһәмияткә ия булмаган тәкъдим кертеп, бу эшне тоткарлауга китергән. “Бу членның максаты ни булгандыр инде”, дип аптырый милләтпәрвар егетебез Шәүкәт Богданов.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*