tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уңышлар сиңа, Илнар!
Уңышлар сиңа, Илнар!

Уңышлар сиңа, Илнар!

5 декабрь көнендә ВДНХда Россия Халыкара күргәзмәсендә Киров өлкәсе көне узды. Кировлылар көн дәвамында кунакларны гаҗәпләндерде һәм сокландырды. Бу зур чарада хәбәрчеләр дә катнаштылар һәм инде барчасы да аларның бу күргәзмә турында бик югары бәяләделәр. «Россия» Халыкара күргәзмәсе кунакларын Киров өлкәсе стенды бер ай кунакчыл каршы алды. Дымка уенчыклары җанлы уенчыкларга әверелеп якын-тирәдәгеләрнең игътибарын җәлеп итте. Ә Киров «сыерын саву» өчен озын чират җыелды. “Мондый күргәзмә башка беркем дә юк иде», – диде хәбәрче Ксения Нестерова.

Шушы күргәзмәдә Малмыж районы Татар Кумбашы авылы егете Илнар Рәфис улы Әсхәдуллин да катнашты. Илнарны мәктәп бусагасыннан ук белсәм дә, бу әңгәмәдә ул миңа икенче ягы белән ачылды. Мәктәптә укыганда ул башка егетләрдән бер ягы белән дә аерылып тормый иде. Ә бу әңгәмәдә аның төптән уйлап сөйләве, үз-үзен тотуы аңа карата хөрмәт уятты.

Татар Кумбашы мәктәбенең 8нче сыйныфында белем алганда да әле ул кайсы профессияне сайлыйсын белми иде. Ләкин 9нчы сыйныфка җиткәч, кешеләргә ниндидер ярдәм күрсәтү үзе зур шатлык икәнен аңлый. Һәм шуңа Киров шәһәрендәге медицина көллиятенә укырга керә. “Практика вакытымда шундый бер кечкенә генә момент булып алды. Аңа бәлки башка кеше игътибар да итмәгән булыр иде. Бервакыт миңа таныш булмаган бер әбигә булышырга туры килде. Аны бер бүлмәдән икенче бүлмәгә озатып йөрдем. Минем өчен бернинди дә авырлык тудырмый торган күп булса 5 минутлык ярдәм иде инде ул. Ә ул әбинең күзендәге шатлыкны һәм рәхмәтне күрсәгез, аны сүз белән генә әйтеп булмый. Менә шушы әбинең рәхмәте, күңелемне тагын да үстереп җибәрде. Үзем дә ниндидер зур шатлык кичергән кебек булдым. Менә шул вакыйгадан соң мин үземнең профессиямне дөрес сайлаганлыгыма инандым. Чөнки мин үз профессиям белән никадәр кешегә ярдәм итә алуымны күз алдына китереп, шатландым, тагын да канатланып укый башладым”, – дип сөйләп китте Илнар.

Медицина көллиятен тәмамлап, кулына диплом алганнан соң, күп уйланып тормыйча Илнар укуын дәвам итәргә була. Табиб булу гел үзеңнең өстендә эшләргә кирәклекне таләп итә торган профессия. Ләкин бернинди каршылык та Илнарны туктатып калмый, ул медицина академиясенә укырга керү өчен имтиханнага әзерләнә башлый.

– Илнарны шушы профессиясе буенча югары уку йортына керер дип күз алдына да китермәдек. Үзенең теләге булгач, без каршы килмәдек, керсен дидек. Ул имтиханнарга әзерләнгәндә көннәр буе китап өстендә генә утырды. Үз тырышлыгы белән керде, – дип шул көннәрне искә ала әнисе Альбина Әсхәдуллина.

Уку Илнарга бик катлаулыдан бирелми. Чөнки көллияттә укыганнары аңа бик зур булышлык була. Уку гына түгел, ул институт тормышында да актив катнаша башлый. Студентлар арасында иң актив кешеләрнең берсенә әверелә бара ул. Беренче курсны әйбәт билгеләргә генә тәмамлап, авылга кайта Илнар. Ләкин авыл тормышына кереп чумгач, ул үзенә студент тормышының кайнавы җитмәвен аңлый. Бер кат әти-әнисенә булышканнан соң, алардан рөхсәт алып Кировка эшкә урнашырга китә. Һәм шәһәрнең 9нчы шифаханәсенә пульмология бүлегенә эшкә керә. Ул нәкъ шушы шифаханәдә практика үткән була, шуңа күрә аны бик теләп алалар. “Икенче курска күчкәч тә эшләвемне дәвам иттем, ләкин дәресләр күп калу сәбәпле мин эшемне калдырырга мәҗбүр булдым. Уку йортында төрле фәнни эшләргә катнаша башладым, мәкаләләр яздым, студентлар советына сайладылар. Төрле чыгышларда катнаштым, мероприятиеләр үткәрештем. Шуның өчен безгә “бонуслар” бирелә иде”, – дип студент тормышы турында да сөйләп китте Илнар. Ләкин эше бик сагындыра һәм ул 2нче больницага кабат эшкә керә.

Буш вакытлары да бар микән бу егетнең дигән уй башымнан китмәде. “Тәүлекләп эшләгәнгә күрә андый вакытлар аз була иде. Ялларым булса, иптәшләрем белән үткәрер- гә, өй эшләрен әзерләргә тырыштым, фәнни эшләрне эшләдем. Яисә йокымны туйдырдым”, – дип елмайды әңгәмәдәш егетем. Икенче курсны яхшы билгеләргә генә тәмамлавы, югары уку йортында актив эш алып барганлыгы өчен аңа югары стипендия бирелә.

– Гаиләм мине икенче төрле профессия кешесе итеп күрәселәре килә иде. Ләкин минем теләгем башка төр профессиягә төшкәч, алар каршы килмәделәр, мине хупладылар гына. Алар мине тәрбияләп, кирәк вакытта кырыс та булып үстерделәр. Мин әти-әниемә моның өчен бик рәхмәтле, – ди әңгәмәдәшем. – ВДНХда Россия Халыкара күргәзмәсендә Киров өлкәсе көненә безнең академияга да 10 урын бирелде. Ә анда эләгү өчен студент яхшы укыган һәм академиянең тормышында актив катнашкан булырга тиеш. Шул студентлар арасында миңа да Мәскәүгә барырга насыйп булды. Уку юнәлеше буенча икешәр кеше. Һәр уку йортына төрле программа бирелгән иде. Барып җиткәч, губернаторыбызның чыгы- шыннан соң буш вакыт бар иде. Шул арада без күргәзмә белән танышып киттек. Анда төрле өлкәләр һәм төрле халыкларның культуралары, бу өлкәдәге инновацион яңалыклар белән танышып киттек. Бигрәк тә инде күңелгә якын килгәне Киров өлкәсе һәм Татарстаннан килгән күргәзмә булды. Чөнки монда үз туган телендә сөйләмне ишетү үзе үк рәхәт тә күңелгә якын да икән. Монда Афанасьевск районының борынгы традицияләре буенча чын Нократ туе да узды. Тантананы “Слобода” ансамбле үткәрде. Мария Шишкина һәм Андрей Сивков Кировтан чын пар, алар Елның иң массакүләм чарасында өйләнешергә ризалаштылар. Аларның туйларын миллионлаган кеше күзәткән тантана онлайн режимда узды. Без башта бу туйны ниндидер гореф- гадәтне генә күрсәтәләр дип тора идек. Чын туй дигәч, бик гаҗәпләндек. Мәскәүдә экскурсиядә булырга да өлгердек”, – дип үзенең кичерешләре белән бүлеште Илнар.

Бу мәкалә газета битләрендә басылып чыкканчы Илнарның тагын бер казанышы турында хәбәр килде. Ул курслар арасындагы олимпиадада катнашып, I урынны яулаган. Барлык уңышлары белән без дә Илнарны котлыйбыз. Әле алда мондый җиңүләре күп булсын. Уңышлар сиңа, Илнар!

Гөлнара ГАБДРАХМАНОВА

“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*