Атна азагында, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләген кем алыр, өметләр акланырмы, дигән сораулар башкасына алмашынды. Ник дигәндә, бәйрәмнең эчтәлеге үзгәрү мәгълүм булды. Гадәттә, Тукай туган көндә премиягә кандидатлар игълан ителә, 30 августта, Республика бәйсезлек игълан иткән һәм Шәһәр көнендә бүләк тапшырыла иде. Быел премия Тукай туган көннән бер көн алдан, Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында тапшырылды.
Чак-чак ярдәм
Татарстан Дәүләт Советы депутаты, язучы, Тукай премиясе билгеләү комиссиясенең жюри әгъзасы Разил Вәлиев, элек-электән җәмәгатьчелек Тукай бүләген нәкъ менә Туган тел бәйрәме көнендә тапшыруларын сорап мөрәҗәгать итә иде, моны шушы фикергә колак салу дип аңларга кирәк, диде. Бәйрәм тантанасында катнашкан Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та бәйрәмнең яңа формада үткәрелүен ассызыклады.
Шулай итеп быел Г.Тукай премиясенә ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән “Келәү: шигырьләр, повесть, хикәя”, “Сәяхәтнамәләр: шигырьләр”, “К солнцу лицом” китаплары өчен шагыйрә Клара Булатова, Россия Рәссамнар берлегенең ТР бүлеге тәкъдим иткән “Казан һәм Габдулла Тукай” графика сериясе өчен рәссам Ирина Колмогорцева лаек булды. “Алтын Урда” спектакленең иҗат төркеме: Опера һәм балет театры директоры, проектның сәнгать җитәкчесе Рәүфәл Мөхәммәтҗанов, балетмейстер Георгий Ковтун, балерина Кристина Андреева, балет артисты Михаил Тимаев та Тукай премиясе белән бүләкләнде.
Кандидатлар тирәсендә шау-шу купмады кебек, күрәсең, исемлектә әллә ни көчле иҗатчылар юк дип санаганнардыр. Бер төркем сәнгать белгече, Опера һәм балет театрының иҗат төркеме дөрес формалаштырылмаган дип исәпли. Сәнгать белгече Йолдыз Исәнбәт бу фикерен матбугат вәкилләренә дә җиткерде. “Ни өчен премиягә “Алтын Урда” спектакленә музыка язган Резеда Әхиярова һәм либретто авторы Ренат Харис лаек булмады? Рәүфәл Мөхәммәтҗанов – административ фигура бит ул. Аны бүләкләү премия нигезләмәсенә дә каршы килә. Әйдәгез, алайса спектакль башланыр алдыннан сәхнәне яхшы юган өчен идән юучыга да премия бирик”, – диде ул. Йолдыз ханым Ренат Харисның да, Резеда Әхиярованың да күптән Тукай премиясе лауреатлары икәнен белә. Ул әлеге дә баягы җитәкчелекнең кул астындагыларны кайгыртмыйча, бүләккә үрелүенә борчыла. Фәүзия Бәйрәмованың, җитәкче премиягә үзен тәкъдим итмәскә тиеш, дигән фикере яклау тапса, мондый вәсвәсәгә урын калмас иде.
Лауреатлар исеменнән чыгыш ясаган Рәүфәл Мөхәммәтҗановның чыгышы да күпләрне елмаерга мәҗбүр итте. Яхшы гамәлләр өчен чак-чак кына ярдәм кирәк, диде ул. Ә бит Опера һәм балет театрының иң зур грантлар алуы беркемгә дә сер түгел. Хәер, бәйрәм сәхнәсеннән күрсәтелгән “Шүрәле”, “Алтын Урда” спектакльләреннән өзекләр театрның дөнья аренасында татар милләтен югары дәрәҗәдә күрсәтүенә инандырды. Җитәкчелеккә исә, үзе әйтмешли, чак-чак кына тыйнаклык җитмәде.
Татар теленә ярдәм кирәк
Бәйрәм кичәсен ачып җибәргән Рөстәм Миңнеханов, мәдәният һәм сәнгать әһелләрен тәбрикләгәннән соң, татар телен саклау өчен бүген ифрат зур көч куярга кирәк, диде:
– Татар телен һәм гореф-гадәтләребезне саклауга зур өлеш кертүегезгә рәхмәт сезгә. Масштаблы глобальләшү чорында бик бу тә мөһим. Республикада татар телен үстерүгә юнәлтелгән төрле программалар кабул ителде. Әле күптән түгел генә татар теле һәм әдәбияты буенча III Халыкара олимпиада үтте. Татар телен өйрәнү буенча интернет-программалар эшләнде. Мәктәпләрдә, балалар бакчаларында телне саклау буенча яңа алымнар кабул ителде. Болар – зур хезмәт таләп итә торган эшләр. Мин һәммәбез дә әлеге юнәлешкә ярдәмен һәм көчен кызганмас дип ышанам.
Бу фикерне татар яшьләре дәррәү күтәреп алды. Алар “Мин татарча сөйләшәм” акциясен уздырып, сүзлекләр таратты, татарча сөйләшергә, татар телен өйрәнергә чакырды. Әлбәттә, туган телне саклауга иң зур өлешне әдипләр кертә. Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт, телне саклау – төрки халыкларның уртак проблемасы дип саный. Менә шуңа да Язучылар берлеге халыкара фестиваль оештырган булса кирәк. Аның әйтүенчә, Совет чорында аралашып яшәгән, аннан соң элемтәләр өзелгән кардәшләр белән иҗади аралашуны җайга салу ул һәр як өчен дә отышлы. “Фестивальне Туган тел бәйрәме көннәренә туры китерү очраклы түгел. Тукай ул – барча төрки халык өчен олуг әдип. Без фикер алышу, иҗат остаханәләре оештыру белән беррәттән, кунакларны Тукай эзләре буенча сәяхәткә алып чыгуны да оештырдык. Чарага ун төрки дәүләттән кунаклар килде. Алар ике секциягә бүленеп эшләде. Казахстан Язучылар берлеге урынбасары Җайлыбай Галым, Кабарда-Балкар шагыйре Абдуллаһ Бегиевнең татар яшьләренең әсәрләренә бәясе кызыклы булды. Алар, заманча татар әдәбиятын шәрык, Европа алымнарының коллажы дип кабул иттек, көчле, кабатланмас буын үсеп килә икән, диделәр. Татарстан язучылары да төрки кардәшләр иҗатын югары бәяләде, һәр тараф киңәшләрен җиткерде, кимчелекләрне күрсәтте”, – диде Рәмис Аймәт. Боларның уртак җимеше итеп Язучылар берлеге китап чыгарырга ниятли. Анда төрки язучылар әсәрләре татар теленә тәрҗемә итеп бастырылачак.
Мәйданда нинди гамь бар?
26 апрельдә Туган тел бәйрәме Тукай һәйкәленә чәчәк кую белән башланып китте. Ел саен Тукай һәйкәле каршында үткәрелә торган бәйрәмдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, туган тел бәйрәме тынычлык, дуслык, татулык бәйрәменә әверелсен иде, диде. Ул, туган тел – иң зур хәзинә, матди булмаган мәдәни мирас, дип белдерде һәм туган тел генә халыкның милли мәдәниятен белдерә, үстерә һәм саклый дигән фикерләрен җиткерде.
Бәйрәмдә Татарстанга эшлекле сәфәр белән килгән Дагстан республикасы президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рамазан Абдулатыйпов та катнашты. Ул, мәйданга Тукай туган көнен хаклап шулкадәр халык чыккан икән, димәк, бу халыкның киләчәге бар, дип белдерде. Рамазан Абдулатыйпов Тукай китабын кулына алгач, кичергән хис-тойгылары белән дә бүлеште. “Мин бу шигырьләрне, милләт турындагы фикерләрне туксан яшьлек аксакал язган дип торам. Тукай исә 27 яшендә бакыйлыкка күчкән икән. Шул кыска гына гомерендә ул киләчәкне фаразлаган, киңәшләр әйтеп калдырган”, – дип сокланды ул. Аның сүзләрен 4 яшьлек Булат Хөснетдинов чыгышы куәтләде кебек. Сабый “Туган тел”, “Гали белән кәҗә” шигырьләрен сөйләп, күпләрнең күзен яшьләндерде.
Мәйданга күпчелек иҗат әһелләре чыккан. Башкортстан, Казахстан язучылары, төркем-төркем җыелып, сүз, әдәбият кадере турында фикер алыша. Эстәрлебаштан Хисаметдин Исмәгыйлев, Татарстанда мәдәниятне үстерүгә зур көч салына икән, дип нәтиҗә ясап куя. Көн кояшлы башланса да, вакыт-вакыт кар да сибәләп алды, кояш та ялындырып кына чыкты. Кар түгел, таш яуса да, туган телен яратучы халыкка бу бернинди каршылык та тудыра алмый. Шуның белән көчле дә без. Амин, киләчәктә дә шулай булсын.
Гөлинә Гыймадова
(“Ватаным Татарстан”, /№ 61, 28.04.2015/)