Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Ләйлә Лерон журналистларны «ШӘП ПРОДАКШН» проектына кушылырга өндәде
Ләйлә Лерон журналистларны «ШӘП ПРОДАКШН» проектына кушылырга өндәде

Ләйлә Лерон журналистларны «ШӘП ПРОДАКШН» проектына кушылырга өндәде

«ШӘП ПРОДАКШН» проекты кураторы Ләйлә Лерон журналистларны проектка кушылырга өндәде. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында әйтте.

«Иң мөһиме – татар телендә блоглар алып бару. Сез дә безнең проектка кушылыгыз. Тел байлыгы, сөйләм осталыгы булганнарга блог алып бару күпкә җиңелрәк булачак. Сез, журналистлар, башлап кына җибәрүче блогерларга үрнәк булачаксыз. Шәхси брендын күтәрергә теләгән журналистларны көтеп калабыз. Газетада чыккан язмаларны кем язганын күпләр белми. Шәхсән, минем, укучы буларак, белмәгән кешенең фикерен укыйсым килми», – дип мөрәҗәгать итте Ләйлә Лерон.

Ул проектта катнашучыларга төрле дәресләр, өй эшенә биремнәр биреләчәген әйтте. Бүләкләр, очрашулар аша мотивация бирү мөһимлеген дә билгеләп узды. Биремнәрне үтәмәгәннәр проекттан төшереп калдырылачак. Ә иң азакка килеп җиткәннәр белән зур бәйрәм чарасы уздырырга ниятлиләр.

https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*