– Гомер үтә дип көенмим, узган еллар эчендә мин бит нәрсәдер эшләргә өлгердем – дөнья гиздем, анда татарлар белән очраштым, алар өчен дә, башкалар өчен дә җырладым. Гомумән, әгәр кешенең җанында моң яшәсә, ул беркемгә дә явызлык кылмаячак дип саныйм.
Бу халыкны ничек яраттыра ала икән соң ул?..
80 яшен тутырган олуг җырчы Илһам Шакиров сүзләре бу. Татар музыкасында Илһам чорын барлыкка китергән олуг зат, шөкер, исән чагында әҗерен күрде. Аңа багышланган чаралар үзе эшләгән Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә дә, Г.Камал исемендәге академия театрында да, әдәби клубларда да узды. Әлеге чаралар Казан белән генә чикләнмичә, Мәскәүдә, чит илләрдә дә оештырылды. Чит илдә яшәүче татарлар шушы кичәләрдән видеоөзекләр ясап, Илһам абыйга ихлас котлауларын да юллаган иде. Шулай итеп Камал сәхнәсендәге экраннар аша юбилей кичәсенә Прагада, Әстерханда, Америкада, Швейцариядә яшәүче милләттәшләребез дә кушылды.
Аңа кадәр олпат җырчыны Президент кабул итте. Рөстәм Миңнеханов аңа “Фидакарь хезмәт өчен” медален (башка орден-медальләрне алып бетергән икән инде) һәм “Форд-мондео” машинасы ачкычын бүләк итте. Таланты һәм татар сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен бу гына аз, диде Илбашы. …Һәм Илһам аганы яңа машинада Кремль тирәли әйләндерде. Соңрак бу турыда шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев шаян шигырь иҗат иткән:
Шоферы Илбашы булгач,
Илһам үзе кем инде?!
15 февральдә Камал театрына халык ташкын булып агылды. Ишек төбендә артык билет юкмы дип сораучылар да байтак. Хезмәткәрләр өчен керү ишеген штурмлаучылар күбәйгәч, сак хезмәте хәтта ишекне бикләргә мәҗбүр булды. Илһам абый бу кадәр халыкны ничек яраттыра алган икән соң? Юбилей кичәсенә эләгә алмыйча изаланучыларның берсе аптырап әнә шулай диде. Баксаң, җырчыга да бу сорауны еш бирәләр икән. Ул, ярымшаярып, болай дип җавап биргән: “1957 елда барлык җырчыларны Мәскәүдә узачак декадага алып киттеләр. Казанда бер мин калдым. Декада бара дип, җыр бирмичә булмый бит. Радиога мине чакырып алдылар. Шулай итеп радиодан декада буе бер мин җырладым”. Әгәр бу хак булса, ротация дигән булып, радиоларда вакыт сатып алган бөтен җырчылар да истә калыр иде ул.
Нәкъ үз вакытында
Нәкъ үз вакытында килде, дигән заманында аның хакында режиссер Марсель Сәлимҗанов: “Татарның сөеклеләренә әверелгән Гөлсем Сөләйманова һәм Рәшит Ваһаповлардан соң, җыр сәнгатендә тынлык булып алган иде. Бу олы вакыйга туар алдыннан азга гына көттерү газабы булгандыр, мөгаен. Кинәт кенә җыр сәнгатендә мәйдан тотарга Илһам Шакиров килеп керде. Нәкъ менә татар җырына хас башкару манерасы, моңа кадәр кабатланмаган моң бизәкләре белән ул күңелләребезне тиз арада биләп алды”.
Моң дигәнең балачактан хәсрәт күргәннәрдә тулып аша, күрәсең. Мәктәпне тәмамлагач, Алабуга педагогия институтына имтиханнарны бик яхшы бирсә дә, “халык дошманы” малае булу аркасында керә алмавы, кире авылына кайткач, хәрби комиссариатның тиз арада чакыру кәгазен тоттырып, Казан казармаларына озатуы, балачактагы бик күп кыенлыклар, туган авылы Яңа Бүләктән 12 чакрым ераклыктагы Теләнче Тамакка җәяү йөреп укулар күңелендә моң булып туплана баргандыр. Илһам ага армиягә озатылса, язмышы ничек булып бетәр иде, әмма түбәгә карап үзен еракка алып китүләрен көтеп ятканда, язмышы кисәк борылыш ала. Казармага ике студент кыз килеп керә дә, җитәкләп консерваториягә алып китәләр. Егетнең җырлавын ректор Нәҗип Җиһанов үзе тыңлый һәм армиядән алып калуны да үз өстенә ала. Ә радиога аны үзе белән мәктәптә укыган кызлар күмәк хат язып җырлатуларын үтенгәнгә чакыралар. Кызлар да чая, сыйныфташларының кайда укуын да теркәп куялар. Илһам ага бу вакыйганы беренче гонорар буларак еш искә ала.
Илһам ага күлмәгеннән үстек
Беренче гонорар истә калучан бит ул. Разил Вәлиев тә Илһам ага түләгән беренче гонорарны әле дә хәтерли. Баксаң, Илһам абый Мәскәүгә җыр пластинкасы яздырырга килгән икән. Шактый җыр әзерләгән. Әмма берсенең көе бар, сүзләре юк икән. Разил абыйның Мәскәүдә укыган вакытлары. Шушы көйгә шигырь яз дигәч, ул, минем бервакытта да җыр язганым юк иде, дип аптырап кала.
Илһам ага да “махы бирми”: язганың булмаса, язарсың, дип ризалык ала. Разил абый үзенә 1-2 ай вакыт бирелгән дип уйлый, әмма аңа сәгать ярымда җыр язарга кушыла. “Җырны яздым, билгеләнгән вакытта Илһам абыйны урамда көтеп тора идем инде. Мин боларны ни өчен сөйлим? Бер мине генә түгел, Илһам абый бик күпләрне җитәкләп җыр дөньясына алып керде. Шуннан соң Илһам абый Финляндиягә гастрольгә китте. Аннан кайтканда мине онытмаган, күлмәк алып кайткан иде. Минем беренче гонорарым Илһам абыйның күлмәге булды. Мин аны 15-20 ел буе бик саклап, кадерләп кидем. Бүгенге бик күп язучы-шагыйрьләр – һәммәбез дә Илһам Шакиров күлмәгеннән үсеп чыктык”, – диде ул.
Бик күп яшь башкаручыларга фатиха бирүче, ярдәм итүче дә бит әле ул. Аны Казанга килеп урнашырга ярдәм иткән затлы җырчы Резедә Галимова да, Филүс Каһиров та рәхмәт сүзләре белән искә ала. Гомумән, татар халкы рәхмәтле аңа. Разил Вәлиев: “Безнең халык 1552 елдан дәүләтсез яши. Фәкать 1992 елда гына республикалы булды. Безнең халык ничек сакланып калды икән, шуның серен әйтә алмассыз микән дип сораган идем. Ул уйлап торды-торды да, татарны ислам дине, мәгърифәт, татар җыры, татар моңы саклап калган, дип җавап бирде. Ә безнең халык булып сакланып калуда, сәнгатебезнең бүгенге үсешендә Илһам абыйның өлеше бик зур. Габдулла Тукайның Сәгыйть Рәмиевкә аталган мондый юллары бар: “Сәгыйть дус, мин бит шагыйрь генә түгел, минем колак күпне ишетә, күз күпне күрә, мин бит сәясәтче дә, дип әйткән. Илһам ага коеп куйган җырчы гына түгел, ул – сәясәтче дә. Без Декларация кабул иткәнче үк, илләр гизеп, татарның милли аңын уятып, берләштереп йөрде. Ул галим дә, фольклорчы да, гуманист та. Аның иҗат дөньясы искиткеч зур”.
Илһам тирәсендә җыелу
Илһам абый халыкка үтә бер моң, сагыш белән кушылды…
Әнә шул зур дөньяның бер өлешенә тукталыйк әле. Ул халкыбызның хәтер түрендә онытылып яткан әллә никадәр көй-җырларын табып, кайтарып бирде. Кая гына барса да, җыр отып кайта, ә кайберләренә үзе көй дә яза әле. “Кара урман”, “Син сазыңны уйнадың”, “Әллүки”, “Туган тел”, “Сәрвиназ”, “Туган авыл”, “Кораб”, “Бер алманы бишкә бүләек” – әнә шундыйлардан.
Илһам Шакиров репертуарына бүген бик күп затлы җырчыларыбыз мөрәҗәгать итә. Моның серен Татарстанның һәм Россиянең халык җырчысы Зилә Сөнгатуллина болай аңлата: “Илһам Шакиров үзенә репертуар сайлаганда беркайчан да үз зәвыгына хыянәт итми – беренче чиратта үз җырларын, классик әсәрләрне сайлый. Хәзерге композиторларның да яңа әсәрләрен сайлаганда ул аларның киләчәктә классика дәрәҗәсендә булачакларын гына ала”. Зилә ханым, Илһам ага башкаруында татар моңы бөтен милләт вәкилләренә аңлашыла, халыкара төс ала, дип саный. Менә шуңа да аны барча төрки халык хөрмәт итә, ярата да инде. Ә инде татар язучы, шагыйрьләренең Илһам тирәсендә җыелуы – табигый бер хәлдер ул. Әнә шундый җыеннарның берсе Камал сәхнәсе түреннән күрсәтелде. Анда күренекле драматург Туфан Миңнуллин, үткәннәрдән аерым яшәргә күнегеп барабыз, алай ярамый, дип кисәткән кебек тоелды. Әле ярый Илһам ага үзе тирәсендә җыеп, “Бер алманы бишкә бүләргә” өйрәтә. Ярый ла аның эшен дәвам итүчеләр табылса… Хәер, табылыр кебек. Илһам ага җырларына яңа сулыш өргән яшьләр – Филүс Каһиров, Руслан Сәйфетдинов, Айгөл Хәйри, Илүсә Хуҗина, Раяз Фасыйхов, “Казан егетләре” әнә шул өметне көчәйтә. Олпат җырчылар – Зилә Сөнгатуллина, Римма Ибраһимова, Георгий Ибушев, Венера Ганиева, Рафаэль Сәхәбиев, Идрис Газиев һәм башкалар – әлеге олы мирасны халыкка армый-талмый җиткерәләр.
Үтә тыйнаклык
Ә Илһам ага эшләгән кадәресен купайтып күрсәтеп, күкрәк киереп йөрүчеләрдән түгел. Аңа үтә тыйнаклык хас. Әнә шуңа да юбилей кичәсендә сәхнә түренә менәсе килмәгән. Җыр бәйрәме булсын, мин халык янында, залда утырып карармын, дигән. Янәшәсендә утырган ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратниковага исә, нишләп шушы кадәр мәшәкатьләр кылдыгыз, шулкадәр халыкны интектереп утыртасыз, дип уңайсызлануын белдергән. Илһам абый, беркем дә интекми, монда барыбыз да рәхәтләнеп, горурланып утырабыз, диде Римма Ратникова һәм беренче Президент Минтимер Шәймиевнең котлавын җиткерде. “Сезнең җырларыгыз халкыбызны берләштерә. Милләтен, телен, гореф-гадәтләрен оныта язган кешеләрнең дә татарлыгын уята. Алар да, без – татар, мин – татар халкының бөртеге, дигән фикергә килә. Чыннан да, без – бөек халык. Безнең бөек Тукаебыз, Җәлилебез бар. Ул да 15 февральдә туган. Безнең Илһамыбыз бар! Туган көнегез белән”, – диде ул.
Илһам ага җыр башкарды. Аны халык аягүрә тыңлады. Соңыннан бөтен халык “Туган тел”не җырлады. Илһам абый халыкка үтә бер моң, сагыш белән кушылды…
Сез карагыз аңа гаҗәпләнеп,
Иң беренче кабат күргән кебек,
Күз карашын, һәрбер хәрәкәтен
Хәтерегез алсын изге күреп!
Гади дә ул, кайчак хәтта ямьсез,
Нинди булса, шундый булып калсын.
Гадилеген тоя алмый торып,
Бөеклеген аның аңламассың.
Сез карагыз аңа сөеп-назлап,
Нәкъ иң соңгы кабат күргән кебек.
Сискәндерә бер сүз: “Ул да фани…”
Тик бер өмет җанда – җыр мәңгелек! (Флюра Низамова шигыре)
Гөлинә Гыймадова “Ватаным Татарстан”, № 22, 17.02.2015