tatruen
КИЛӘЧӘККӘ ИЛТКӘН ЮЛ

КИЛӘЧӘККӘ ИЛТКӘН ЮЛ

Финляндия җиренә татарлар Түбән Новгород якларындагы татар авылларыннан 1870 елларда килә башлый. Язмышның бормалы юллары аларны сәүдә эше белән генә киткән җирдән шул чит туфракта калдыра.

Кире кайту өмете өзелсә дә, иман һәм милли хисләр киселми. Финляндия Ислам җәмгыятенең узган ел Казанга мөселман кинофестиваленә алып килгән «Мәчеткә илткән юл» дигән документаль фильмында фин илендә яшәүче татарларның милли һәм дини үзәге булган ислам йортын төзү тарихы күрсәтелде. Юк, Хельсинки өстенә мөселман ае кую һич тә җиңелләрдән булмаган… Менә инде илле ел Фредрикинкату урамындагы 33 нче йортта татар телендә вәгазьләр киселми. Әмма бу мәркәз фин татарлары өчен гыйбадәт кылу урыны гына түгел: алар биредә очрашалар, аралашалар, балаларга дин һәм ана теле дәресләре үткәрәләр… Җаннарына рухи тынычлык табалар… Фин татарларын киләчәккә илтәсе юл ислам йорты аша уза.

Беренче буын

 

…Фазыйлә ханым – Шамил абыйның җәмәгате. Мө¬сел¬ман кинофестиваленә алар парлап килгән иде. Фа¬зыйлә ханымны искә төшергәндә мин нигәдер шунда ук аның әбисен күз алдыма китерә башлыйм. Үзен түгел, сурәтен дә күрергә туры килмәде югыйсә. Аның турында оныгы сөйләгән бер вакыйга күңелемә онытылмаслык булып керде, ахрысы, шулай…

– 1954 елны әбием турист буларак Мәскәүгә китте, – дип сөйли Фазыйлә ханым. – Дөнья күрү түгел иде, әл¬бәттә, кайгысы. Анда аның абыйсы белән сеңлесе яши. Бертуганнары белән очрашмавына инде утыз ел иде.

Әби Россиядән кайтасы көнне бөтен гаиләбез белән аны каршыларга киттек. Без Ярвенпәдә яшибез. Хель¬синки вокзалында әбине бик озак көттек. Поезд килде, ә ул юк. Аймылыш булдыкмы соң дип, әллә никадәр эзләп тә йөрдек – тапмадык. Аннан аптырап, көнен бутадык, ахры, дип. өйгә кайтып киттек. Кайтсак, әби верандада утыра. Бер кат күлмәктән! Баксаң, ул Хель¬син¬кидан алдарак булган бер тукталышта төшкән, башка юл белән кайткан. Өстендә салып бирерлек нинди киеме булган, әби барысын да Мәскәүдәге туганнарына калдырган. Якыннарына аз гына булса да ярдәм итә алуына ул шулкадәр бәхетле иде! Урамда кара көз икә¬нен, аяк асларының инде катырганын, һавада күренер-күренмәс кар бөртекләре очуын гүя сизми дә! Гәү¬дә¬се генә монда, җаны, күңеле белән ул бит әле анда – якыннары, туганнары янында.

Әбине Сәмирхан бабама бик яшьли, унбиш-уналтыда ук би¬рәләр. «Никахка кадәр аны күргәнем дә булмады, – дип сөйли иде ул. – Бабагызга курчак уйнаган җиремнән алып киттеләр. Хәсән исемле сөйгән кешем калды ми¬нем». Ышанасызмы-юкмы, соңыннан шул Хәсәнне дә Мәс¬кәүдә эзләп тапты әби. «Сине бит байга бирделәр!» – дигән ул әбигә.

 

Фазыйләнең әбисе Фатыйма апаның да тамырлары Түбән Новгород өлкәсенә барып тоташа. Төгәлрәге – Чүмбәли авылына. 1917 елда Ватан ишекләре ябылып, барысы да бу якта өзелеп кала…

– Әби Мәскәүгә баруыннан бер чемодан җыр тәлин¬кәләре төяп кайтты. Әти әбигә граммофон сатып алып бирде. Без өйдә гел Фәридә Кудашева, Флера Сөләй¬манова, Рәшит Ваһапов… җырларын тыңлый идек.

Арада сүзләре татарча да, татарча түгел дә кебек яңгыраган көйләр бар. Аларын бик аңлап бетермибез. Соңыннан гына белдек – башкортча җырлаганнар икән…

 

…Шамил әфәнденең әбисе Фәйрү¬зәнең фин җиренә килеп егылуының үз тарихы. Ул да Түбән Новгородтан – Уразавыл кызы. Революция була да, сәүдә белән финнарга чыгып киткән ире Фәхретдин ул якта кала, Фәйрүзәсе – монда. Үткен генә түгел, батыр да хатын булгандыр Фәйрүзә, югыйсә кечкенә бала белән, тел белмәгән килеш (!), паспортсыз (!) Питер аша Финлян¬диягә качып чыга алыр идеме?! Төнлә көймәләрдә бер яктан икенчесенә күчкәндә, балалар уянып еламасын, чик сакчылары ишетмәсен дип, нарасыйларга сөткә кушып аракы каптырырга туры килгәннәр дә булган…

– Безнең татар хатыннары ирләренә тугры бит алар, – дип сөйли Шамил абый. – Фәйрүзә әбиемне дә мәхәббәттән бигрәк, балаларының атасы белән бергә, янәшә булу теләге йөрткәндер. Фәхретдин бабам, әйткәнемчә, сәүдәгәр булган. Финнарда да йорттан-йортка кереп, комач, тукыма сатып йөргән.

Әбинең хатирәләрен тасмага яздырып калган идек. Юлда бик нужа күргәннәр, ачыкканнар инде алар. Монда килеп җиткәч, беренче ашаган ризыгы сөтле аш булган. «Гомеремдә башка андый тәмле аш, андый икмәк ашамадым», – дип сөйли ул тасмага.

 

Фатыйма әби алтмышынчы елларда яшерен юл белән Чүмбәлигә барган. Чит-ят күзләргә чалынмас өчен өч ай буе мич башыннан төшмәгән дә диярлек. Урамнарга, басу-болыннарга чыгып йөри алмаса да, авылының һавасын туйганчы сулаудан, туганнары янында булып килүдән әби бик-бик канәгать иде…

Паспортсыз, бер хокуксыз килеш, телен, гореф-гадәт¬ләрен белмәгән чит-ят халык арасында яшәү… Эш таба алмаган яшьләрне армиягә өндиләр. «Яңа гына өйләнгән әти дә гас¬кәргә киткән, – дип сөйли Фазыйлә ханым. – Аннан ул биш елдан соң гына әйләнеп кайт¬кан.

Бер тапкыр әти әнигә биш роза китергән иде. Алар бик тиз сулдылар да, әнинең: «Сиңа чыкканнан соң беренче биш елым кебек сулды бу чәчкәләр», – дигәне истә.

Безнең татарлардан сугышта йөз илле-йөз алтмышлап кеше катнашкан. Исән кайтканнары ун¬лап кына калды инде. Әти сугыш турында сөй¬ләргә яратмады. «Каршы якта, бәлки, үзебезнекеләр булгандыр?» – дигән сорауны аңа без, балалар, биргәлә¬дек тә… Милли һәм мәдәни оешмабыз 2008 елда Г. Камал театрын Финляндиягә, Хельсинкига «Телсез күке»не сәхнәгә куярга чакырды.Апам белән без аны фин теленә тәрҗемә иттек. Тамаша¬чылар – финнар да, татарлар да гел елап утырды».

Икенче буын

 

Әбиләр турында озаклап сөйләү юкка түгел. Фазый¬лә белән Шамил¬нең кавышуында аларның турыдан-туры катнашы бар. Бу ике карчык гел күрешеп, аралашып, бер-берсенә йөрешеп торганнар. Дуслыкларының нигезендә оныкларының киләчәген уйлау да ятмагандыр дип ничек әйтәсең?! Хәл белешергә килгәндә беркайчан да ялгыз йөрмәгәннәр бит: берсе – Фазыйлә¬не, икенчесе шәһәрдән ялга кайткан оныгы Шамил¬не иярткән. «Арабыз бер генә яшь булса да, Шамил минем белән уйнамый иде», – дип елмая Фазыйлә. «Аңа күзем төшкәндә унбиш тә юк иде әле миңа…» – монысы Шамил абый сүзләре. Ни генә булса да, әбиләрнең теләге чынга аша: ике йөрәктә дә мәхәббәт уты кабына.

– Башта яшерен генә сөйләшеп йөрдек. Бу хакта Фә¬ридә апа гына белә иде. Килешмичә егетеңне ки¬терү гадәте юк бит инде бездә. Ә берсендә коеп-коеп яңгыр яуды. Шамилне өйгә чакырмыйча булмады. Атна ахыры иде – әни камыр баса, үзе шушы арада караган ниндидер бер сериалын сөйли. Шулчак Шамил аның сүзен бүлеп: «Мин Фазыйләне үземә сорар идем», – диде.

Ә әни, әйтерсең, бу сүзне әллә кайчан көтеп торган: «Хуҗа ни әйтер?» – ди. Шамил әти янына барып та шул ук җөмләне кабатлады. «Әние¬гез ни әйтә?» – әтинең соравы күбрәк килешү кебек яңгы¬рады… Өйләнешкәндә беребезгә егерме ике, икенчебезгә егерме өч яшь иде.

Насретдиннар Татарстанда инде беренче тапкыр гына түгел. Казанның меңьеллыгын бәйрәм иткән көннәрдә дә биредә булганнар. 1991 елда исә… хәйрия акчасы китерергә килгәннәр. «Мин ул чак татар теле курслары¬бызда укыта идем, – ди Фазыйлә ханым. – Балалар белән уртак теләгебез иде бу. Үзебезнең милләттәшләргә ярдәм итәсе килә дигәч, Норлат балалар йортын тәкъ¬дим иттеләр. Җыйган акча¬ның бер өлешенә дәфтәрдер, җилемдер ише нәрсә¬ләр, кием-салым алдык…» Ә Сергач ягына алар 1994 елда кайталар. Шамилнең әнисе ягыннан туганнан туганнары белән күрешәләр. Актук бабай каберен зиярәт кылалар. Авылны (татар авылын!) карап йөриләр. Шамилнең әбисе туган нигездә (!) куналар, (күрше авылларны да әйләнеп чыгалар). «Яндавича авылында әбиемнең бертуган абыйсының кызы Сания белән очраштык. Алар Коръән ашы үткәргән җиргә барып кердек. Бик күңелле булды. Бер уңайдан әби-бабайлар-ның туган ягындагы өй ашларын да күрдек. Алар бездә дә нәкъ шулай сакланган», – ди Фазыйлә ханым.

Шамил әфәнде белән Фазыйлә ханымның гаилә коруларына инде кырык елдан арткан. Ике ул үстер¬гәннәр – Сабит һәм Тарик. Тарик – өч бала атасы, хатыны Рушан – Сан-Францискодан, Шәмсия Апакай¬ның оныгы.

 

Өченче буын 

– Шамил озак еллар Америка ширкәтендә эшләде.

Ул тарафларга сәфәргә еш йөри иде. Безне дә үзе белән ялга алып барган чаклары булды. Апакайлар белән шул вакытта таныштык.

Безнең Ислам җәмгыятендә һәр җәй саен балаларны ана теленә һәм дин нигезләренә өйрәтүче лагерь эшли. Шәмсия апаның улы Вилданның балалары да шул лагерьга килгәннәре булды. Кечкенә кызларның сер итеп кенә колагыма: «Рушан Тарикны ярата», – дигән¬нәрен хәтерлим. Үсмерләрнең бер-берсенә тартылуына кем зур игътибар биреп торган?! Тарикны күбрәк Ру¬шанның абыйлары белән дус дип белә идем. Мәктәптән соң Рушан университетка укырга керде, һөнәре геология белән бәйле иде. Бер елны Финлян¬диягә ташлар тик¬шерергә дип тә килде әле – аны бездә чакта гел Тарик йөртте. Интернет аша аралашып, хәбәрләшеп тордылар. Берзаман Тарик: «Кышкы ялга Калифорниягә барам», – ди. Әллә кайчан юлга акча җыеп куйган! Кит¬те.

 

Ә беркөнне мин мәктәпкә эшкә җыенганда, иртәнге җидедә үк телефон шылтырый: «Әни, әти! Мин килешендем!» – ди. Улыбыз Вилданнан кыз сораган!

Ул көнне телефоным бер дә ты¬нып тормады. Кай арада ишеткән¬нәр – бар да котлый! Балаларның үз татарыбызны табып кавышуы һәммәбез өчен сөенеч, әлбәттә. Чит милләт белән кушылганда телне саклау бик авыр. Ә туган телне, динне саклау безнең өчен байлык: Финляндиядә татарлар күпсанлы түгел – җиде йөзләр тирәсе генә, шуңа да югалу, бетү күренеп тора күк, ләкин миңа калса, бетмибез, үзгәрәбез генә. Финляндиядә ике рәсми тел – фин һәм швед телләре. Болар да дөнья күләмендә татар теле кебек аз сөйләнел¬гән телләр булганга, фин мәктәпләрендә балаларга төрле телләр өйрәтелә.

Сабитыбыз ялгыз гына әле – насыйбы чыкмый, күрәсең. Мин ул¬ларыма: «Өйләнү өчен генә өйләнергә ки-рәкми», – дия идем. Тормыш итәрлек юлдаш булсын.

…«Мәчеткә илткән юл» фильмында ачык күренә: милләт булып яшәү өчен фин татарының һәркайсы үз өлешен кызганмый. (Халыктан җыелган 158 (!) миллион маркага төзегән Ислам җәмгыяте бинасы үзе үк бик күп нәрсә хакында сөйли! Хәләл акчаларына, үз көч¬ләре белән!.. Өченче, дүртенче, бишенче катка кир¬печләрне хатын-кызлар да ташый әнә!) Әйе, һәркайсы. Фазыйлә ханым алты ел рәттән лагерьда һәм кышкы курсларда ана теле дәресләрен алып барган. Һөнәре буенча – логопед. Әле менә яңа гына Г. Тукайның «Су анасы»н апасы Фәридә ханым белән финчага тәрҗемә итеп, аны ике телдә бастырып чыгарганнар. Үз акчаларына! «Без аны эшләргә фин дусларыбыз алдында үзебезне бурычлы дип тойдык!» – ди. Яңа гына нәшер ителә башлаган «Мәхәллә хәбәрләре» журналына кулдан килгәнчә ярдәм итүне дә бурычы дип саный Фазыйлә ханым.

Гөлнур Сафиуллина

“Сөембикә” журналы

(гыйнвар, 2013)

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*