Быел Чаллы шәһәренең 98 нче балалар бакчасы “Иң яхшы билингваль бакча” грантын откан иде. Димәк, әлеге мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә, грантка ия булган башка бакчалардагы кебек, тәрбия бирү эше татар һәм рус телләрендә тигез дәрәҗәдә оештырыла. Биредә тәрбияче булып эшләүче рус кызы Ольга Бакиева татар телен ничек өйрәнгән икән?
– Булачак ирем белән очрашкан чакта ук каенанам Салиха: “Әгәр татар егетенә кияүгә чыгарга телисең икән, татар телен өйрән. Без гаиләдә туган телдә аралашабыз”, – дип кисәтеп куйды. Иремнең туганнары – татарлар. Авылда яшәгәч, алар бары тик үз телләрендә генә аралаша. Шуңа күрә оятка каласым килмәде. Хәзер мин туганнар янында үземне уңай хис итәм, – ди Ольга Владимировна.
Чирмешән районының Күтәмә авылы мәктәбендә икенче дәүләт телен өйрәнү мөмкинлеге булмаган икән. Бары тик 11 нче сыйныфта гына татар хәрефләрен өйрәнеп кала. Билгеле, ул әле дә үзен татарча оста итеп сөйләшәм дип уйламый. Ләкин күбрәк белергә кирәк дигән максат белән яши. “Татарча яңа сүзләр өйрәнәм. Каенанам, аларны сораганда, минем күземә карый. Мин инде яхшырак итеп җавап бирергә тырышам”, – ди. Ире белән ике бала тәрбиялиләр. Берсе беренче сыйныфка барса, икенчесенә – 3 яшь. Алар белән ике телдә дә сөйләшергә тырышалар икән.
Ольга математика һәм информатика укытучысы белгечлеген үзләштергән булган. Вузны тәмамлагач, башта заводта хезмәт куйган. Инде менә бер ел тәрбияче булып эшли. “Балаларны бик яратам. Алар белән миңа бик кызык, бик күп нәрсәләргә өйрәндем. Шуңа күрә тәрбияче булуыма бер дә үкенмим”, – ди.
Бакчада исә сабыйлар белән ике телдә дә аралаша. Мәктәпкәчә төркемдә балалар 167 татар сүзе белергә һәм шулардан җөмләләр төзеп аралашырга тиеш. Әлбәттә, дәресләрне башта, “Кулларыгызны юдыгызмы?” “Чишендегезме?” кебек сораулардан башлаган. Бакчада һәр чәршәмбе көнне татар теле дәресләре оештырыла икән. Сәгать ярым укыганнан соң тәрбиячеләр күнекмәләрне балалар белән кабатлыйлар. Төркемдә 28 бала йөри. Алар күбрәк төрле уен формаларын, мультфильмнарны ярата. Бәләкәчләр, төрле битлекләр киеп, татарча театрлар, кибетче, мәктәп кебек уеннар уйнаганда, татар сүзләрен тизрәк отып кала, ди. Мультфильмнарны карарга әти-әниләренә дә биреп җибәрә икән. Ә инде татар телендә әзерләнгән төрле папкалар аңа эшендә зур ярдәмлек булып тора. Монда татарча аралашу кагыйдәләре, чараларны уздыру тәртибе язылган. Үзе әйтмешли, шпаргалка инде бу.
– Мондый грантлар булдыру бик файдалы. Ул телне өйрәнергә этәргеч булып тора. Моның өчен министр Энгель Фәттаховка да, Президентыбызга да бик зур рәхмәт. Татарстанда яшәгәч, татарчаны да белергә кирәк. Күп телләр белү файдага гына, – ди Ольга.
Автор: Сәрия Садрисламова
Чыганак: “Ватаным Татарстан“