tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Милләт шәхесләре / Чуашстан татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Гыйбатдинов
Чуашстан татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Гыйбатдинов

Чуашстан татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Гыйбатдинов

Гыйбатдинов Фәрит Абдулла улы – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, Чуашстан Республикасы Комсомол районындагы сәнгать мәктәбе директоры, Чуашстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе, Чуашстан Республикасының милли эшләр буенча совет әгъзасы, “Урмай зәлидә” төрки дөньяның традицион мәдәнияте халыкара фестивале директоры.

Фәрит Гыйбатдинов 1959 елның 1 ноябрендә Чуашстанның Комсомол районына караган Урмай авылында туган. 1982-86 елларда “Мәдәни агарту эше” белгечлеге буенча Казан дәүләт мәдәният институтында (хәзер: Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты) укый.

1980 нче елдан алып, 1985 нче елга кадәр Урмай авылы мәдәният йорты директоры, 1985-1987 нче елга кадәр Чуашстанның Комсомол район башкарма комитетының мәдәният бүлегендә инспектор һәм 1987 нче елдан алып бүгенге көнгә кадәр, җәмгысе 27 ел Комсомол районында урнашкан сәнгать мәктәбе директоры. 2005-2007 елларда Чуашстан татарларының “Вакыт” газетасы мөхәррире булып эшләде.

Фәрит Гыйбатдинов тырышлыгы белән Комсомол районында сәнгать мәктәбенең филиаллары һәм бүлекчәләре ачылды, укытучылар өчен белем күтәрү семинарлары үткәрелеп тора. Сәнгать мәктәбе каршында балалар һәм олыларның иҗади коллективлары эшләп килә. “Мишәр” җыр һәм бию ансамблен бик күп төбәкләрдә яхшы беләләр.

Шулай ук Фәрит Гыйбатдинов “Урмай моңы” татар яшьләре җыры фестивален ( 25 ел үткәрелеп килде), «ART-MADHIA» төбәкара фольклор фестивален (7 ел үткәрелде) оештырып үткәрүе белән яхшы билгеле.

2013 елда аның җитәкчелегендә яңа проект: “Урмай Залидә” төрки дөньяның традицион мәдәнияте халыкара фестивале барлыкка килде.

Фәрит Гыйбатдинов Чуашстанда яшәүче татар-мишәрләрнең җырларын, гореф-гадәтләрен туплау буенча зур эш алып бара. Шул эшләрнең бер билгесе – “Милли мирас” төбәкара фәнни-гамәли конференция.

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттә казанышлары өчен” билгесе, Бөтендөнья татар конгрессы билгесе, “Казанның 1000 еллыгы” медале белән бүләкләнгән. Чуашстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1992), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2007).

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*