“Алия-Фарм” ҖЧҖ генераль директоры, Самарадагы “Татарстан сәүдә йорты” директоры, Самара өлкәсенең “Дуслык” төбәк иҗади-иҗтимагый җәмгыяте президенты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы.
2011нче елны Фәхретдин Бәдретдинович Канюкаев Региональ татар “Дуслык” иҗади иҗтимагый һәм шәһәр татар “Ак бәхет” иҗади иҗтимагый оешмаларын теркәде һәм аларның президенты булды.
Фәхретдин Бәдретдин улы татар иҗтимагый хәрәкәтенә 80нче еллар ахырында килеп кушыла. Бу чорда татарның милли үзаңы туып кына килә торган була әле. Ул тиз арада лидерларның берсенә әверелә. Татар тарихына һәм мәдәниятенә бирелгәнлек, милләтнең үткәнен һәм бүгенгесен күзаллау сәләтенә ия булу һәм зур җаваплылык хисе тоеп яшәү аны милли хәрәкәт эшчәнлегенең алгы сызыгына чыгара.
90нчы елларда Фәхретдин Канюкаев Самара өлкәсендә барлыкка килгән татар өлкә «Туган тел» оешмасына керә. Соңрак ул аның Советы әгъзасы да, вице-президенты да, президенты да була. Аңа Татарстан Республикасы һәм Самара өлкәсе арасындагы мәдәни хезмәттәшлекне җайга салырга, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы буларак, Татарстан һәм Россия буйлап күп йөрергә туры килә. Аның тырышлыгы белән Самара тамашачысы Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, Татарстан Республикасының җыр һәм бию дәүләт ансамбле, Казан консерваториясе каршында эшләүче симфоник оркестр чыгышларын карау бәхетенә ирешәләр.
Фәхретдин Канюкаев белемен камилләштерү өстендә дә эшли. Башлангыч фармацевтик белемне Ульян фармацевтика училищесында алган булса, аннан соң әле «РЕАВИЗ» Самара медик институтын, Саратовның Столыпин исемендәге Идел буе дәүләт хезмәте академиясен тәмамлый, кандидатлык диссертациясе яклап, икътисади фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәсен ала.
Хезмәт юлында да ул матур гына уңышларга ирешеп килә. Дару белән тәэмин итү фирмаларының берсендә бүлек белән идарә итүдән башлаган Фәхретдин, коммерция директоры, аннан соң генераль директор дәрәҗәсенә күтәрелә. Шактый гына тәҗрибә туплагач, ул үз эшен башлап җибәрергә җөрьәт итә.
Бүгенге көндә «Алия-фарм» даруханәләр челтәре федераль биеклектә: аның бизнесы күрше Татарстан, Саратов, Ульян, Оренбург өлкәләренә дә җәелде. «Алия-фарм» даруханәләренә халык бик теләп йөри, чөнки анда бәяләр башкаларга караганда күпкә түбән. Канюкаев меңләгән милләттәшебезне эш белән тәэмин итте, чөнки эшкә алганда ул үзебезнең милләт кешеләренә өстенлек бирә.
Уңышлы эшкуар Самара өлкәсендә уздырылып килә торган күпчелек милли чараларның төп спонсоры да бит әле. Шәхсән, ул Похвистнево районының Гали авылында уздырылган Бөтенроссия татар авыллары сабантуена күләмле матди ярдәм күрсәтүе белән билгеле булды. Аның тарафыннан көрәштә җиңүчегә кыйммәтле Toyota Corolla машинасы бүләк ителде. Шулай эшмәкәр нәтиҗәле бизнесның һәм мәдәниятнең гармонияле бәйләнештә була алу үрнәген күрсәтә.
Фидакарь хезмәтенә зур бәя биреп, Фәхретдин Канюкаевны Самара өлкәсе губернаторы, Самара губерна Думасы рәисе, Россия Федерациясенең, Самара өлкәсе хөкүмәтенең мәдәният һәм сәламәтлек саклау министрлыклары, Самара шәһәре башлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Россия халыклары Ассамблеясы рәисе һәм башка югары дәрәҗәдәге җитәкчеләр күпсанлы Ихтирамнамәләр, Рәхмәт хатлары, медальләр белән бүләкләделәр.
Меценатның шәхси тормышына килгәндә, Фәхретдин әфәнде тормыш иптәше Лилия ханым белән бергәләп дүрт кыз – Алия, Дания, Әминә һәм Әдиләне, уллары Солтанны үстерәләр. Әти-әниләре балаларын дөрес итеп тәрбияләргә дә өлгерәләр, кызларында туган телебезгә, ислам динебезгә карата мәхәббәт уятырга да тырышалар.