tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актанышта “Татар кызы 2015” һәм “Татар егете 2015”
Актанышта “Татар кызы 2015” һәм “Татар егете 2015”

Актанышта “Татар кызы 2015” һәм “Татар егете 2015”

8 апрель көнне «Ак калфак» хатын-кызлар республика иҗтимагый оешмасы Татарстанның Актаныш районы бүлекчәсенең яшьләр комитеты район мәдәният сараенда “Татар кызы -2015”, “Татар егете -2015” бәйгесенең финалын уздырды. Кичә бик матур һәм эчтәлекле булды. Ул Актанышның иң гүзәл, зирәк, талантлы егетләен һәм кызларын туплаган иде. Милли киемнәрне кигәч конкурсантларның да тамашачыларның да җаннарын ниндидер рәхәт тойгылар биләп алды.

Сәхнә балаларның иҗат җимешләре белән гөрләп торды: ул нәфис сүз дисеңме, ул татар-халык җырлары һәм биюләре дисеңме, ул гармунда сыздырып уйнаулар дисеңме. Кичәдә Удмуртия Республикасының татар иҗтимагый үзәгеннән Латыпов Динарис катнашты һәм җиңүчеләргә үзләренең махсус әзерләнгән бүләкләрен тапшырды. Динарис Магфур улы белән бик эшлекле сөйләшү булды. Удмуртия Республикасының “Ак Калфак” хатын-кызлар республика иҗтимагый оешмасы һәм Удмуртия Республикасының татар иҗтимагый үзәге белән үзара эшчәнлекне дәвам итәргә һәм көчәйтергә дигән карар кабул ителде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*