tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда “Татар китабы йорты” барлыкка килергә мөмкин
Казанда “Татар китабы йорты” барлыкка килергә мөмкин

Казанда “Татар китабы йорты” барлыкка килергә мөмкин

Казанда “Татар китабы йорты” барлыкка килергә мөмкин: аның концепциясе инде әзер. Бу хакта бүген ТР парламентында Әдәбият елы уңаеннан узган матбугат конференциясендә ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев хәбәр итте.

Ул Казандагы Шәриф Камал музее бинасында урнашачак. “Шәриф Камал музее инде 2-3 ел буш тора һәм анда, төзекләндерү эшләре уздырганнан соң, музейның бер катында “Татар китабы йорты” булдыру тәкъдиме белән чыктык. Шәриф Камал музее да эшчәнлеген бу бинада дәвам итәчәк”, – диде парламент депутаты.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*