Хәзерге глобальләшеп барган дөньяда үз-үзен саклап калырга тырышкан һәр милләтнең ниндидер үз милли идеясе булырга тиеш. Мәсәлән, урысларның алар тарафыннан бөтен дөньяны рухи яктан коткарырга дәгъва итүче “рус идеясе” бар.
Төрекләрнең төп идеясе – Төркияне бәйсез, көчле һәм Көнчыгыш халыклары арасында тәэсирле бер дәүләт итеп төзү иде. Яһүдләрнең идеясе – Израиль ярдәмендә бөтен яһүдләрне рухи яктан берләштерү һәм шулай дөньяга тәэсир итү. Ә татарның төп, ягъни милли идеясе бармы? Әлбәттә, хәзерге вакытта татарның дөньяга тәэсир итү кайгысы юк. Уйлавымча, татарның төп идеясе, ягъни “татар идеясе” – милли азатлык идеясе ул.
Милли азатлыкка һәр халык үз дәүләтен төземичә дә, чын федерация (Швейцария кебек) составында ирешә ала. Ләкин унитар дәүләт яки ялган федерация эчендә аңа ирешеп булмый, шуңа күрә дә халык үз дәүләтен төзүне максат итеп куя. Киләчәктә үз дәүләтебезгә ирешү өчен, милләтебез нык һәм бердәм булырга тиеш. Шуны башкарыр өчен милли идеологиябез кирәк. Идеология нинди булырга тиеш дию алдыннан, татарның тарихына күз салып алыйк. Ш.Мәрҗанигә кадәр (XIX гасыр уртасы) татарның колониализмга каршы көрәше дини азатлык идеясе нигезендә алып барылган. Патриархаль Россия шартларында ул чордагы мөселманның лозунгы: 1. Кадими ислам. 2. Хатын-кызларны укытмау. 3. Европа цивилизациясенең җимешләрен үзләштермәү һәм рус телен өйрәнмәү була.
Ә инде XIX гасырда, Россиядә буржуаз мөнәсәбәтләр җәелеп барганда, татарга рус буржуазиясе белән ярыша алырлык хәлдә булыр өчен, яңа идеологиягә ихтыяҗ туа.
Нәкъ шул чорда Ш.Мәрҗани өч яңа идея тәкъдим итә: 1. Иске догмалардан арынган һәм яңача аңлатылган исламга таяну. 2. Татар телен һәм тарихын өйрәнү һәм үз-үзеңне татар итеп тану. 3. Европа казанышларын үзләштерү һәм рус телен өйрәнү.
Бу карашны бөек галимнең түбәндәге сүзләре дәлилли: “Дөньядагы төрле телләрне белергә, белем тупларга ислам дине каршы түгел… Фәкать иң элек исламны яхшы аңларга, иманны ныгытырга кирәк. Иман нык булса, русча уку гына зарар итмәс. Мөселманча (татарча) белмәенчә, русча укып калу ярый торган эш түгел”. Кыскача әйткәндә, Ш.Мәрҗани 1. Исламлашу (исламчылык). 2. Татарлашу (татарчылык). 3. Заманчалашу (заманчалык, модернизация) дигән өч элементтан (яки принциптан) торган яңа идеологик системаны тәкъдим итә. Аны кыскача “идеологик өчлек” дип тә атарга була. Аннары бу идеологик өчлекне башка төрки галимнәр һәм сәясәтчеләр күтәрә башлый.
Хәзерге татарларга караганда, Ш.Мәрҗани һәм Г.Тукай дәверендә татар халкы күпкә ныграк һәм бердәмрәк иде. Аларның бер теле (рус телле татарлар юк дәрәҗәсендә иде), бер дине (атеистлар бик аз иде) булган, социаль планда да татарлар бердәмрәк иде, чөнки аларның байлары халыкның мәгариф, мәчетләр, хәйрия вакыфлары (фондлар) кебек системаларын эшләтер өчен, үз акчаларын исраф иткәннәр.
Хәзерге татарга караганда, совет татары да бердәмрәк иде. Телдә бердәмлек азмы-күпме саклана иде. Мәсәлән, 1953 елда Татарстанда бөтен татар балаларының 95 проценты татар мәктәпләрендә укыган. Ислам урынына халыкны коммунистик идеология укмаштыра иде. Социаль яктан кешеләрнең эш хаклары бер-берсеннән нык аерылмаган.
Шуңа күрә дә 1990 елда коммунизм идеясен милли азатлык идеясе алмаштыргач, социаль яктан бердәм татар халкы суверенитетка ирешә. Хасса һәм халык бердәм иде. Ул елларда идеологик өчлекнең фәкать ике принцибы (икелек): татарчылык һәм заманчалык эшләгән иде. Исламчылык читтә калды.
Аннары татар җәмгыятендә капитализм чоры башлануга милли түгел, ә компрадор буржуазия һәм хасса (элита) барлыкка килә һәм бу социаль катлау халыктан ерагая. Икенче яктан, Мәскәүнең басымы көчәя бирә. Шушы факторлар аркасында милләтнең бердәмлеге какшый һәм без суверенитетны югалтабыз. Хәзер исә бу идеологик өчлекнең ике принцибына: заманчалык һәм исламчылыкка өстенлек бирелә. Татарчылыкка яки милләтчелеккә килгәндә, ул Мәскәү тарафыннан бик нык чикләнә, чөнки ул, гадәттә, бәйсез дәүләт идеясе белән бик тыгыз бәйле. Бүгенге милләтебез бик таркау хәлдә. 1. Социаль планда ул череп баеганнарга һәм ярлыларга бүленә. 2. Тел өлкәсендә татар телле һәм рус телле татарлар барлыкка килде. 3. Дин ягыннан караганда, бер яктан, мәчеткә йөргән мөселманнар, икенче яктан, дөньяви зыялылар бар (мөселманнарның үз арасында да бүленеш бара). 4. Татар милләтен төрле этник төркемнәргә бүлергә дә маташулар юк түгел.
Бу таркаулыкны бетерүдә, минемчә, әлеге өчлеккә, ягъни татарчылыкка, исламчылыкка һәм заманчалыкка нигезләнгән идеология төп роль уйнаячак. Бу өч принцип һәр татарның йөрәгендә бер-берсе белән аһәңлелектә яшәргә тиеш. Бер принципка гына таянып, без бернәрсә дә эшли алмаячакбыз. Мәсәлән, татарчылык принцибына нигезләнеп, без татар телен теориядә генә түгел, ә гамәлдә дәүләт теле дәрәҗәсендә күтәрер идек, тел өлкәсендә таркаулыкны бетерер идек. Хәзерге Россия шартларында тел мәсьәләсе – сәяси проблема ул. Россиягә татар телендәге көчле һәм югары культура кирәкми. Башкача булса, БДИны татарча бирүне тыймаслар иде.
Кайбер яшьләрнең радикаль исламга китү сәбәпләренең берсе, минемчә, җөмһүриятебездә татарчылык юнәлешен тиешле дәрәҗәдә үстермәүдән килә. Әйтик, бөтенләй татар телен, культурасын белмәгән, татардан фәкать исем-фамилиясе генә калган татар егете үз-үзен чын татар итеп хис итә алмый. Үз-үзен рус дип тә санамый, ләкин аңа үз-үзен барыбер ничек тә булса билгеләргә кирәк, һәм ул үзен мөселман дип саный башлый. Ә мондый урыслашкан татарларның шактые татар теленә, традицияләренә игътибар бирмәгән радикаль ислам төркемнәренә тартыла башлый.
Шуңа күрә Татарстанда татар телен, рухын һәм мохитен яңа баскычка күтәрергә кирәк. Сүз, Дамир Исхаков әйтмешли, “югары татар культурасы”н булдыру турында бара.
Татар телевидениесенең тематикасын һәм сыйфатын күтәрмичә, аңа яшьләрне җәлеп итеп булмас. Мондый хәл татар теленең кулланыш сферасын тарайта. Бездә, әйтик, сәясәт, икътисад, хакимият кебек темалар телевидениедә тыелган, күңел ачуны күбрәк күрсәтәләр, чөнки түрәләребез халыкка: “Без сәясәт белән шөгыльләнмибез. Без өстенлекне икътисадка бирәбез”, – дигән фикерне сеңдерергә тырыша. Алар сәясәтне инкарь итсәләр дә, ул үзе безнең ишеккә терактлар белән шакый, ә без һаман, без сәясәтчеләр түгел, дип тукыйбыз. Эш болай дәвам итсә, озакламый безне экономикадан да кысрыклап чыгарырлар, республиканы да Казан губернасына әйләндерерләр.
Аннары кайбер кешеләр, балабызга татар теле кирәкми, чөнки аның белән югары белем алып булмый, акча эшләп, карьера ясап та булмый, дип әйтәләр. Минемчә, дуңгызның да ашарына бар, аны җылы фермада тоталар, түбәсеннән дә су акмый. Ләкин ул үз табагына борыны белән төртелеп ашаганда, күктәге матур йолдызларны күрә алмый, чөнки ул – дуңгыз. Ләкин без бит йолдызга мохтаҗ кешеләр!
Татар телен өйрәтү мәсьәләсен дәүләткә генә аударып калдыру ярый торган эш түгел. Бу эшкә һәрберебез җигелергә тиеш.
Исламчылык принцибына килсәк, аның нигезендә татар милләтен ныгытучы ислам юнәлешен җәелдерү һәм мөселман интеллигенциясенең киң социаль катлавын булдыру мөмкин. Мөселман интеллигенциясе булмыйча, “югары” ислам да барлыкка килмәс. Хәзерге зыялыларның күпчелеге – формаль мөселманнар гына. Алар бөтен нәрсәне рациональ фикерләү аша гына аңларга өйрәнгән, исламга карашы да шундыйрак. Шуңа күрә аларны дингә тартыр өчен, ислам гыйбадәткә генә түгел, ә фән, логика һәм фәлсәфәгә дә йөзе белән борылырга тиеш. Практик яктан бу мәсьәләне хәл итәр өчен, мәчетләр янында мөселман культура үзәкләре эшләргә тиеш. Шулай итеп интеллигенциябезне мөселманнар белән берләштерер идек.
Икенче мәсьәлә – чынлыкта традицион һәм радикаль исламның каршылыгы. Әйтик, ваһһаб яшь мөселман Коръәнне һәм төп хәдисләрне өйрәнә, алар нигезендә бөтен нәрсә, хәтта Мөхәммәт пәйгамбәр турында да үз хөкемен чыгара ала. Аның өчен беркем, хәтта мөфти дә указ, авторитет түгел. Егет кеше өчен нинди чиксез ирек һәм мөстәкыйльлек! Менә шул нәрсәләр яшь кешене тарта да инде радикаль исламга. Ә традицион исламда эшләр ничегрәк? Анда яшь мөселман үз мөстәкыйль фикерен әйтер алдыннан, Коръәннән башка, бер абруйлы мөселман фикерен, аннары – имамның, аннары – мөфтинең, аннары – ТР президенты каршында эшләүче диннәр буенча киңәшчесе, тагын да – МВД һәм ФСБ фикерләрен өйрәнергә мәҗбүр. Менә шушы традицион исламның вертикале яшь мөселманның миенә “баса”, ирекле фикерләүдән мәхрүм итә. Мөфтиләребез чиновникларга әйләнеп бара. Хәтта МВД белән хезмәттәшлекләрен газеталарда рекламалый. Ә бу факт аларга яшьләр арасында популярлык өстәми. Традицион ислам иреккә, мөстәкыйльлеккә сусаган. Ул ирекле булмаса, исламның башка агымнарына, һичшиксез, оттырачак.
Радикаль ислам, нигездә, ярлы, белеме аз булган социаль катлауларга хас. Радикаллар (фундаменталистлар) исламнан фәлсәфәне, фәнне, сәнгатьне һәм мистиканы, ягъни теологиядән тыш бөтен нәрсәне алып ташлый. Шулай итеп, исламның бөтен төрлелеге, бөтен байлыгы һәм Коръәннең төп идеяләре (яшәеш кануннарын өйрәнү, игелекле эшләр башкару һәм гадел җәмгыять төзү) онытыла. Ә бит урта гасырлардагы гарәп-мөселман цивилизациясенең рухы бу цивилизацияне тәшкил иткән культураларның, диннәрнең һәм этносларның төрлелегеннән гыйбарәт иде.
Шулай итеп, татар исламыбызда өч юнәлеш күзәтеп була. 1. Рациональ фикер йөртүче зыялы мөселманнар. 2. Традицион хәнәфи мөселманнар. 3. Радикаль мөселманнар. Ләкин бу өч юнәлештә фикер йөрткән мөселманнар үзләрен бер үк татар милләтенең балалары итеп тоеп, аларның фикер төрлелеге һәм бәхәсләре милләткә зыян китермәсә, менә шундый исламчылыкны һәм исламны татар исламы итеп атарга була, һәм шундый исламчылык безгә кирәк тә.
Заманчалык (модернизация) дигәндә, мин Д.Медведев кебек, алдынгы фән (Сколково), техника һәм технологияләрне генә күздә тотмыйм. Минемчә, заманчалык принцибының күпкә мөһимрәк ягы бар. Бу принцип нигезендә урта сыйныфны зур социаль катлау итеп үстерү һәм шуның нигезендә татар милләтенең социаль бердәмлеген булдыру мөмкин. Ә зур урта сыйныф барлыкка килү белән хәзерге вәхши һәм ерткыч капитализм социаль капитализмга әйләнә башлаячак. Тарихта урта сыйныф бөтен илләрдә дә иң милләтче сыйныф булып саналган.
Ә реаль тормышта бу өч принципны гамәлгә кертеп буламы, дигән сорау туарга мөмкин. Минемчә, бу идеологик өчлек нигезендә “татар җыеннары” системасын төзеп була, һәм бу җыеннар татар халкының милли-мәдәни һәм кайбер социаль проблемаларын хәл итеп торыр иде. Һәр җыенның башында өч инициатив һәм авторитетлы кеше торырга тиеш. Алар халык тарафыннан сайлана. Татарчылык юнәлешен укытучы яки галим, исламчылык юнәлешен – мулла яки исламны белгән кеше, заманчалык юнәлешен эшмәкәр алып барырга тиеш. Бу иҗтимагый оешмалар Бөтендөнья Татар конгрессы һәм дәүләт органнары белән дә элемтәдә торырга мөмкин, ләкин аның җитәкчеләре дәүләт органнарының курчакларына әйләнергә тиеш түгел.
Мин шушы өч принциптан торган идеология хәзерге татар милләте өчен иң оптималь булыр дип уйлыйм. Аның конкрет аспектларын тәфсирләп, китап итеп тә язып була. Татар халкына аны укмаштыра торган анык һәм җыйнак бер идеологик тәгълимат кирәк, һәм шушы туры юлдан барып, ул, һичшиксез, милли азатлыкка ирешәчәк дип уйлыйм.
Автор: Рафаэль Мөхәмәтдинов
Чыганак: Ватаным Татарстан